Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр иткәнчә, 19 ноябрьдән 2 декабрьгә кадәр «Россия тәмнәре» төбәк брендларының беренче илкүләм конкурсы порталында Халык тавыш бирү башлана. Бу – шундый продукциягә ярдәм итү буенча чаралар комплексының беренче этабы һәм ул Россия Федерациясе Президенты кушуы буенча Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырыла.
Октябрь-ноябрь айларында Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы муниципаль бюджет гомуми белем биру оешмаларында туган (татар, чуаш, мари, мордва) телдә укытунын иң яхшы практикасы республика бәйгесе үткәрелде. Бәйгенең беренче этабында документлар тапшырып, 93 мәктәп катнашкан. 30 мәктәп икенче турга үтеп, алардагы укыту-тәрбия бирү процессы республика комиссиясе тарафыннан урыннарга чыгып өйрәнелде.
Квестны оештыручы: Россиянең Яшьләр һәм балалар берләшмәләренең Милли Советы һәм югары уку йортларын тәмамлаучыларның Бөтендөнья Ассоциациясе ярдәме белән «Җиңү волонтерлары» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте.
Вакыты: 2020 елның 21 ноябре, 15: 00 сәг.(Мәскәү вакыты).
Урыны: Online .http://intgame.ru/wwii (видеоохостинг YouTube).
Үткәрү телләре: рус һәм инглиз (испан һәм француз телләрендә эшкәртелә).
Теркәлү 20 октябрьдә башлана.
Мәгълүмати кампаниягә старт 20 октябрьдә бирелә.
Дәвамлылыгы: 60-90 минут.
2020 елның 27 ноябрендә 13.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс ур., 61 нче йорт) Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил Сабурская Сәрия Харисовна һәм Татарстан Республикасы прокуроры урынбасары Олег Александрович Даминов гражданнарны видеоэлемтә аша кабул итә.
Күз күреме буенча мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең Арча җирле оешмасы җитәкчесе Зөфәр Зарипов редакциягә махсус кереп дәшә: “Эшләнгәннәргә хисап тотабыз, керми калмагыз”. Очрашкан саен алардагы яшәү көче соклану тудыра.
Бүген Россия халык мәгарифе отличнигы, атказанган укытучы Сания Камалетдиновага 80 яшь тулды.
Авылда үз эшеңне ачу һәм авыл территорияләрен социаль үстерүдә катнашу мөмкинлекләре турында авыл халкына мәгълүмат җиткерү өчен Аграр яшьләр берләшмәсе Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә Россия авыл яшьләре берлегенең «Авылда үз эшең – кыю бул!» проектын гамәлгә ашыруга кереште.
Татарстан Республикасы Президентының 1997 елның 14 февралендәге ПУ-88 номерлы Указы нигезендә (Татарстан Республикасы Президентының 2007 елның 3 октябрендәге ПУ-522 номерлы Указы редакциясендә) Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы тарафыннан 2020 – 2021 елларга М. Җәлил исемендәге республика премиясе бирү буенча конкурска гаризалар кабул итү башланды.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы республика халкын кулай бәяләрдән авыл хуҗалыгы продукциясе сатып алу өчен шимбә көнне, 14 ноябрьдә, Казанда, Чаллыда, Зеленодольск районының Октябрьский поселогында («Яңа Тура» сәүдә-ярминкә комплексында) уза торган ярминкәләргә чакыра, алар иртәнге сәгать 6дан эшли башлый. Шәһәр халкы Татарстанның муниципаль районнарыннан китерелгән ит, казылык әйберләрен, үлчәүле сөт, сыр, май, йомырка, яшелчәләр, бал, шикәр, он, ярмалар һәм авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре китергән башка фермер продукциясен сатып ала алалар.
Бу ел бик күп хикмәтләре белән истә калыр. Бөтен дөнья коронавирус чире белән көрәшә. Тагын менә кош гриппы дигән афәт баш калкыта. Кем әйтмешли, кайсы якка карарга да белмәссең.