Бүген 2020 елның 14 октябрендә Татарстан Республикасының цифрлы телерадиотапшыруларга күчүенә нәкъ бер ел тула. Әлеге истәлекле вакыйга хөрмәтенә кич белән Казан телебашнясында бәйрәм утлары кабызылачак.
14 октябрьдә 19:00 сәгатьтә узачак бушлай семинар агросәнәгать комплексын цифрлаштыруга багышлана. Танып-белү семинарында җитештерүне тулысынча роботлаштыру һәм авыл хуҗалыгы тармагының барлык процессларын цифрлаштыру буенча тулы инструкция белән танышу булачак. Вебинар барышында Республика мәгълүмати-исәпләү үзәге АҖенең цифрлаштыру һәм проект идарәсе бүлеге җитәкчесе Дамир Фатыйхов "Евротехнологияләр" ДКнең терлекчелек юнәлеше буенча проектлар җитәкчесе Марат Гатиятуллин белән бергә терлекләрне тукландыруны ничек автоматлаштыру:савымны тотрыкландыру һәм арттыру турында, шулай ук исәпкә алуны ничек алып барырга һәм терлекләр белән ничек эш итәргә кирәклеге турында сөйлиячәкләр. Белем бирү семинарына теркәлү «Агрополия» порталында башкарыла.
Тагын 11 якташыбызның язмышлары ачыкланды
Татарстан Республикасының милли музее – Бөек Ватан сугышы музей-мемориал мөдире Михаил Черепанов Арчага бер кайтканында: “Сезнең районнан Бөек Ватан сугышында 14 мең кеше һәлак булган дип исәпләнә. Чынбарлыкта күбрәк алар”, – дигән иде.
10 октябрьдә Арчада чираттагы ярминкә булды.
Анда барлык авыл хуҗалыгы ширкәтләре, Урта Аты, Утар Аты, Кәче авыл җирлекләре, шәхси эшмәкәрләр катнашты.
Үткән шимбәдә илкүләм кросс Арча районын да үз кочагына алды. Арча стадионында йөгерүчеләр күп җыелган иде.
Кешеләрне үз-үзләренә кул салырга нинди сәбәпләр, чишә алмаслык проблемалар этәрә?
2020 елның 12 сентябрендә төнлә 3 сәгать 35 минутта Әтнә районының Олы Өшкәтә авылында шәхси хуҗалыкта янгын чыкты.
Татарстанда бәрәңге җыюны тулысынча төгәлләделәр, 4 мең гектардан 108,6 тонна бәрәңге җыеп алынды, республика буенча уртача уңыш - 273 ц/га. Иң яхшы бәрәңге уңышы Балтач районында, анда гектардан уртача уңдырышлылык 444 ц/га булды.
Бүген, 13 октябрьдә, 19:00 сәгатьтә аграрийларны “Меркурий” системасын алып бару” темасы буенча вебинарда катнашырга чакырабыз. Курс спикеры Мамаев Ренат Рим улы, авыл эшкуарлыгын һәм кооперацияне үстерү буенча эксперт "Меркурий" системасы турында сөйлиячәк һәм электрон системада документлар белән эш операцияләрен башкару буенча күнекмәләр белән уртаклашачак.
Ярышларда Арча, Саба, Балтач, Әтнә районнарыннан чаңгычылар катнашты. Спортсменнар 3 төрле яшь категориясенә бүленеп ярыштылар.