Бу көннәрдә Мөндеш авылы халкы өчен зур бәйрәм булды – мәдәният йорты, китапханә, почтаны үз эченә алган күпфункцияле үзәк ачылды.
Арча муниципаль районы вәкаләтле органы каршындагы яшьләр парламентының беренче утырышы булды.
Арчада Халыклар бердәмлеге көне кысаларында “Зур этнографик диктант” яздылар. Ул Арчаның үзәк китапханәсендә үтте.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, хәзер Татарстаннның органик продукция җитештерүче аграрийлары, «Тест-Татарстан» сертификацияләү буенча республика методик үзәгендә сертификация узып, органик продукция җитештерүчеләрнең бердәм дәүләт реестрына кертелү һәм үз продукцияләрен «Органик» бердәм тамгасы белән маркировкалау хокукын алалар. Бу - яшел фонда рус һәм инглиз телләрендә «Органик» сүзе язылган, шулай ук сатып алучыга җитештерүче турында тулы мәгълүмат алырга мөмкинлек бирә торган QR-код куелган ак яфрак рәвешендәге махсус тамга.
Сезне һөнәри бәйрәмегез-Россия Федерациясе Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне белән котлыйм!
Сез үзегезне авыр, әмма игелекле эшкә багышлаган кешеләр. Һәрдаим кыюлык, түземлелек, фидакарьлек үрнәкләре күрсәтеп, законлылык һәм тәртип сагында торасыз. Һөнәри осталыгыгыз, эшегезгә намуслы карашыгыз җинаятьчелеккә каршы катлаулы бурычларны уңышлы хәл итәргә мөмкинлек бирә. Сезнең җаваплы һәм тынгысыз хезмәтегезнең нәтиҗәсе - ул район халкының тынычлыкта һәм иминлектә яшәве.
Инвалид балаларның ата-аналары (законлы вәкилләре) өчен Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил белән Россия Федерациясендә Балачак унъеллыгына багышланган Хокукый белемнәр мәктәбе дәресе
ТР «Менталь һәм башка тайпылышлары булган, үз мәнфәгатьләрен яклауга мохтаҗ 18 яшьтән өлкәнрәк инвалидлар һәм инвалид балаларның ата-аналарының Бөтенроссия оешмасы" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте ярдәме белән
2020 елда Вәкаләтле вәкил тарафыннан инвалид балаларның ата-аналарына (законлы вәкилләре) түләүсез юридик ярдәм күрсәтүгә һәм хокукый агартуга юнәлдерелгән социаль проект гамәлгә ашырыла.
2020 елның 13 ноябрендә 15.00 - 16.00 видеоэлемтә режимында инвалид балаларның ата-аналары (законлы вәкилләре) өчен хокукый белемнәр мәктәбе дәресе узачак:
“ Гражданнарның аерым категорияләрен шифаханә-курортка юллама белән тәэмин итү" буенча семинар
Арча Укучылар сарае каршындагы “Нур” телестудиясе командасы шушы көннәрдә Төмәннән җиңү белән кайтты.
Бу хакта без социаль челтәрләр аша белдек. Җитәкчесе Зөлфирә Зарипова белән элемтәгә кердек. “1 ноябрьдә кайтабыз. Очрашып сөйләшербез”, – диде ул. Аралашу бик кызыклы килеп чыкты.
– Сугыш вакытында Арчага төшкән очучылар турында документаль фильм эшлисе килде. Интернеттан мәгълүматлар таптык, архивлардан эзләндек, Свердловск шәһәреннән бер журналистның эшенә юлыктык, Төбәк-Чокырчада яшәүче ул елларда пионер булган, бу тема буенча укытучылары белән берлектә тикшерүләр алып барган бер әби белән очрашып сөйләштек. Шулай итеп 10 минутлык фильм килеп чыкты. Без аны “Орленок”та үтәсе фестивальгә җибәрү өчен эшләгән идек. Тик быел смена булмады. Шуңа Мәскәү оештырган фестивальдә (читтән торып) беренче урынны яуладык, “РROның киләчәк көзгесе” дигән фестивальгә җибәрдек. 18 октябрьдә финал ярышларына чакыру килде.
Без бу хакта Роспотребнадзор белгечләре, район үзәк хастаханәсе табиблары белән дә сөйләштек
Хәзер кеше бер-берсе белән очрашса, коронавирус турында сөйләшми калмый. “Коронавирус белән авырмадыгызмы әле?”, “Куркасызмы?” – шундыйрак сораулар алар. Без үзебез дә редакциягә керүчеләр белән шул хакта сөйләшеп алабыз. Бу үзенә күрә халыктан сораштырулар да. Җаваплар төрле: “Куркыта...”, “Юк, курыкмыйм, ул булган, бар һәм булачак. Коронавирус белән яшәргә өйрәнергә кирәк”.
Йогышлы чирләрне дәвалаучы бүлек җитәкчесе Венера Кәримова: “10 кешене чыгарабыз, 10 кешене кабул итәбез”, – дип, вакыты бик тыгыз икәнлекне әйтте. Район үзәк хастаханәсе эпидемиологы Чулпан Ситдыйкова:
– Коронавирустан куркырга кирәкми, аннан сакланырга кирәк, – дип киңәш итте.
– Ә ничек?
– Битлек режимын сакларга. Кеше күп җыелган урыннарга бармаска. Кулларны сабынлап юып торырга.
Әлеге фоторәсем 1975 елның 9 маенда төшерелгән. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 30 еллыгын билгеләп үткән көн
Рәсемдә КПССның Арча райкомы бюросы әгъзалары. Сулдан уңга район башкарма комитеты рәисе урынбасары Мәхмүт Сафин, КПСС райкомының икенче секретаре Нурзадә Сибгатуллин, КПССның Арча райкомы беренче секретаре Харис Зәйнуллин, халык депутатларының район Советы башкарма комитеты рәисе Тимерхан Борһанов, авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Мәгъсүм Габделхаков, район “Сельхозтехника” берләшмәсе идарәчесе Ислам Зәкиев, КПСС райкомы секретаре Гани Нуриев.
Мин редакциядә бу вакытта икенче генә ел эшлим. Бу кешеләр арасында миңа Мәгъсүм абый Габделхаков кына яхшы таныш. Ул минем авылдашым, хатыны Вәсилә апа башлангыч сыйныфларда безне укытты да. Мәгъсүм абыйның әтисе Габделхак абый сугыш елларында Корайванда колхоз рәисе булып эшләгән. Мин белгәндә кибетче иде. Күршеләрендә Сабантуй көнне янгын чыгып, ике хуҗалык янып бетте. Габделхак абыйлар шуннан соң Урта Курсага күченделәр. Улы Сәүбән абый гаиләсе белән шунда яши.
Шекәдә гомер итүче Сафиннар өчен ноябрь ае истәлекле ай. Аларның бергә яши башлауларына 50 ел
Көзге көннәрнең берсендә клубка кинога килгән Нурисламның күзе кунак кызларга төшә.
Авылдаш егетләр мәктәпкә килгән укытучы кызлар икәнен әйтә. Арадан берсе аеруча якын булып күренә. Әнә шунысын, әле танышмаган да көе, егетләргә: “Бусы минеке!” — дип үзенә тәгаенли ул. Бу сүзләрне, мөгаен, эчке сиземләве әйттергәндер.
Шул көнне Шекә клубы сукмагыннан егет белән кыз күңеленә якты хис салынды. Ноябрьдә инде никах укытып бер гаилә булып яши дә башлыйлар. 18 яшьлек чибәр Язиләне язмыш бүләге дип кабул итә Нурисламы.