Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, Россиядә «Россия тәмлеләре» азык-төлек продуктларының брендлары төбәк брендларының беренче илкүләм конкурсы старт алды. Аның төп миссиясе - кулланучыларны Россиядәге тәмле ризыкларның күптөрлелеге белән таныштыру һәм төбәк азык-төлек продуктлары брендларын үстерүнең мөмкинлекләрен күрсәтү.
Бүген яшь комбайнчылар арасында “Хезмәт кешесенә дан” уникенче республика конкурсы җиңүчесе билгеләнде. Конкурсны Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм «Татарстан» ДТРК оештырдылар.
Сезне һөнәри бәйрәмебез, авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне белән ихлас күңелдән котлыйм!
Әлеге көн – үзенең туган җирен сөйгән, аның чәчәк атуы өчен бөтен көчен бирүчеләрне берләштерә торган бәйрәм. Сезнең тырыш, тынгысыз хезмәтегез белән илдә азык-төлек муллыгы булдырыла.
Табыныбызны ризыклы итүче, ил куәтен арттыруга ихлас көчен бирүче авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре! Сезнең иртә таңнан караңгы төнгә кадәр басу-кырларда, кече һәм эре предприятиеләрдә җитештерелә торган продукцияне барыбыз да көн саен көтеп алабыз.
Сезне күркәм бәйрәмегез – район газетасына 90 ел тулу уңаеннан ихлас күңелдән котлыйм.
Район газетасы районыбыз белән бергә туды, бергә үсте, авыр һәм сикәлтәле елларны бергә кичерде, уңыш-казанышларыбыз да уртак. 1930 елда чыга башлап, район тормышын яктыртып барган газетаның беренче саннары “Колхозга” дип аталса, колхозлашу чоры үткәч “Яңа тормыш” дип үзгәртелә, ә аннан соң озак еллар ”Коммунизмга” дип исемләнгән газета халыкка яңалыкларны җиткереп бара.
11 октябрьдә Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә
Һөнәри бәйрәм
Ильяс Фәттахов
Шул уңайдан район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятовка берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.
– Ренат Мансурович, бәйрәм алдыннан башкарылган эшләрне барлап үтсәгез иде.
– Районыбыз авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре һөнәри бәйрәмнәрен матур күрсәткечләр белән каршылый. Алдагы елларда игенче һәм терлекчеләрнең ихтыяр көчен табигать шартлары сынаса, узып баручы елда яңа пандемия сынавы аша узарга туры килде. Коронавирус чире зур-зур завод, фабрикаларны туктаткан чорда авыл хуҗалыгы тармагында эш бер генә көнгә дә тукталмады. Тармак хезмәтчәннәре сынатмадылар, үз бурычларын намус белән үтәделәр һәм үтиләр, хезмәттә фидакарьлек үрнәге күрсәтеп, яхшы нәтиҗәләргә ирештеләр.
1930 елның 10 августында Арча районы оеша. Аның составында 138 торак пункт булган, аларда 66 мең 177 кеше яшәгән
Ильяс Фәттахов
Аерым хуҗалыкларны колхозларга кертү чоры була бу. Колхозлаштыруны 1932 елга төгәлләү бурычы куела. Бу эш чамадан тыш кызу темплар белән башкарыла. Үз чиратында бу кызу темп авыл халкында зур канәгатьсезлек тудыра. Болар барысы да хәлле крестьяннарның йорт-җирләрен, милекләрен тартып алу, Себергә куу һәм мәчетләрне ябу юлы белән эшләнә. 1929 елның 8 апрелендә М.Калинин дини җәмгыятьләрне һәм оешмаларны җәмгыять тормышыннан алып ташлау турында Указ чыгара.
Газета тормышында хәбәрчеләребез язмалары бик тә әһәмиятле, алар булып торсыннар!
Юбилей уңаеннан
Румия Надршина, хатлар бүлеге мөхәррире
Газетабызның 90 еллыгы. Уйланып утырам: сүзне нәрсәдән башларга? Уйларымны телефон бозды. Чөмә-Елгадан Фирдия апа Гафиятова шалтырата. Безнең актив хәбәрчебез. “Мин Арчада. Юбилеегыз белән котлап, рәхмәт хаты, җир җиләге, кош теле пешереп алып килдем”, – диде ул һәрвакыттагыча көр тавыш белән. Хезмәттәшебез Ильяс абый Фирдия апаны каршы алырга чыгып китте...
Фирдия апа редакциягә менеп тормады. Өченче кат бит! Кызлар мәш килеп чәй әзерләргә тотынды. Ә минем алда Фирдия апа язган хат.
Юбилеегыз белән!
Физкультура һәм спорт белән шөгыльләнү сәламәтлекне ныгытуның иң ышанычлы юлы дип саный тренер Марат Галиев
“Арча хәбәрләре” газетасы “Фикер” рубрикасын ачып җибәрә. Безнең беренче кунагыбыз – Арчада яшәүче Россия, Татарстан күләмендә танылган тренер Марат Габделбәр улы Галиев. Шәһәребездә ул олысына да, кечесенә дә таныш шәхес.
Без бүген “Физкультура һәм спорт – коронавируска каршы иң әйбәт иммунитет” дигән актуаль тема турында сөйләшәчәкбез.
– Марат Габдел-бәрович, сез сәламәт яшәү рәвешен, физкультура һәм спортны актив пропагандалыйсыз. Хәрәкәттә–бәрәкәт, дисез. Ә коронавирус янәшәдә генә. Сез бу йогышлы чир эпидемиясе турында нинди фикердә?
– “Ковид 19” вирусы әлегә тиешенчә өйрәнелмәгән. Аның килеп чыгу һәм таралу юллары безгә билгеле түгел. Шунысы мәгълүм: әлеге вирус күбрәк олы яшьтәгеләргә, хроник авырулары булганнарга, түбән иммунитетлы кешеләргә йога.
Арчада Гариф Ахуновның 95 еллыгын билгеләп үттеләр. Бу уңайдан районга бер төркем язучылар кайтты
Кунаклар Арча станциясендәге татар зиратына юл алдылар. Район мөхтәсибе Әмир хәзрәт Миңнемуллин Гариф ага Ахуновның рухына дога кылды. Язучы каберенә чәчәкләр салдылар. Чарада язучының кызы шагыйрә Наилә Ахунова да катнашты.
Аннан язучылар Гариф Ахунов укыган Казанбаш мәктәбенә кайттылар. Биредә “Мул җимешле иҗат” дип исемләнгән очрашу кичәсе булды.
Язучылар, галимнәр, шагыйрьләр чыгыш ясады. Укучылар, укытучылар язучыга багышланган шигырьләрне сөйләделәр, җырладылар.
– Сез Гариф Ахунов укыган мәктәптә белем аласыз. Сездән көнләшеп тә куям. Аның гамәлләре, мирасы истәлекләр, мактау сүзләре булып кайтты, – диде Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рәмис Әймәт.
Самат белән Арча сәнгать мәктәбендә очраштык. Урта Курса мәктәбенең 7нче сыйныфында укучы яшүсмер бирегә укытучысы Булат Гайнуллин белән бергә концерт карарга килгән иде.
Кечкенәдән баян тартып үскәнгә, башкаларның уйнавын күзәтеп, өйрәнеп утырырга ярата ул. “Саматны беренче сыйныфтан укыта башлаган идем, хәзер 6 ел шөгыльләнәбез инде. 2нче сыйныфтан конкурсларда катнаша башлады. Уңышлары да шактый: район, зона, республикакүләм бәйгеләрдә җиңүеннән тыш, халыкара конкурсларда да сер бирми. Төрле конкурсларда өч гран при алуга иреште”, — ди укытучысы Булат Марсель улы укучысы белән горурланып. Горурланырлык шул! Соңгы дистә елларда авылларда дәрәҗәле саналган гармунчылар калмады диярлек, бик сагындыралар. Менә Самат яшендәгеләр бар икән, шунысы сөенеч. Арча сәнгать мәктәбенең Урта Курса мәктәбендәге филиалына Булат Гайнуллин сыйныфына баян, вокал буенча дәресләр алырга Сеҗедән дә ике укучы килә. Мәктәптә – 11, Арча сәнгать мәктәбендә 3 укучысы бар педагогның.