Иске Йортта яшәүче сугыш һәм хезмәт ветераны Равил абый Шәяхмәтов 76нчы Җиңү язын сөенеп каршылый.
Исән-имин, сау-сәламәт булуга ни җитә! Быел 95 яшен тутырса да, күңеле белән картаерга ашыкмый ветеран, йөзендә, күзләрендә нур, яшәү дәрте балкый.
8 балалы гади крестьян гаиләсендә үсә ул. Балачагы турында матур истәлекләр саклый. Әмма... 7 сыйныфны тәмамлауга... сугыш башлана. Авылда карт-коры, бала-чага, хатын-кызлар гына кала. Бригадир итеп куярга йөри башлыйлар әле мыек төртә генә башлаган яшүсмерне. Өстенә нинди йөк салыначагын үзе аңлап та бетерми, ә менә тормыш күрергә өлгергән әтисе, туганнары каршы чыга.
Эш вакыты. Берәүләр өй юа, бакчада казына, икенчеләр – авыл эшчәннәре басуда язгы кыр эшләрен вакытында үткәреп калырга тырыша.
– Барысы 27188 гектар мәйданда күпьеллык үлән басулары тырмаланды һәм тукландырылды. Алга куелган бурыч 100 процент үтәлде, – дип сөйли район азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе урынбасары Ленар Абдуллин. – 15500 гектар җирдә уҗым культуралары тукландырылды. Бу эш тәмамлану алдында. 46700 гектар зәптә дым каплатылды – план 64 процентка үтәлде. 8000 гектарда чәчү башкарылды – планның 20 проценты.
3 һәм 4 май көннәрендә Арчада район башлыгы Илшат Нуриев ифтар мәҗлесләре уздырды.
Рамазан аенда андый мәҗлесләр ел да оештырыла башлаган иде. Тик узган ел коронавирус нәтиҗәсендә генә булмый калды. Һәм быел яңадан шул матур гадәт үз урынына кайтты.
3 май көнне ифтар мәҗлесенә ир-атлар чакырылган иде. Анда район башлыгы Илшат Нуриев, Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, күрше районнар җитәкчеләре һәм хәзрәтләре, шәһәр һәм авыл имамнары, тәрәвих намазларында Коръән хәтем кылган хафизлар катнашты.
– Шушы көннәрдә генә районда 93нче мәчет төзелә башлады. 150 мөгаллимәбез бар. Мәдрәсәләрдә 1500 кеше дини белем ала. Шуларның 400е – балалар. Укыту бүлеге җитәкчесе Рая апа Фәтхуллина тырышлыгы белән төрле бәйгеләр, дини кичәләр үткәрелә. Аларда балалар бик актив катнаша, – диде район мөхтәсибе Әмир хәзрәт Миңнемуллин.
Апаз авылында урамдашлар очрашты! Бу турыда ишеткәнегез бар идеме? Идеясе “Арча АТПсы” ширкәте җитәкчесе Рүзәл Баязит улы Гәрәевныкы!
Урамдашлар хис-тойгыларын сөйләп бетерә алмыйлар. Җырладык та, еладык та, диләр.
Очрашу “Ватан” ширкәте ашханәсендә узды. Базар һәм Ленин урамнарында (Г хәрефе рәвешендә) яшәгәннәр һәм яшәүчеләр җыелды. 40тан артык кеше булгандыр. Оештырып йөрүчеләрнең берсе – кибеттә сатучы булып эшләүче Рамилә Минҗанова: “Башта Интернет челтәрендә үзебезнең урам төркемен булдырдык, – дип сөйләде. – Шушы төркем аша да бер-беребез белән элемтәгә чыктык. Кайта алмаганнар төркемдәге хәбәрне күргәч, «Эх!» – дип уфтанганнар. 90 яшен тутырган Әлтәф абыйга кадәр килде. 70 яшен тутырган Фәргать абый, 65 яшьтәге Рөстәм абый – бар да монда иде.
Арча халык театры үзешчәннәре куйган “Хаҗи әфәнде өйләнә” премьерасы турында бер яздым инде. Сүз озынга китә дип, фикерләрне язып бетереп кенә булмады. Кабаттан язам.
Спектакльдә яучы образы Нәсимә ролен башкарган Илсөяр Яхина турында аерым язып үтәсе килә, чөнки ул премьерага 5 көн кала рольгә алына. Күп сүзле роль. Шул арада ничек сүзләрен ятлап бетергән, дип шаккатасың! Бу рольне Гөлнара Гыйниятуллина башкарасы булган. Әнисе мәрхүм булып, авыр туфрагы җиңел булсын, Гөлнара премьерада уйный алмый. Тиз арада яучы роленә кеше табарга кирәк була. Шушы спектакльдә Хаҗи әфәнде хатыны Галимә абыс-тай ролен башкарган хезмәттәшебез Гөлсинә Зәкиева болай дип сөйли:
Быел “Җидегән чишмә” Арча халык театры
35 еллык юбилеен билгеләп үтәчәк. Ел саен
бердән генә санасаң да, 35 спектакль дигән сүз.
Шушы вакыт эчендә күп кенә режиссерлар белән эшләргә туры килде. Артистлар да алышынып торды. Илфат Фәйзрахманов театрга нигез салса, Нурия Фәхриева вакытында халык театры исеменә, Рафис Сәләхетдинов эшләгән чорда “Идел-Йорт” фестивалендә җиңү яулап, Грантка ия булдык, күп кенә дәрәҗәле бүләкләр алдык.
Мин бу мәкаләне журналист буларак кына түгел, 35 ел шушы театрда уйнаучы артист буларак та язарга, юбилей алдыннан бераз истәлекләр белән дә уртаклашырга булдым. Заманында коллективта яшьләр бик күп иде. Хәзер алар килергә бер дә атлыгып тормый. Нигә? Чөнки халык театры ул акча эшләү урыны түгел. Чын күңелдән театрга гашыйклар гына анда “төпләнеп” кала. Ә андыйлар бар. Безнең коллектив бик дус, үзе зур бер гаилә кебек. Бернинди начарлык юк. Аралашабыз, хәлләребезне белешәбез. Расих Тимергалиев, Гөлнара Гыйниятуллина, Рәзил Камалов, Алисә Сөләйманова кебек яшь артистларыбыз бик җиңел генә шушы тату “гаиләбезне” үз иттеләр.
Шушы көннәрдә Кәче авылында гомер итүче хезмәт ветераны Асия Зиннәт кызы Галиева 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Асия апа 1941 елның 1 маенда Кәче авылында Хәдичә апа һәм Зиннәт абый гаиләсендә төпчек бала булып дөньяга килә. Алар гаиләдә 10 бала булалар. Балачагы, яшүсмер еллары сугыш һәм сугыштан соңгы авыр елларга туры килә. Бүгенге көндә аның апасы Сания генә исән-сау, Кәче авылында яши.
Асия апа Кәче җидеелык мәктәбен тәмамлаганнан соң фермага эшкә керә. Гомере буе һөнәренә тугры калып, 41 ел сыер савучы булып эшли.
Югары Мәтәскә авылына мин ике елдан артык инде чишмә янында хуҗасын көтеп яшәүче песине алырга дип килгән идем. Әлеге тугрылыклы җан иясе турындагы язманы укыгач (“Арча хәбәрләре”, 5 март) шалтыратучылар, урамда очраганда сорашучылар күп булды.
“Песи турында елап укыдык, бик кызгандык, үзебезгә алып кайтыр идек, тик песиебез бар, сугышмаслармы икән?” – диде газета укучыларыбызның берсе. Башка тәкъдимнәр дә булды, битараф калмаган өчен рәхмәт!
Сөенепләр кайтып киләм
Сменамны бетереп (төнге!).
Сөбханалла дия-дия
Як-ягыма төкереп.
Әй, йөгерәм, чабам үзем,
Арттан куалармени!
Бүген төнгә эшкә булса,
Йокылар туймас диеп.
Каршы искән җилкәйне дә
Җиңеп барам, элдертәм.
Яннан узып барган җилгә
Аяк чалып йөгерәм.
Менә бит дуслар, нишләтә
Эшне яратулары!
Бер генә көн дә теләмим
Эшемнән калуларны!
Күптән түгел районның хөрмәтле табибы белән ашта бергә туры килдек.
Сүз иярә сүз чыгып, таҗлы вирус темасына да кагылып үттек.
“Ясатмаган булсагыз, ясатыгыз вакцинаны, – диде ул. – Бик начар авыру, мин моны үз башымнан кичердем, хатыным да авырды. Әти-әнигә дә вакцина ясаттык, сез дә соңга кала күрмәгез!” – дип күз яшьләре белән диярлек үгетләде ул безне.
Әйе, күбебез бу афәт миңа кагылмас әле, дигән уй белән йөрибез шул. “Татарның тотып карамыйча күңеле булмый”, – дигән мәкаль дә бар. Хәер, әлеге очракта бу татарга гына кагылмый.