2019 елда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм итү» илкүләм проектын гамәлгә ашыруга кереште, биредә төп ставка кооперацияне үстерүгә ясала.
Илкүләм проект составына түбәндәгеләр керә:
- КФХга «Агростартап» грант ярдәме;
- авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларын үстерүгә субсидияләрне 30 млн сумга кадәр җиткерү һәм мөлкәт, техника һәм терлек сатып алу буенча чыгымнарның 50%ын каплау.
«Агростартап» программасы буенча 2019 елда 2 миллионнан 4 миллион сумга кадәр грантларны 103 кеше алды, аларның гомуми суммасы 312,7 млн сум тәшкил итә, ә авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларын үстерүгә субсидияләр бирү программасы буенча 10 кооператив субсидия алды, аларның гомуми суммасы 27,7 млн сум тәшкил итә.
Министрлык авылда кече һәм урта бизнесны үстерүгә зур игътибар бирә. Бүген һәр районда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән үз эшен ачкан кешеләр бар. аларның күпчелеге үзләре өчен акча эшләп кенә калмыйча, башкаларга да булышырга әзер. Алар көче белән кооперативлар эшли башлады.
2019 елның 26 декабрендә район прокуратурасы тарафыннан Арча районы хокук саклау органнарының милеккә каршы җинаятьләрне профилактикалау һәм ачу өлкәсендә законлылыкның торышы, шулай ук судлар тарафыннан әлеге категория җинаять эшләрен тикшерү һәм карау практикасы темасына координация киңәшмәсе үткәрелде.
Арча районында 2019 елда 298 җинаять теркәлгән, аннан алдагы елда җинаятьләр 260 булган, җинаятьләр саны 14,6% ка арткан.
Урлашулар саны 77дән 107гә кадәр арткан (+39%): складлардан, базалардан, кибетләрдән урлау 5 - 6 (+20%), торак биналардан: 11 - 15 (+36,4%), янап куркытып алулар: 0 - 1 (+ 100%).
Алар — гаилә генә түгел, нәселләре белән авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәт итүче династия вәкилләре. Элек тамырлары белән авыл хуҗалыгына берегеп яшәп, авылда калу, эшләү буыннан-буынга дәвам итсә дә, хәзер яшьләр шәһәр тормышын сайларга тырыша. Мөхәммәтҗановларның тормышын күргәч, тырышсаң, авылда яшәп, авыл хуҗалыгы ширкәтендә эшләп тә үрнәк булып яшәп була икән дип сокланып кайттык.
– Балык күлен белмим, ә менә Курса-Почмакта Африка җәенен үстерәләр, – дим.
Кызыксынып китте бу. Үзем күргәннәрне сөйләп бирергә туры килде.
Курса-Почмакта районның танылган умартачылары Шиһапов- лар яши. Хәйдәр абый мәрхүм инде, аның эшен улы Хәбир дәвам итә. Васил Шиһапов – шуларның туганы. Аның янына бару умартачылыкка бәйле түгел, Васил балык үрчетә башлаган дигән хәбәр алдык. Бераз гаҗәбрәк тә тоелды бу.
Васил безне капка төбендә каршы алды.
– 2 гыйнварда иртәнге 3 тулып 30 минутта Ашытбаштан Гөлүсә Зарипова кыз бала тапты. Авырлыгы 2 кило 890 грамм, буе 55 сантиметр, – диде бала тудыручы.
– Димәк, 1 гыйнвар буш калды?
– Юк, 1 гыйнварда да бер кыз туды. Безнең Арча кызы Казан республика клиник хастаханәсендә тапты. Шалтыратып хәлен белештек.
Узган елның декабрь уртасында да шундый очрашуларның берсе булды. Ике арада урнашкан дустанә мөнәсәбәтләрне тагын да ныгыту максатыннан, илебезнең Пермь өлкәсе Барда районыннан бер төркем делегация килде.
Гөлнараның әтисе Айдар – безнең районның Шура авылыннан. Ул үзе дә шахмат уенын ярата, Гөлнараны әлеге уенга өйрәтүче дә ул. “Гөлнара дүрт яшендә укый, яза белә иде инде, – дип искә алды Айдар. – Бик яхшы укыды, шахмат ярышларында җиңүләр яулады”.
Иң башта Яңа ел бәйрәмнәре балалар бакчаларында, мәктәпләрдә башланды. Арчаның В.Ф.Ежков исемендәге 1нче мәктәбендә 4нче сыйныфларның Чыршы бәйрәмендә булдык. Быел тагын да күңеллерәк кебек тоелды ул безгә. Югарырак сыйныф укучылары төрле әкият геройлары булып киенгәннәр. Рәхәтләнеп балаларны уйнаттылар, көлдерделәр, шаярттылар... Аннан китте күмәк биюләр. Балалар берсеннән-берсе матур итеп киенгәннәр, кайсы Кар кызы, Санта Клаус, кайсы Тычкан, Песи... Соңыннан Кыш бабай күчтәнәчләре алып, сөенешеп, өйләренә таралыштылар.
Волейбол ярышлары бүләкләүләрдән башланып китте. Район башлыгы Илшат Нуриев волейболчыларга уңышлар теләде һәм республика беренчелегендә беренче урынны яулаган 2007-2008 елгы кызлар җыелма командасына (Рәзилә Рәхимова, Зәлия Мәрдәнова, Сөмбелә Ваһапова, Камилә Һидиятуллина, Диана Корейкина, Адилә Хәйруллина, Илсөя Надыршина, Альмира Җәләева, Сөмбел Рамазанова) һәм шулай ук республика беренчелегендә көмеш медальгә ия булган 2005-2006 елгы егетләргә (Алан Касыймов, Илназ Нигъмәтҗанов, Альберт Галимҗанов, Инсаф Шиһабетдинов, Инсаф Шәмсетдинов, Фәнил Ситдыйков, Альмир Димов, Саркиз Меграбян, Фирзәр Камалиев, Риназ Шакирҗанов) район мәгариф идарәсе Мактау грамоталарын һәм истәлек бүләкләрен тапшырды. Бүләгенә караганда мәзәге кыйммәтрәк, диләрме әле? Яшь волейболчыларга шундый дәрәҗәле ярышны ачу тантанасында район башлыгы кулыннан бүләк алу үзе горурлык. Әлбәттә инде аларны әзерләүче тренерлар да бүләккә лаек булды.
Гөлбикә Абдулла кызына декабрьдә 90 яшь тулды һәм аны гомер бәйрәме белән котлап район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Ләйсән Галәветдинова, Ташкичү авыл җирлеге башлыгы Фәһим Фәйзуллин килде.