Арчада яшәүче Айгөл Хәсәнова, Instagram социаль челтәрендә уздырылган бәйгедә катнашып, Opel Astra машинасына ия булды.
Узган ялларда бу турыда ишеткәч, башта ышанмадык. Instagramда әледән- әле үткәрелеп тора торган бәйгеләргә инде күнегеп бетсәк тә, никтер машина оту булмастай эш булып тоела иде.
Сер түгел, арабызда андый бәйгеләрдә катнашып та, берни отмыйча, кул селтәүчеләр дә бардыр. Бары тик Айгөл үз сәхифәсендә, оештыручыларга рәхмәт әйтеп, сторис урнаштыргач кына хәбәрнең чын икәненә инандык. Инандык һәм чын күңелдән райондашыбыз өчен сөендек. Айгөл мондый бүләккә чыннан да лаек. Ул Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссариатта эшли. Тыныч, мөлаем, ярдәмчел, тормышны ярата, һәр нәрсәдән ямь табып, булганына канәгать булып яши ул. Тормыш иптәше белән ике бала үстерәләр. Әлеге җиңү барысы өчен дә көтелмәгән зур бүләк булган.
Әлеге кошкайларның тарихы газета укучыларыбызга яхшы таныш. Кыскача гына искә төшереп узам.
Узган җәй крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Айзат Сәлахов күл буенда печән чаба, ә үлән арасында кыр үрдәге оясы була. Бәхеткә, чалгыга үрдәкнең койрыгы гына эләгә. Әмма мондый хәлдән курыккан кош башка әйләнеп кайтмый. Оядагы тугыз йомырка суынып яисә карга-мазар авызына эләгеп харап булыр иде. Тик табигатькә битараф булмаган кешеләр моңа юл куймыйлар, Курса-Почмакта утыра торган тавык белешеп, йомыркаларны шуның астына салалар. Ун көннән (үз әниләре егерме көн утырган була инде) тугыз бәбкә борынлап чыга.
Шушы көннәрдә Арчада яшәүче тыл һәм хезмәт ветераны Галия Әхмәтҗанова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Галия апаның электән үк килгән һәм бүгенге көнгә кадәр аңа тугры калган бер гадәте бар икән. Берәр кая барганда (кибеткә яки йомыш белән) өйдә ирененә, бит очларына иннек тидерә, капкадан чыкканчы туктап, кесәсеннән көзгесен чыгарып бер кат үзенә карап ала.
Сөйләшкәндә дә ул ирен кырыйлары белән генә матур итеп елмая, бу сыйфаты аңа ягымлылык, күркәмлек өсти кебек. Галия апага үз яшен биреп булмый. Заманча уйлый, фикер йөртә. Артык сүз әйтми, тиешлесен генә сөйли, балалары, оныкларына рәхмәтләрен укый.
Рәдиф Исмәгыйлев диюгә стажлы укытучы гына түгел, искиткеч матур тавышлы җырчы, үзенчәлекле тамада да күз алдына килеп баса.
Бәлкем, кайберәүләр аның укытучы икәнен белмидер дә, ә менә зәвыклы, затлы юбилейлар, туйлар алып баручы икәне бик күпләргә мәгълүм.
Әмма беренче чиратта ул 2011 елда Бөтенроссия күләмендә үткәрелгән туган тел укытучылары бәйгесендә осталык дәресе буенча икенче урынны яулаган, 2019 елда шулай ук “Иң яхшы туган тел укытучысы” Бөтенроссия бәйгесендә җиңүгә ирешкән, “Мәгарифтәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе белән бүләкләнгән укытучы.
Рәдиф Исмәгыйлев диюгә стажлы укытучы гына түгел, искиткеч матур тавышлы җырчы, үзенчәлекле тамада да күз алдына килеп баса.
Бәлкем, кайберәүләр аның укытучы икәнен белмидер дә, ә менә зәвыклы, затлы юбилейлар, туйлар алып баручы икәне бик күпләргә мәгълүм.
Әмма беренче чиратта ул 2011 елда Бөтенроссия күләмендә үткәрелгән туган тел укытучылары бәйгесендә осталык дәресе буенча икенче урынны яулаган, 2019 елда шулай ук “Иң яхшы туган тел укытучысы” Бөтенроссия бәйгесендә җиңүгә ирешкән, “Мәгарифтәге казанышлары өчен” күкрәк билгесе белән бүләкләнгән укытучы.
Суд системасында эшләүче белгечләрнең хезмәте аерата җаваплы. Алар спорт тормышы белән дә актив яшиләр.
Чаңгы, хоккей, мини-футбол, йөзү, җиңел атлетика, волейбол, күпкырлы көрәш, бильярд, шахмат, өстәл теннисы – ярышлар ел әйләнәсе булып тора.
Менә әле яңа гына Кукмарада “Зилант” спорт залында Бөек Җиңү хөрмәтенә өстәл теннисы буенча ярышлар булып узды. Ярышларда Татарстан Республикасы суд системасында эшләүчеләр уйнады. Турнирны ачу тантанасында Татарстан Республикасы Югары суды рәисе урынбасары Айдар Галиәкбәров, Татарстан Республикасы судьялар советы рәисе Роман Гафаров, ТРда суд департаменты идарәсе җитәкчесе урынбасары Алмаз Ибраһимов, Кукмара районы башлыгы Сергей Дмитриев, ТРның Кукмара район суды рәисе Рәмис Мутиев катнашты. Ярышларда 13 команда, 42 кеше теннис уйнау осталыгына сыналды.
“Яңарыш” ширкәтендә (Иске Чүриле) 600 башка исәпләнгән комплекс төзелә.
– Төзелеш темпы яхшы бара, – дип сөйләде район азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы идарәсе терлекчелек бүлеге җитәкчесе Роберт Хәйретдинов. – “Кырлай” хуҗалыгында (Иске Иябаш) шулай ук 600 башка исәпләнгән терлекчелек комплексын төзергә әзерләнәләр. Бу торакларда савым сыерлары булачак.
Быел кыш район урманнарына килеп чыккан бүрене атып үтерүләре турындагы хәбәргә шатланучы булмады. Киресенчә, социаль челтәрләрдә кызганып, беркемгә зыян салмаган җан иясенә ник тигәннәр инде дип, аңа мылтык күтәрүчене шелтәләп яздылар.
Районда соңгы бүрене атып үтерүләренә шактый еллар узган иде инде. Ул да бик кызгандырды, чөнки өч аяклы гына иде, кайчандыр капкында өзеп калдырган булгандырмы, шул хәлдә дә тамагын туйдырып яши алуына ис киткән иде. Ә аны кар чаналарында куып җитеп тирән карда атып үтергәннәр...
2021 елның 14 маенда 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс ур., 61 нче йорт) Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил һәм Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе гражданнарны бергәләп кабул итә.
Бөек Тукайның тууына 135 ел тулуга багышланган бәйрәм чаралары 26 апрель көнне Яңа Кырлай авылында башланып китте.