29 июльдә өченче чакырылыш Арча район Советының чираттагы 46нчы утырышы булды. Аны район башлыгы, район Советы рәисе Илшат Нуриев алып барды.
1 июльдә «РrоКадры» Бөтенроссия проектының 11 сезоны старт алды, ул Россия төбәкләреннән килгән яшьләргә федераль министрлыкларга һәм ведомстволарга юл ача.
Проектны Россия Федерациясе Яшьләр хөкүмәтләре Ассоциациясе Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәмендә яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык (Росмолодежь) белән берлектә тормышка ашыра. Инициаторлар илнең башка төбәкләрендә яшьләрнең күп булуыннан чыгып эш итә.
Министр боерыгы белән агымдагы елның маенда республикада сөт терлекчелегенә цифрлы технологияләр кертү буенча эшче төркем төзелде һәм һәр районда база хуҗалыклары билгеләнде. 2,5 ай эчендә терлекләр белән эш итү программасын 30 хуҗалыкта урнаштырганнар, бу планның 71%ын тәшкил итә. Шулай ук 20 хуҗалык - бу 48% – тукландыруга идарә итү программасы аша катнаш азык әзерләү эшен оештырдылар.
Татарстанда иң яхшы комбайнчыларны бүләкләү өчен 100әр мең сумлык 200 грант каралды. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров хәбәр итте.
Татарстан Республикасында барлыгы 1,5 млн. га мәйданда бөртекле һәм кузаклы культуралар җыеп аласы бар, шулардан:көзге бодай – 361 мең га, көзге арыш - 10 мең га, сабан бодае – 413 мең га, арпа – 468 мең га, борчак – 60 мең га.
Ислам динендәге иң зур бәйрәмнәрнең берсе – Корбан бәйрәме белән котлыйм! Әлеге бәйрәмнең тарихы бик ерак гасырларга барып тоташса да, ислам традициясе, башка ил диннәре кебек, гаделлек, шәфкатьлелек, үзара ярдәмләшү сыйфатларына нигезләнгән. Корбан бәйрәме безнең күпмилләтле илебез халкы рухи мирасының аерылгысыз өлеше булып тора. Әлеге бәйрәм тормышта, матди байлыктан бигрәк, якыннарыңның, туганнарыңның игътибары һәм җылы мөгамәләсе күпкә кыйммәтрәк булуын искәртә. Бу бөек бәйрәмнең эчтәлеге нәкъ менә кешеләр мәнфәгатен кайгырту, аларны ярату һәм ярдәм кулы сузуга нигезләнгән. Ул шулай ук кечене-кече, олыны-олы итәргә өйрәтә.
Өч ел эчендә нәрсәләр эшләп булганын күрәсегез килсә, “Казанка” хуҗалыгына рәхим итегез
Айдар Сабиров беренче эш итеп басуларны иңләп яткан ике чүплекне бетерде. Бу үзе үк инде аңа карата хөрмәт уяткан иде. Чынлап та, икмәк үсә торган кырда нинди чүплек булырга тиеш инде?
Узган шимбәдә Югары Курсада мәчет ачу тантанасы булды
Тау өстендәге бу мәчет олы юлдан ук күренеп, үзенчәлеге белән сокландырып тора иде. Ниһаять, ул да ишекләрен ачты.
Без, “Арча хәбәрләре” газетасы редакциясендә эшләүчеләр, Биектау районы Ямаширмә авылындагы “Татар страусы” фермасына барып ял итеп кайттык
Гаилә фермасы җитәкчесе Габделәхмәт Котдусов үзе каршы алды. Капканы ачып керүгә, фермер биләмәсе белән таныштырды.
Даны республикада гына түгел, Россия төбәкләрендә дә билгеле Арча кирпеч заводына (АСПК) нигез салынуга быел 30 ел
– Ул чакта бүгенге АСПК урынында арыш басуы иде. Арышны урып сенажга салдылар да, кирпеч заводы урынына казык кагылды, — дип искә ала 30 елга якын заводта баш инженер, техник директор булып эшләп лаеклы ялга чыккан Рөстәм Вәлиуллин.