Таләпләрне үтәмәүчеләргә катгый чаралар күрелә
Президент Рөстәм Миңнеханов тиешле органнарга коронавирустан саклану буенча Роспотребнадзорның барлык таләпләрен үтәүне тикшереп торырга, бигрәк тә җәмәгать урыннарында – транспортта, сәүдә объектларында шәхси саклану чараларын (битлек) кулланырга, таләпләрне бозучыларга катгый чаралар күрергә кушты. Бүген Татарстанда битлек режимын үтәү буенча рейдлар бара.
Дәресләрең өчен рәхмәт, Фәйзи абый! Сез безнең алда һәрвакыт якты маяк булып торасыз!
Арча педагогика көллиятендә 4 курс студенты Адилә Әхмәтҗановага карата әдәби суд булды
79 елдан соң Күпербашта яшәүче Бәширә апа Шәймуллина бертуган абыйсы белән “очрашты”
Бүген Арча станциясендә яшәүче Бакый абый Гарәфиевка 85 яшь. Янында балалары, онык-оныкчыклары. Эх, Галия апа да булса...
14 октябрьдә район Мәдәният йортында өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан шахмат-шашка буенча шәхси-команда беренчелеге узды.
Артур Тумаков 2018 елда Арча Үзәк китапханәсенә очрашуга килгән иде. Ул чакта аның православие диненә бәйле районыбызның үткәнен барлаган “Арск. Новые подробности, факты и открытия” дигән китабын кулына алып шаккатучы, рәхмәт әйтүчеләр күп булды.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе агымдагы елның 20 октябрендә 10.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Республикасы профсоюзлар федерациясе белән берлектә «Хатын-кызларның хезмәтен саклау: хокуклар һәм гарантияләр» темасына Казан шәһәре, К.Маркс ур., 31/7 йорт адресы, 8(800) 201-16-00 номеры буенча «Хатын-кызга игътибар» кайнар телефон линиясе оештыра.
Бүген Халыкара авыл хатын-кызлары көне билгеләнеп үтелә. Бу бик танылган булмаса да, әмма бик мөһим бәйрәм, авыл хатын-кызларына ни дәрәҗәдә бурычлы булуыбыз һәм аларның хезмәте ничек бәяләнү турында без җәмгыятьнең исенә төшерергә тиеш. Авыл хатын-кызлары Җир шары халкының дүрттән береннән артыгын тәшкил итә. Алар кырларда, терлекчелек фермаларында, эшкәртү предприятиеләрендә эшлиләр, туган җиргә мәхәббәт тәрбияләп, традицион кыйммәтләрне буыннан-буынга күчереп, балалар үстерәләр. Ә Бөек Ватан сугышы елларын искә төшерсәң, бөтен авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек иминлеген тәэмин итү нәкъ менә авыл хатын-кызлары җилкәсенә төште, дип, кыю рәвештә әйтергә була.
2020 елда Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкилнең дәүләт органнары җитәкчеләре белән гражданнарны бергәләп кабул итү практикасы дәвам итә.