Беркөн редакциягә Арчада яшәүче Тәнзилә Шәрәфетдинова килеп керде. “Авыр чакта ярдәм кулы сузганнарга рәхмәт белдерәсем килә”, – диде ул
Бездә рәхмәт сүзе җиткерү түләүле, дию дә туктатмады аны. Аңа да риза иде. Тик монда хәл икенче төрлерәк тора. Аның улы тумыштан инвалид Рамил Шәрәфетдиновка актив коляска алып бирүдә ярдәм иткәннәр.
Ана кеше баласының сөенечле йөзен күрү өчен ни генә эшләми. Өстәвенә Рамил Тәнзиләнең бердәнбер баласы. Укып бетереп, юллама буенча Ташкентка китә Тәнзилә. Шунда кияүгә чыга. Уллары туа. Баласы алты айда утырмагач, аптырап табибларга мөрәҗәгать итә һәм коточкыч диагноз ишетә. “Бала гомер буе коляскада булачак”. Бу ханымдагы ихтыяр көченә сокланырлык. Шул көннән башлап нинди генә табибларга, дәвалаучы әбиләргә йөртми ул Рамилне. Файдасыз икәнне белгәч тә күңелен төшерми, туган ягына кайта, Арчада урнаша.
Егерме бер ел район газетасы мөхәррире булган Шакир абый Гафаров белән бергә эшләргә туры килмәде. Әмма авыл хәбәрчесе буларак мин аның белән таныш идем. Соңрак янәшә йортларда яшәргә туры килде, ишегалдында җәй буе шахмат уйный идек.
Шакир абый заманында райком секретаре да булып эшләгән, партия рухы күзәнәкләренә сеңгән, әмма юмор хисен, гадилеген югалтмаган, кызыклы шәхес иде.
Редакция ул елларда элекке байның ат абзарында урнашкан иде. Диварлары калын, җәйге эсселәрдә салкынча, кышкы салкыннарда җылы була иде. Кабинетларның өске өлешләре ачык, бүлмәләрдә сөйләшкәннәр башкаларга ишетелеп тора.
Федераль университетның журналистика факультеты студенткасы Талия Төхвәтуллина быел беренче тапкыр сайлауда катнашты.
Талия – Арча кызы. Беренче мәктәптә белем алган. 8 сыйныфтан Арча укучылар сараенда журналистика серләренә өйрәнә башлаган. Зөлфирә Зарипова мәктәбен үткән, аның кул астында шөгыльләнеп тәҗрибә туплаган һәм журналистиканы гомерлек юлдашы итеп сайлаган кызларның берсе.
– Бервакыт мәктәпкә укучылар сараеннан Дамир Таҗиев килде һәм үзләрендә шөгыльләнергә чакырды. Килдем, ошаттым. Ике айдан журналистика буенча китәчәгемне аңладым. Шул көнне үземә максат куеп, түгәрәккә йөри башладым. Башта радиожурналистикада шөгыльләндем, аннан “Нур” телестудиясенә күчтем. Мин укуны да, сыйныфташларым, укытучыларымны да яраттым, әмма бер ягым бар иде – бер урында тик утыруны сөймәдем. Бу журналистка кирәк сыйфатларның берсе икәнен хәзер яхшы төшендем, – диде Талия. – Бәйгеләрдә, төрле форумнарда катнашуны үз күрә идем. Тик хәзер шушы юнәлеш буенча гына алга атладым. Кайсы бәйге отышлырак, кайсы форумда нинди спикерлар, режиссерлар катнаша – шуларга игътибарны юнәлттем. Мәсәлән, “Орленок”та “Бумеранг” форумында булганда “Дисней Ленд”тан, беренче каналдан танылган шәхесләр катнашып, осталык класслары үткәрде.
Сентябрь ае күңелсез вакыйгалары белән күңелгә кереп калды. Берьюлы ике кеше үз-үзенә кул салды.
Дөрес, кайберәүләр бу хакта белми дә калгандыр. Аеруча әти-әниләре, гаиләләре, якыннары, туганнары, дуслары өчен аяныч хәл бу. Әмма икесе дә без яшәгән тирәдә булгач, әле дә йөрәк авырта. Яшьләр бит әле, бик яшьләр. Икесе дә 1986 елгы. 34 кенә яшь. Гөрләтеп яши торган вакытлары. Ничек дөньядан туеп була?! Чишә алмастай, шундый юл белән генә котыла алырлык нинди проблемалары булды икән?
Берсе Почта урамындагы чишмәдә булган. Бик матур итеп эшләнгән чишмә. Суы йомшак, дип әллә кайлардан төшеп шуннан су алалар. Сергей Михайличенко да ерак түгел генә урнашкан йортта яши. Күпфатирлы яңа йортта. Ул шимбә төнлә, я якшәмбе иртән асылынган. Икенче көнне суга төшкән бер кеше күреп алган да “Водоканал Сервис”та каравылчыга барып полиция чакыртырга кушкан.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белешмәләренә караганда, Россельхозбанк ташламалы авыл ипотекасы программасы буенча октябрь башына 1 014 кредит биргән. Аларның гомуми суммасы 2 млрд. 240 млн. сум тәшкил итә.
Татарстанда бу программаны гамәлгә ашыру буенча лидер булып Биектау районы тора, анда авыл ипотекасы буенча 99 алыш-биреш теркәлгән һәм шулай ук Арча районында алучылар күп, анда - 63. Кама Тамагы һәм Тәтеш районнарында – 50шәр, Лаеш районында 45 алыш-биреш килешүе теркәлгән.
Илнең баш санитар табибы Анна Попова гадәти саклану чаралары үтәлми икән, йогышлы чир үсәчәк, ә саклану чаралары – битлек һәм антисептиклар җитәрлек күләмдә бар, ди
Белгечләр коронавирус пандемиясенең икенче дулкыны турында сөйли башладылар. Кайберәүләр беренче дулкын бара, инфекция яңадан күтәрелеш кичермәячәк, дигән фикердә. Владимир Путин яңадан карантин кертелмәячәге турында вәгъдә итә. Россия Президенты илдәге коронавирус белән бәйле хәлне игътибарда тотарга кирәклеге белән килешә, әмма ул каты чаралар кабул итүгә каршы.
Узган җомгада “Ак барс” агрокомплексы” ширкәтендә агрономнар семинары булды
Башкарылган эшләргә йомгак ясап, алда торган бурычларны ачыкладылар, тәҗрибә уртаклаштылар.
Семинарның әлеге хуҗалыкта үткәрелүе юкка түгел, чөнки биредә өйрәнерлек, үрнәк алырлык нәрсәләр күп. Ширкәт – кадрлар әзерләү мәктәбе дә әле ул. Белгечләргә бөтен белемнәрен кулланып эшләү мөмкинлеге бирелгән, шул ук вакытта таләпчәнлек тә көчле. Биредә чыныгу алган күпме белгеч район, хәтта республика күләмендә җаваплы урыннарда хезмәт итә. Раил Шакирҗанов баш агроном булып эшләгәндә авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты булды. Хәзер район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең үсемлекчелек бүлеген, Илнар Гайнетдинов “Тукай” ширкәтен, Айрат Гәрәев республика ветеринария лабораториясен җитәкли. Бу исемлекне дәвам итәргә мөмкин.
Илкүләм Wordskills чемпионатына призчы әзерләүгә керткән өлеше һәм һөнәри бәйрәм – Халыкара укытучылар көне уңаеннан Арча педагогика көллиятенең һөнәри цикл дисциплиналары укытучысы Маликова Лилия Миннәхәт кызы муниципаль район башлыгының Мактау грамотасы, мәгариф өлкәсендә намуслы нәтиҗәле хезмәтләре һәм һөнәри бәйрәм – Халыкара укытучылар көне уңаеннан Арчаның 6нчы мәктәбе башлангыч сыйныфлар укытучысы Алмаева Ләйсән Тәлгать кызы, Урта Курса төп гомуми белем мәктәбенең математика укытучысы Бохараева Резеда Илсур кызы, Өчиле төп гомуми белем мәктәбе педагог-оештыручы Гарипова Венера Рашат кызы, Арчаның 2нче балалар бакчасы тәрбиячесе Гафарова Светлана Павловна, Наласа урта мәктәбенең математика укытучысы Гыйльмиҗанов Рафил Нуретдин улы, Арчаның “Сандугач” 6нчы балалар бакчасы тәрбиячесе Зиннәтуллина Гөлназ Нәҗип кызы
Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында Арчада “Автобабай-2020” бәйгесе үткәрелде.
Аны Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлеге ЮХИДИ бүлекчәсе, юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәүләт учреждениесе Арча ДОСААФы һәм район ветераннар оешмасы белән берлектә оештырды.
Бәйгегә барлыгы 15 кеше килгән иде. 55 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар һәм 60 яшьтән өлкәнрәк ир-егетләр. “Автобабай” дип аталса да, быел анда кыю хатын-кызларыбыз да катнашты. Бәйгенең шарты буенча катнашучылар үз машиналары белән килгән булырга тиешләр иде. Очрашу урыны – Арча
ДОСААФы каршы. Өлкәннәргә хас төгәллек белән бар да вакытында җыелып бетте. Алардагы энергиягә, дәрткә сокланып карап тордым.
– Бер үкенечем бар – машина йөртергә өйрәнә алмадым, – дип куйдым әңгәмә башлап җибәрү максаты белән.
Укытучылар көне уңаеннан Арча Мәдәният йортында тантаналы чара булды
Укытучы булу җиңелме?Алып баручылар, укучылар, шул сорауга җавап эзләделәр. Чара шулай башланып китте. “Ай саен бәйрәмнәре. 1 сентябрьдә белем, хәзер укытучылар көне. Укытучы булу рәхәттер”, – диде берсе. “Юк, минемчә, укытучы булу – зур хезмәт”, – диде икенчесе.
Ахыр чиктә алар башка укучы-ларның фикерләрен тыңларга булдылар. Дөрес, видео аша. Әмма бер карарга килү өчен аларга шул җитә калды. “Укытучы – икенче әни. Ә әни – иң кадерле кеше”.