ЯҢАЛЫКЛАР


12
февраль, 2020 ел
чәршәмбе

Тагын коронавирус турында

– Эльвира Гаделҗановна, бу яңа төр вирусны Арчага да килеп җитмәс дип, әйтеп булмый. Бик куркыныч чирме бу?

– Бу яңа төр инфекция. Ул организмга эләксә, бик тиз тарала һәм  коронавируслы үпкә ялкынсынуы китереп чыгара. Температура күтәрелә, калтырата, туңдыра, баш авырта, хәлсезлек күзәтелә, борын тыгыла, йөткертә, сулыш алуы авырлаша, мускуллар авырта, күзләрдә конъюнктивит барлыкка килергә мөмкин. Авырый башлауга кичекмәстән табибка күренергә кирәк. Табиб кушканнарны үтәсәң, бу йогышлы чир дәвага бирешә.

Узган атнада Утар Аты мәдәният йортында Театр елын ябу уңаеннан зур чара булды. Анда район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Мөхетдинов катнашты.

– Театр үзе ул ябылмый да, ачылмый да. Пәрдә генә ябыла һәм ачыла. Театр дәвам итә. Быел коллективлар “Җиңү кайтавазы мәңгелек” дигән исем астында чыгыш ясый. Үзенчәлеге – үзебезнең районнан чыккан драматурглар әсәрләрен сәхнәләштерәләр. Киләчәктә дә үзешчән драма коллективлары тамашачыларны һәрдаим сөендереп торсын иде, – диде ул.

Һәр елны республиканың Спорт министрлыгы тарафыннан уздырылучы бу спорт чарасы районыбызда да гөрләп уза. ТАССРның – 100, Арча районының – 90 һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган быелгы зур бәйрәм  югары дәрәҗәдә оештырылып, бер сулышта узып китте.


10
февраль, 2020 ел
дүшәмбе

Татарстанда авыл хуҗалыгы җитештерчеләре 2020 ел уңышы өчен минераль ашламалар сатып алуга бюджет акчалары алырга мөмкин. Бу акчаларны гектарга 35 кг ашлама туплаган хуҗалыклар ала. Быел бер гектарга 70 кг ашлама туплау бурычы куелды. Шуңа күрә түбән күрсәткечле районнарга активлашырга кирәк.    

Гомумән республика буенча 5 февральгә минераль ашламалар 70872 тонна сатып алынган, ягъни бер гектар чәчүлеккә 25,3 кг тупланган, бу 2019 елга караганда беркадәр күбрәк. Шушы датага республикада тупланган ресурслар бер гектарга 23,1 кг тәшкил итә. 

Соңгы күрсәткечләр буенча алдынгылар рәтендә Зәй районы хуҗалыклары, аларда минераль ашламалар 3619,8 тонна, ягъни бер гектарга 53,9 кг тупланган (фаразга  карата 77 %), аннан кала Сарман районы – 4122 тонна, ягъни гектарга 52,2 кг (74,5%), Әтнә районы – 2262,5 тонна яки бер гектарга 50,7 кг (72,5%). Шулай ук Тәтеш, Саба, Балтач, Кукмара, Мамадыш, Түбән Кама, Буа, Азнакай, Арча, Тукай районнарында да күрсәткечләр начар түгел.  

7 нче февраль көнне, Иске Кырлай мәктәбендә Фәнил Гарафиев истәлегенә  традицион чаңгы ярышлары булып узды. Быел бу ярыш 9 нчы ел рәттән үткәрелде.   Ярышларда мәктәп укучылары  3 төрле яшь категориясенә бүленеп узыштылар. Ярышларны ачу тантанасында Фәнил Гарафиевның улы Фәнис Фәнилевич, Арча районы яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Габделгазизов Ильяс Нурсилович, Иске Кырлай җирле үзидарә башлыгы Сиразутдинов Фаргать Гарафутдинович катнашты. Ярышларда Арча районы мәктәпләреннән һәм Әтнә районыннан 120 укучы булды.

 

Шимбә көнне 2020 елның 8 февралендә Ашытбаш урта мәктәбенең спорт залында «Нуриев Р.И.»КФХсы призына 2007 елда туган һәм аннан яшьрәк яшүсмерләр арасында көрәш буенча Арча муниципаль районы Беренчелеге булып узды. Ярышлар югары эмоциональ дәрәҗәдә үтте. Безнең районның яшь көрәшчеләре ярышты.   Ярышларда Арча районының 17 мәктәбеннән 77 көрәшче катнашты. Ярышларның массалылыгын билгеләп үтү куанычлы. Катнашучылар саны елдан-ел арта.

-9 февральдә Арча Укучылар сарае базасында 2020 елгы спорт туризмы буенча Татарстан Республикасы Кубогының 1 нче этабы узды.  Ярышларда 9 районнан 19 команда катнашты.  Арча районы командасын Укучылар сараеннан Мәҗитова Илсөя, Мөхәммәтшина Сәлимә, Камаева Алинә, Хәбибуллина Наилә, Галәүтдинов Әмирхан, Камалиев Роберт, Лаврентьев Данил, Сәлахетдинов Солтан, Зарипов Руслан, Сафин Азат, Галәүтдинова Ләйлә, Мөхәммәтшина Эльвина, Камалиева Зәлинә, Габделбәров Дамир, Ибәтуллин Ильяс, Сибгатуллин Булат, Бәйрәмов Данияр тәкъдим итте. Тренерлар Минхәиров Ф. Ф., Нәбиуллин Р. Р. Сафин Л. Я.

Минераль ашламалар  туплау  темплары һәм  авыл  хуҗалыгы  җирләреннән  нәтиҗәле  файдалану турында  бүген Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат Җәббаров Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында  узган  республика  киңәшмәсендә  сөйләде. Барлык  муниципаль районнар   белән видеоконференция режимындагы  киңәшмәне  Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм  Миңнеханов  үткәрде.


7
февраль, 2020 ел
җомга

...Безнең редакция машинасы Хәсәншәех авылында кызыл кирпечтән эшләнгән биек яңа йорт янына килеп туктады. Каршы чыккан йорт хуҗасы Данил:

– Бу безнең өй була  инде, – дип таныштырды. – 1 декабрьдә күчтек. Янгач, берничә көн бөтенләй аңгыраеп йөрдем. Лилия декрет ялында. Мин “Ватан” ширкәтендә төрле эштә. Янган йортны 2006 елда гына төзегән идек бит әле! Үз көчебез белән. Тагын ничекләр итеп йорт җиткерербез?! Бик нык булыштылар. 1 көн тик тормадык.

Ишегалдында янган йортның яхшы итеп таштан эшләнгән зур нигезе тора. Эчкәрәк узгач, терлекләр торагы. Анда фермадагы шикелле, сөбханалла,  сыерлар тезелеп киткән. Барысы сигез.

Чараның башлануын көткән арада бүләк ияләре белән аралашып алдык. Әле ел башланды гына, әмма  Ашытбаштан Гөлүсә һәм Рамил Зариповларның нәни кызлары районда йолдызга әверелергә, әти-әниләренә дә икеләтә шатлык китерергә өлгерде. Беренчедән, 2020 елда ул беренче булып туды. Аннан үзенә-үзе бүләк ясады. Киләчәктә дә гаиләгә бәхет, шатлык кына өстәп торсын.

– Бер ай булды, күзгә күренә башлады инде, – ди Гөлүсә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International