Бу ел бик күп хикмәтләре белән истә калыр. Бөтен дөнья коронавирус чире белән көрәшә. Тагын менә кош гриппы дигән афәт баш калкыта. Кем әйтмешли, кайсы якка карарга да белмәссең.
Соңгы вакытта бу сүзләрне еш язарга туры килә. “Казанка” ширкәте чәчүне беренче булып төгәлләде, иң алдан уракны тәмамлады, элеваторга беренче булып яңа уңыш ашлыгын тапшырды...
Арчаның “Казан арты” тарих-этнография музеенда Рәгыйб Халитовның эшчәнлегенә багышланган күргәзмә эшләде
Татар әдәби әсәрләрен сәнгатьле укучыларны “ТАТАR сүзе” республикакүләм бәйгесендә катнашырга чакыралар
Быел җәй туганыбыз: “Әтнәгә күркәгә барам, сезгә дә алып кайтыйммы?” – дигәч, ризалык бирдек. Шул ук көнне бер айлык 10 күркә кайтып та җитте. Бройлерлар янына җибәрдек.
Хәзер өйдән чыкмый гына РФ дәүләт хезмәте порталы аша эшләргә күнектек. Тиз, уңайлы, эштән сорап китәсе юк, чиратта вакыт та узмый
Россия Эчке эшләр министрлыгы Арча районы буенча бүлегенең миграция мәсьәләләре буенча бүлекчәсе (халык телендә паспорт өстәле) җитәкчесе Ольга Лошакова әйтүенчә, паспорт алу, алыштыру, тору урынына теркәлү, тору урыныннан төшү (прописка) һәм башка мәсьәләләрне дә дәүләт хезмәте порталы аша эшләү уңайлырак.
Бер ел сизелмичә үтеп тә китте. Түбән Аты егете Рифат Мортазин хезмәт срогын тутырып, горур атлап туган йортына аяк басты.
Арчада санитар таләпләрне үтәмәгән ике эшмәкәрнең эшен вакытлыча туктатканнар.
«Татарстан Республикасында (Татарстан) гигиена һәм эпидемиология үзәге» федераль бюджет сәламәтлек саклау учреждениесенең Арча, Биектау районнарындагы филиалы консультация пункты белгечләре 2020 елның 9 ноябреннән 13 ноябренә кадәр Европа сыйфат атнасы һәм Бөтендөнья сыйфат көне кысаларында Татарстан Республикасы халкы өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләрнең сыйфаты мәсьәләләре буенча «кайнар линия» оештыра.
Бу юлы да Расих: “Мондый салкынча көндә кешеләрнең күңелен күрмичә булмый бит инде”, – дип дәрт өстәп йөри иде.