Рамил Рафис улы педучилищеда укыганда иптәш егете белән фатирда торган. Бервакыт Саимә әбинең өен дә юып биргән әле алар.
Менә шулай тиз аралашып киттек бу кунакчыл өйдә. Саимә әбинең сеңелләре Рафилә, Рәшидә, Розалия дә апаларын котларга килгән. Розалия күптән таныш, ул Күпербаш килене. Авылда иң тырыш гаилә иде алар. Ире Рифат та бик кешелекле иде, иртәрәк китеп барды бу дөньядан. Балалары горурланырлык
Шул көнне мин Фатыйх ага белән өендә очраштым. Күрдем дә, хәйран калдым. “95 яшендә булса да күзләре күрә, колаклары ишетә, аяклары йөри”, дигән сүзләр аңа бөтенләй дә туры килми. Чөнки андагы энергия – ташып тора. Хәтере – искитмәле. Тормышка мәхәббәте – чиксез. Соңыннан гына аңладым, ул өч тапкыр үлемнән калган һәм бүген һәр мизгелнең тәмен белеп, барлык үлемнәргә үч итеп яши.
Безнең район хастаханәсенең баш табибы булып озак еллар Владимир Иванович Кувин дигән кеше эшләде. Искиткеч әйбәт, чын халык табибы булган кеше иде ул (әле уйлап куйдым: ни өчен безнең Арчада аның урамы юк икән?). Милләте буенча чуваш, татарчаны яхшы аңлый, үзе дә шактый гына татар сүзләрен белә. Бу ягымлы, кояш кебек балкып торган кеше үзен беркайчан да кәпрәйгән түрә итеп тотмады. Иртән җәяүләп килә, хастаханә ишеге төбендә аны “Кувин абый, Кувин абый!” – дип апалар чолгап ала. Ул җилкәләреннән сөеп аларның һәркайсының гозерен тыңлый, кайсын кая урнаштырып аннан соң гына кабинетына керә. Хирург иде ул, көннәр буе операция ясый, дип тә әйтәләр иде. Әтисе Советлар Союзы Герое булган.
– Бик яхшы кеше, минем якын дус иде ул, – ди Әлтаф Сафин. – Минем урманчы булып эшләгән вакыт, Самат өй салырга җыенгач кечкенә генә бура бурап бирдек. Ул өй магнит кебек, көн саен сөйләшеп утырырга 15–20 кеше җыела иде.
Әлтаф Сафин безгә Самат Тимершинның фоторәсемнәрен дә табып бирде. Авылда Саматның абыйсы Әнәснең кызы Тәнзилә яши икән. “Андагы альбомда кемнәр генә юк! – ди Ә.Сафин. – Самат аларны каян табып бетергәндер”.
Хәзерге вакытта Яңа Кенәр мәктәбе директоры булып эшләүче Әгъзәм Гайфуллин кызыклы истәлекләр белән уртаклашты: “Минем әти 1939 елгы, Самат абый 1941 елгы булган. Ул әти белән бер чамада укыган. Әти исән-сау, “Саматны кыш көне мәктәпкә чана белән тартып йөри идек”, – дип сөйләгәне бар. Безнең авылда тумыштан дөм сукыр Зиннур Гарипов дигән кеше бар иде. Самат абый белән бездән 5 километрдагы Кечкенә Кенәр дигән авылга (ул авыл юк инде) ипигә йөри болар. Зиннур абый кечкенә арбаны тарта, ә Самат абый арбада утырган килеш “уңга, сулга” дип идарә итә. Кире кайтканда урман кырыена туктап сәнәк, көрәк саплары әзерләп алалар, авыл кешеләрен әнә шулай кирәк-ярак белән дә тәэмин итәләр”.
Ноябрьдә районыбызның мөхтәрәм укытучысын телефон аша Арчадагы бер кафега бәйрәмгә чакыралар, үзе белән паспортын да алырга кушалар. “Чакырган җиргә бар”, — дигән әйтем бар бит, баралар, әлбәттә, тормыш иптәше белән парлап баралар. Тик соңыннан, “Их, бармаган булсакчы...” — дип үкенеп бетә алмыйлар.
Мошенникларның исә үз ысулы. Бәйрәм дип аталучы чара вакытында экранда приз отучылар арасында үз исемен күргәч, ул массаж ясау җиһазына ия булып, чараны уздыручылар күрсәткән кәгазьгә кул куя. Документ белән танышырга ирек тә бирмәгән алдаучылар, эшне тиз тотып, аңа 100 мең сумнан артык торучы товарга кул куйдырган икән...
Өч яклы килешүнең ничек тормышка ашырылуы турында һәр як чыгыш ясады. Хисап чыгышын Вакыйф Вәгыйзович башлап җибәрде.
– Көн саен уртача 10–12 профсоюз әгъзасы мөрәҗәгатъ итә, – дип сөйләде ул. – Телефон аша да киңәшләребезне бирәбез.
Ә ул мөрәҗәгать итүчеләрнең сораулары хезмәт, законнар белән бәйле. Күбесен суд торып хәл итәләр. 2019 елда профсоюз оешмасы советы рәисе 13 район суд утырышында һәм Татарстан Республикасы Югары судының гражданнар эшләре буенча Коллегиясендә катнашкан.
Одел ЗАГС и ранее организовывал торжества в честь супружеских пар, долгие годы рука об руку шагающих по жизни. Но в этот раз впервые праздник был организован в самой деревне, где юбилярам дорог каждый уголок. На мероприятие были приглашены Кадрия и Габдулла Сафины, Фания и Талгат Гимадиевы из Купербаша, которые в дружбе и согласии живут 53 года. Они расписались в Книге славы.
Беренче очрашудан соң тагын бер кат күрешү теләге белән Кызылъярга юл алдык. Тик Фердинат абый өйдә булып чыкмады. “Гомер буе колхозда эшләгән кеше. Аның өйдә тик утырырга йөрәге түзми инде. Көн саен бер гараж тирәләрен әйләнеп кайта ул”, – диде башлангыч мәктәп укытучысы Әлфия Бакиева һәм машинасына утырып героебызны алырга да китте.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Агросәнәгать форумы һәм ТатАгроЭкспо күргәзмәсе кысаларында инстаблогер-студентлар арасында конкурс игълан итә. Конкурс республиканың урта уку йортлары һәм югары уку йортлары студентлары арасында уздырыла.
Конкурс шартлары буенча һәр катнашучы түбәндәгеләрне үтәргә тиеш:
- Instagramда шәхси аккаунт битендә Министрлык экспозициясеннән фотография урнаштырырга;
- күргәзмә экспонатын тасвирларга;
- Министрлыкның рәсми аккаунтына @minselkhozprod_rt сылтама бирергә;
- хэштег өстәргә: #татагроэкспо2020;
- конкурс нәтиҗәләре игълан ителгәнче фотоны алмаска.
Татарстан Республикасы баш казые Җәлил хәзрәт җеназа укыганда җыйналган кешеләргә Габделхәй Йосыф улының игелекле гамәлләре күп иде, һәрберегез шуларның берсен генә булса да күңелегездән кичерегез, диде.
Ә ул гамәлләр бик күп. Габделхәй Йосыф улы турында без беренче тапкыр Иске Иябаш авылында “Ариадна” дигән хуҗалык төзелгәч ишеттек. Колакны ярып торган бу сүз бик сәер тоелды. Белешмәләрдән эзләп Ариаднаның грек мифындагы кешеләрне авыр хәлдән коткаручы икәнлеген ачыкладык. Чыннан да, исем җисеменә туры килә икән бит! Колхозларның таралып, болай да әлле-хәлле яшәгән Иске Иябашның хәле тагын да авырайган вакыт.