ЯҢАЛЫКЛАР


22
октябрь, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, 22 октябрьдә 14:00 сәгатьтә «Агрополия» бердәм белем бирү платформасында чираттагы бушлай вебинар узачак, ул сөт терлекчелегендә нәтиҗәле технологияләргә багышлана.


21
октябрь, 2020 ел
чәршәмбе

2020 елда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил  һәм дәүләт органнары җитәкчеләренең гражданнарны бергәләп кабул итү практикасы дәвам итә.

Узган җомгада семинарга килгән хуҗалык җитәкчеләре, баш инженерлар Казанбашның машина-трактор паркын күреп таң калдылар. Капкадан килеп керүгә күз алдында киң дөнья ачылгандай булды: бөтен территориягә ап-ак вак таш түшәлгән, остаханә, ашханә, гараж, янгын депосы, амбарлар агартылган, төсле калай белән тышланган. Комбайннар, авыл хуҗалыгы машиналары саклау мәйданчыгына тезелгән.

16 октябрьдә Арча район Советының чираттагы утырышында депутатлар район башкарма комитетының яңа җитәкчесен билгеләү турында карар кабул итте.

Арчада мөмкинлекләре чикле спортчылар арасында бочче буенча Татарстан Республикасы  чемпионаты һәм беренчелеге булып үтте.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең 11.02.2020 ел, № 82 боерыгы нигезендә һәм юридик затларның һәм шәхси эшмәкәрләрнең мәгълүматлылыгын арттыру максатыннан, 2020 елның 21 октябрендә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсендә (алга таба - Идарә)  Казан шәһәре, Зур Кызыл ур., 30 йорт адресы буенча һәм Идарәнең республикадагы 12 территориаль бүлегендә (алга таба- территориаль бүлек), шул исәптән Биектау районы, Биектау авылы, Полк ур., 2 г йорт,1001 бүлмә; Арча районы, Арча шәһәре, Банк ур., 6а йорты; Балтач районы, Балтач штп, һ.Такташ ур., 3а йорты адреслары буенча эшмәкәрләр өчен бердәм «Ачык ишекләр» көне үткәрелә.


20
октябрь, 2020 ел
сишәмбе

21 октябрьдә 13:00 сәгатьтә «Агрополия» онлайн мәктәбе кысаларында чираттагы бушлай вебинар узачак. Ул "Глонасс" системасын кертүгә багышлана. Уку барышында "Глонасс" системасын кертү буенча "Евротехнологияләр" компаниясенең әйдәп баручы белгече Илья Щулекин системаны гамәлгә кертү авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүнең нәтиҗәлелеген арттырырга мөмкинлек бирүе, шулай ук ягулык-майлау материалларына чыгымнарны 20% ка кадәр киметү өчен GPS трекер куллану турында сөйлиячәк.


19
октябрь, 2020 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, Татарстан шәхси цифрлы сертификатлар программасына керде. Программа «Цифрлы икътисад өчен кадрлар» федераль проекты кысаларында 15 октябрьдә эшли башлады.

Татарстан Республикасында 105 мең га мәйданда көнбагыш җыеп алынган, бу барлык мәйданның 88%ын тәшкил итә. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.


16
октябрь, 2020 ел
җомга

Сезне һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйм!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International