ЯҢАЛЫКЛАР


7
август, 2020 ел
җомга

2 августта Арча шәһәрендәге Җиңү паркында Россия Һава десанты гаскәрләренең оешуына 90 ел тулуга багышланган тантана булды.

Узган атна ахырында бер көндә кеше үлеме белән тәмамланган ике юл һәлакәте булды

Әңгәмәдәшебез – Арча районы башлыгы И.Г.Нуриев.

– Илшат Габделфәртович, соңгы елларда коррупциягә каршы көрәшкә ил күләмендә зур игътибар бирелә. Бу юнәлештә район буенча ниләр эшләнә?

Арча районы прокуратурасы “Арча–Арена” спорт мәктәбе, “Арча Мәдәният йорты”, “Арча” спорт мәктәбе учреждениеләрендә террорлыкка һәм экстремизмга каршы тору турындагы законнарның үтәлешен тикшерде.

Халык арасында һаман алкоголь продукциясе өлкәсендә суррогат эчемлекләр белән агулану очраклары кимеми.


5
август, 2020 ел
чәршәмбе

Арчадагы Йолдызлар аллеясында районыбызның өч укучысы хөрмәтенә Дан йолдызы кабынды

Иң алдынгы 200 комбайнчы 100әр мең сум премия алачак

3 августта Арча районына Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мелиорация департаменты директоры Дмитрий Сорокин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров килде. Аларны Арча район башлыгы Илшат Нуриев каршы алды һәм озатып йөрде.

Урта Курсада спорт мәйданчыгы ачылды. Волейбол, баскетбол белән шөгыльләнүчеләр, гомумән, спорт сөючеләр өчен менә дигән мөмкинлек туды

Илкүләм проект кысаларында районда шундый спорт мәйданчыгы өч урында – Мөндештә, Наласада һәм Урта Курсада төзелә.

Арча педагогика көллияте базасында “Без – Тукай оныклары” республикакүләм ял һәм сәламәтләндерү лагере эшләде. 

Тукай әкияте геройлары катнашында үткән тантана бик күңелле килеп чыкты.Лагерь  республика Мәгариф һәм фән министрлыгы, Арча районы һәм район мәгариф идарәсе  тарафыннан оештырылды. Тулысынча бушка.

Быел район басуларында мул уңыш үсте. Әмма “Ак барс” агрокомплексы” ширкәтендәге кебек үк булыр дип кем уйлаган?

Бу хуҗалыкта 80 гектардагы көзге бодай һәр гектардан 71,6 центнер уңыш бирде! Моңа ышануы да кыен, әмма бу чынбарлык.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International