Уйнап, көлеп, җырлап, биеп бәйрәм иттеләр.
Берәүләр үзәк мәйдан тирәли урыннарына берегеп утырып, көрәш күзәтсә, икенчеләр ат чабышын карарга ипподромга китте. Җыр, бию яраткан, спорт ярышлары белән кызыксынганнар өчен дә тамаша чиктән ашкан иде. Уеннары ел да кабатланган булса да кызык, чөнки анда катнашучылар икенче.
Арча Сабантуенда балалар өчен төрле күңел ачу чаралары әзерләнгән иде.
Халыкта шундый әйтем бар: “Ат булса – мәйдан табыла, ат булмаса – ябыла”.
Арча белән бер үк көнне узган Яңа Кенәр Сабантуе озак елларга истә калырлык булды. Иң төп ярыш – көрәш башланыр алдыннан җилләп-давыллап яуган көчле яңгыр күпләрне куркытты.
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров республика кырларында үсемлекләрне яфрактан тукландыру турында сөйләде.
2021 елның 8 июнендә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча Дәүләт комитеты Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында гражданнарны урынга барып кабул итү үткәрде. Гражданнарның сорауларына Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Л.П. Борисова җавап бирде.
Арча муниципаль районы Кече һәм урта эшмәкәрләр корпорациясе тарафыннан федераль округларда Россия Федерациясе Президентының вәкаләтле вәкилләре аппаратлары, Росимуществоның территориаль органнары, Россия Федерациясенең 85 субъекты, муниципаль берәмлекләр белән кече һәм урта эшкуарлык субъектларына (алга таба – КУЭ) һәм үзмәшгульләргә мөлкәти ярдәм күрсәтү юнәлеше буенча үткәрелә торган Гомумроссия киңәшмәсендә катнашты.
Һәр механизатор бүләк белән кайтып китте бу көнне.
Бу көннәрдә гел яңгыр турында сөйләшкәнгә, мин дә сүзне шуннан башлыйм әле.
4 июньдә чәчүлекләрне кабул итүдә катнашкан һәркем яңгырлар гына яуса иде, дип теләде. Чөнки басулар суга сусаган, матур күтәрелеп килгән үсемлекләргә нәкъ менә хәзер дым кирәк. Бергәләп теләсәң теләкләр кабул килә ул. Ходайның рәхмәте белән, 8,9 июнь көннәрендә нинди шифалы, алтынга тиң яңгырлар яуды! Метеостанция мәгълүматлары буенча, ике көндә 19 мм яңгыр яуган. Бу сан чагыштырмача гына, чөнки әлеге станция Арча шәһәрендә урнашкан. Шәһәрнең үзендә дә явым-төшемнәр төрлечә була. Район буенча да аерма зур. Мәсәлән, иң күп явым-төшем “Курса МТСы” территориясендә – 25 мм. “Ак барс” агрокомплексы” ширкәтендә – 24, “Казанка”да – 20, “Тукай”, “Аю”да – 19ар мм туры килсә, “Кызыл Яр”, “Кишет”тә 0,5–2 мм гына.
8 июнь Социаль хезмәткәрләр көне буларак билгеләп үтелә.
Елдагыча бу көнне халыкны социаль яклау бүлеге хезмәткәрләрен һәм ветераннарын Арча Мәдәният йорты үзенә җыйды.
Социаль хезмәткәрләрнең эше күпкырлы. Тормыш шундый бит ул, кайберәүләр үз юлларын шома гына үтә, икенчеләр катлаулы хәлдә кала. Социаль хезмәткәрләр менә шундыйларга, ветераннарга, ялгызларга, инвалидларга, күп балалы һәм матди яктан кыенлык кичергән гаиләләргә беренчеләрдән булып ярдәм кулы суза, аз гына булса да аларның тормышларын җиңеләйтергә тырыша. Ул һөнәр генә түгел, ә кешелеклелек, шәфкатьлелек, кеше кайгысын үзеңнеке кебек кабул итә алу да.
Социаль ярдәм күрсәтү бүлеге, “Өмет чыганагы” балаларны тернәкләндерү үзәге, Яңа Чүриле психоневрологик интернат, Арчадагы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорт, “Мәрхәмәтлек үзәге” – барысының да хезмәте күз алдында.
12 июньдә бөтен ил буенча тантаналы бәйрәм чаралары уза. Россия көне – ул азатлык, гражданлык тынычлыгы һәм татулык бәйрәме.
Газетабызның алдагы санында Россия Президенты Борис Ельцинның һәм Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевның Арча Сабантуена кайтуларын искә алып узган идек.
Әлеге тарихи вакыйгага нәкъ 25 ел узган көнне, 9 июньдә Арчаның “Казан арты” тарих-этнография музеенда матур чара узды. Истәлекле җылы очрашу Россия көне уңаеннан оештырылган иде.
Музей директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов 1996 елгы истәлекле вакыйгада катнашкан, Сабантуйны оештыруга үз көчләрен керткән җитәкчеләрне бер урынга җыйды.