ЯҢАЛЫКЛАР


5
май, 2021 ел
чәршәмбе

 “Ветеранга бүләк” акциясе бара. Районда исән-сау барысы 12 сугыш ветераны бар.

 Алар: Арчада яшәүче Госман Габдрахманов, Салман Мәүлетов, Бари Муллагалиев, Үзбәк Сабиров, Тәлгать Ногыманов, Әхмәтвәли Хәкимов, Күлтәстән Гарәфетдин Зиннуров, Түбән Орыдан Мәсхүт Галиев, Яңа Кенәрдән Мидхәт Сәфәров, Симетбаштан Габдрахман Сафин, Иске Йорттан Равил Фазлыев, Зур Бирәзәдән Шәрифҗан Шәфыйков. Шура авылыннан 1923 елгы Ризван Исмәгыйлев, кызганыч, Җиңүнең 76 еллыгын күрә алмады. 9 майга 27 көн калгач, 12 апрельдә вафат булды. Сүзебез дога булып барып ирешсен.

 Бу көннәрдә район башлыгы урынбасары Алсу Мөхәммәтова, “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Арча бүлекчәсе башкарма секретаре Тәлгать Җәләлетдинов, ветераннарның өйләрендә булып, хәлләрен белеп, бүләкләр тапшырдылар.

Кар тиз эреп бетсә дә, быел туфрак авырлык белән өлгерә. Инде эшләрлек булды дигәндә генә, болытлар куерып, яңгыр явып китә. 3 майда да шулай булды.

 Иртәдән кояш чыгып шундый матур көн булыр кебек иде. Дөрес, өлгергәннәр яңгыр башланганчы хәйран гектарларны чәчәргә дә өлгерде.

Бу көнне район башлыгы Илшат Нуриев кыр эшләрендә тырышлык күрсәтүче механизаторларга Рәхмәт хатлары, акчалата бүләкләр тапшырды.

Беренче тукталыш – “Яңарыш” хуҗалыгында. Биредә һәр эшкә җаваплы карап, зур оешканлык белән тотыналар һәм башкарып чыгалар. “500 гектардан артык сабан культуралары чәчтек инде, әлегә ике агрегат эшли,” – ди хуҗалык җитәкчесе Илгизәр Садыйков. Район башлыгы бүләгенә тракторчы Равил Сафиуллин лаек булды.

29 апрель көнне Бөек Җиңүгә багышланган халыкара акция узды. Беренче тапкыр ул 2019 елда оештырылган иде.

Арча районында “Җиңү диктанты” акциясе 4 мәйданчыкта барды. 

Арчаның 2нче урта мәктәбендә, 5нче гимназиясендә, 3нче башлангыч мәктәбендә һәм педагогика көллиятендә узган акциядә 171 кеше катнашты. Иң күп язучы 2нче мәктәпкә җыелган иде. Биредә район мәктәпләре укытучылары, хәрби комиссариат хезмәткәрләре үз белемнәрен тикшерде.

Районыбыз башлыгы Илшат Нуриев та “Җиңү диктанты”ннан читтә калмады. Арчаның 5нче гимназиясе укучылары һәм укытучылары белән бергә акциягә кушылды.   

Бөек Җиңүнең 76 еллыгы уңаеннан Арча үзәк китапханәсендә патриотик җырлар һәм шигырьләр бәйгесе узды.

Бөек Ватан сугышында зур җиңүгә санаулы көннәр генә калды. Бүген бөтен ил шушы изге көнне билгеләп үтәргә әзерләнә. Кызганыч, сугыш ветераннары гына түгел, тыл каһарманнары саны да кимегәннән кими бара. Безнең районда да алар бүген бармак белән генә санарлык. Әмма яшь буын кичә, бүген, иртәгә ветераннарыбыз батырлыгы үрнәгендә патриотик рухта тәрбияләнәчәк.

Бөек Җиңү көннәре якынлашкандфа гына түгел, районда елның-ел буе бу датага багышланган чаралар үткәрелеп килә. “Казан арты” тарих-этнография музеенда “Сугыш урлаган балачак” дип аталган искиткеч бай эчтәлекле, фотокүргәзмә эшләде. Тыл ветераннарының үз-үзләрен аямыйча фронт өчен дип эшләүләре турында укып, ишетеп, кинофильмнардан карап беләбез. Ә сугыш чоры балалары нинди газаплар кичергән... Аларның иң гүзәл вакытлары – балачакларын сугыш урлаган. 10-12, кайберләре хәтта 8 яшьтән әти-әниләре белән беррәттән эшләргә мәҗбүр булганнар. Әле туйганчы ашарга ризыгы, кияргә киеме булса икән...

Малайлар арасында Балтач спорткомплексында волейбол буенча республикакүләм ярышлар булды. Арча данын Яңа Кенәр мәктәбе укучылары яклады. Районда алар, чемпион калып, республика ярышына юллама алган иде. Зона ярышында иң көчле 8 район командасы уйнады: Балтач, Әтнә, Арча (Яңа Кенәр мәктәбе), Биектау, Теләче, Кукмара, Саба, Питрәч  районнары командалары.

Районыбызның чыгарылыш сыйныф укучылары төп һәм Бердәм дәүләт имтиханнарын  бирергә әзерме? Быел имтиханнар кайчан һәм нинди тәртиптә үткәреләчәк?

Әлеге һәм башка сорауларга җавап алу өчен без район мәгариф идарәсе методисты  Илшат Сафиуллин белән әңгәмә кордык.

– Илшат Рашатович, агымдагы елда чыгарылыш сыйныф укучыларын нинди яңалыклар көтә? 9нчы сыйныф укучылары тапшырачак  төп дәүләт имтиханнары, алардагы үзгәрешләр хакында аңлатып китсәгез иде.

– Быел 9нчы сыйныф укучылары имтиханнарны май һәм июнь айларында тапшырачак. Узган уку елында, пандемия булу сәбәпле, 9нчы сыйныф укучылары дәүләт йомгаклау аттестациясе  тапшырмады. Мәктәптәге контроль эш нәтиҗәләре буенча гына аттестат алдылар. Ә быел  төп дәүләт имтиханнарын билгеләнгән вакытта тапшырачаклар.

"Глаголица" - 10-17 яшьлек яшүсмерләр өчен конкурс. Бу-рус һәм татар телләрендәге теләсә нинди жанр һәм форматтагы иҗат иреге һәм үз-үзеңне күрсәтү.  Дедлайн 2021 елның 17 сентябрендә..

Катнашу бушлай, оештыру кертемнәре юк.

«Глаголица» премиясе – яшүсмер әдәбиятчылар, жюри әгъзалары, танылган язучылар фикеренчә, Россиядәге иң яхшы проектларның берсе. Конкурста катнашу-танылган авторлар белән осталык дәресләрендә катнашу, биш көнлек әдәби сменада булу, үз әсәрләрен әдәби альманахта бастырып чыгару һәм әдәбият белән мавыгучы, уңышлы, талантлы һәм максатчан кешеләрне, фикердәшләрне, яшьтәшләрен очрату мөмкинлеге. Конкурс эшләрен танылган язучылар Виктор Лунин, Галимҗан Гыйльманов, Сергей Махотин, Михаил Яснов, Рөстәм Галиуллин, Ольга Варшавер, Надежда Ажгихина, Рифат Сәлах, Наринэ Абгарян, Ольга Мяэотс, Анна Русс бәяли.


30
апрель, 2021 ел
җомга

Беренче май язгы кояш җылысы һәм нурлары белән тулы. Ул безгә Ватаныбызның данлыклы тарихи үткәне, бәхетле киләчәккә ышаныч бирүе белән кадерле һәм бүгенге көндә дә тынычлык, хезмәт бердәмлеге символы булып тора. Яз һәм өмет алып килүче бу бәйрәм – чын хезмәт ияләре, үзләренең көндәлек хезмәтләре белән кече ватаныбызның һәм гомумән илебезнең киләчәген булдыручылар бәйрәме.

24 апрель көнне шәһәребезнең “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык” паркында матур чара булып узды.

Райондашларыбыз Бөек Ватан сугышында һәлак булган ватандашларыбыз хөрмәтенә агачлар утырту акциясенә кушылды.

Россия Федерациясен-дә Бөек Ватан сугышы елларында Ватан өчен гомерләрен биргән гражданнар истәлеген мәңгеләштерүгә багышланган “Хәтер бакчасы” халык-ара акциясе 2020 елның 18 мартында башланды һәм ул быел да дәвам итә. Акция кысаларында ил буенча сугышта һәлак булган 27 миллион кеше хөрмәтенә агач утыртыла. “Хәтер бакчасы” – акция генә түгел, ул ата-бабаларыбызның батырлыгын, илебез һәм һәр гаилә тарихын саклап калуга юнәлтелгән яңа традициянең башы да.

Арчаның бишенче гимназиясендә “Куркынычсыз тәгәрмәч – 2021” республика бәйгесенең район этабы булды.

Әлеге бәйге ел саен үткәрелә. Анда мәктәпләрдәге яшь юл инспекторлары отрядлары катнаша. Быел 34 мәктәптән килгәннәр иде. Командада ике кыз һәм ике малай. “Юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү һәр кешенең үзе өчен кирәк”, – диләр балалар.

– Мин мәктәптә атнага ике сәгать яшь юл хәрәкәте инспекторлары түгәрәге алып барам. 3нче сыйныф балалары йөри. Барлыгы 18 кеше. Кыш буе спортзалда шөгыльләндек. Велосипед белән фигуралы йөрү балаларга аеруча ошый. Медицина ярдәме күрсәтү, юл хәрәкәте кагыйдәләрен авырданрак өйрәнәләр. Хәтерләрендә калдыру кыенрак, – диде Лесхоз мәктәбенең педагог-оештыручысы, тормыш иминлеге нигезләре (ОБЖ) укытучысы Рәис Фәйзрахманов.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International