ЯҢАЛЫКЛАР


14
июнь, 2019 ел
җомга

Февраль башында район китапханәсе фойесында бер банер пәйда булды. “Керпегә тормыш бүләк ит!” дигән сүзләр белән бизәлгән банер балаларга кулланылышы беткән батареяларны җыеп китапханәгә китерергә өндәүче акция булып чыкты.

Район башлыгы Илшат Нуриев Югары Пошалымнан Тәхәветдин абый Бәдгытдиновны юбилее белән котларга килгәндә юбиляр карчыгы Түрфәндә апа белән кызы Резедәдә кунакта иде. Илшат Нуриев юбилярга Россия Президенты В.Путинның һәм үзенең Рәхмәт хатларын тапшырды, бүләк бирде, сөйләшеп утырды. Без дә Тәхәветдин абыйны 90 яшьлек юбилее белән котлыйбыз!

Район башлыгы Илшат Нуриев “Яшь профессионаллар” VII Милли чемпионаты (WorldSkills Russia) җиңүчеләре һәм призерлары белән очрашты, аларга Рәхмәт хаты һәм бүләкләр тапшырды.


13
июнь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Районда 26 майдан 27 июньгә кадәр «Наркотикларсыз тормыш» акциясе үткәрелә.


11
июнь, 2019 ел
сишәмбе

2019 елның 21 июнендә көнкүреш туфрагында гаилә иминсезлеге һәм низагларны кисәтү мәсьәләләре буенча "кайнар линия»  ачылачак.

Июнь – Сабантуйлар ае. Борынгыдан килгән милли бәйрәмебез киң мәгънәгә ия. Кайберәүләр русчага тәрҗемә иткәнчә “праздник плуга” гына түгел ул. Сука – җир сөрә торган авыл хуҗалыгы коралы. Берәү дә җирне сукалауны тәмамладым дип бәйрәм итеп йөрмәгән. Сукалаганнан соң аны тырмалыйсы, эшкәртәсе, иң мөһиме – орлыкларны җир куенына саласы бар әле. Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә сабан – язгы сөрү-чәчү эшләре, диелгән.

“Ат ярышы карар өчен генә Сабантуйга киләм”, – дип әйтүчеләр бар. Кемдер адарынып, бүләген, акчасын әзерләп куя. “Атлар малай вакытларны искә төшерә...”, – дип, күзләре яшьләнгән агайлар да бар. Менә ат малы шундый ул: татарның үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге...

Сабантуйда берәүләр көрәш карарга яратса, икенчеләре спорт ярышларында үзен сынап карый, өченчеләре уеннарда теләп катнаша. Моң сөючеләр сәхнә тирәсендә бөтерелә. Кемгә нәрсә ошый. Уеннарга килгәндә, ниндиләре генә оештырылмый бит аларның. Балалар өчен дә, өлкәннәргә дә. Чүлмәк вату уенына казан сөлгесе буе чират җыелган иде. Тик чүлмәкнең генә моңа исе китмәде, бик биреләсе килеп тормады. Шулай да төз бәрүчеләрдән читкә китеп котыла алмады.

Газетабызның ветеран хәбәрчесе, тамада, шигырьләр авторы, баянчы, җырчы, эшмәкәр (саный китсәң тагын ачылмаган яклары күптер әле) райондашыбыз Шәүкәт Вәлишин шушы көннәрдә 55 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтте.

2019 елның 1 июненнән 7 июненә кадәр Татарстан Республикасы Арча муниципаль районының Шушмабаш урта мәктәбе базасында «Азимут» чатырлы лагере эшләде. Балаларның ялын һәм сәламәтләндерүен тәэмин итү өчен менә дигән шартлар тудырылган иде.

         "Азимут» лагерена 11-15 яшьлек балалар кабул ителде, ял итүчеләр саны 20 кеше тәшкил итте.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International