ЯҢАЛЫКЛАР


22
май, 2019 ел
чәршәмбе

26 майда Татарстан Дәүләт Советына сайлаулар буенча алдан тавыш бирү узачак.


20
май, 2019 ел
дүшәмбе

“Музейлар төне” уңаеннан Арча шәһәре буенча җәяүле экскурсия оештырылды. Музеебызның актив ветераннары Рәмзия Шәриповна эвакогоспиталь турында, Әминә Гаязовна КБО тарихын сөйләделәр.

Бу кичәдә бик күп кунаклар: “Казан арты” музее коллективы, Сеҗе авыл җирлеге башлыгы Гыйбадуллина Гөлфия Мансур кызы, М.Мәһдиевнең апасы Равиянең кызы Җәүһәр Галимова, Арча китапханәсеннән Хәнәфиева Илсияр Васил кызы, Галимова Әлфия Нәкыйп кызы,  язучы Роза Шәйхетдинова, М. Мәһдиевны якыннан белгән, аның белән аралашкан, шушы китаптагы язма геройлары, Гөберчәк авыл халкы катнашты.

 

Роспотребнадзор идәрәсе Арча, Биектау, Әтнә, Балтач районнары буенча территориаль  булегендә

2019 елның 20 маеннан 03 июньгә кадәр балалар товары сыйфаты, куркынычсызлыгы һәм балар ялы буенча кайнар линия эшли.

Роспотребнадзор идарәсе Арча , Биектау, Әтнэ, Балтач районнарындагы территориаль булегендә 2019 елның 13 нче маеннан 17 нче маена кадәр ВИЧ_-инфекциясен кисәту  сораулары буенча кайнар линиясе эшли.

15 май көнендә Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә! 2019 елның 18 маенда Арча муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлеге тарафыннан алтын юбилярларны хөрмәтләүгә багышланган чара үткәрелде. Бергә бәхетле һәм озын гомер итү-ул барысына да бирелми торган бәхет. Бәйрәмебез геройлары-Тимашевлар Илгиз Хәким улы һәм Рая Хәби кызы, Мөхәмәтҗановлар Роберт Габделхак улы һәм Оркыя Шакирҗан кызы авырлыкларны җиңеп, җиңүләргә сөенеп тормыш итәләр. Бүген дә, ир белән хатынның төп теләге-туган йорт учагын саклап, балаларның уңышларына куанып, иминлектә һәм тынычлыкта яшәү.

10-13 май көннәрендә «Туризм» берләшмәсе укучылары тренер Минхәеров Фәрит Фәтхи улы җитәкчелегендә Арча - Өчиле авылы-Яңа Кырлай-Иске Иябаш авылы маршруты буенча өч көнлек «Тукай Юлы» сәяхәтен үткәрделәр. Экскурсия вакытында балалар Габдулла Тукай язмышы һәм иҗаты белән таныштылар, шулай ук утын әзерләү, учак ягу, учакта  ашарга әзерләү кебек туристлык белемнәрен практикада кулландылар.


17
май, 2019 ел
җомга

Быелгы май башындагы кебек эссе 1921 елда гына теркәлгән, диләр. Тарих битләренә күз салсак, 1921 елның апрелендә июнь аенда гына була торган эсселек күзәтелә, май аеннан башлап җәй буе яңгыр яумый. Чәчүлекләр корый, бәрәңге дә уңмый. Арча кантонына караган 28 волостьта тоташтан ачлык хөкем сөрә, ачтан үлүчеләр 20 меңнән артып китә. Безнең ата-бабаларыбыз: “Сугыш, ачлык була күрмәсен”, – дип еш әйтә иде.

Якташыбыз, Яңа Кишет авылында туып-үскән Надир Закиров Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгының Яр Чаллы идарәсен җитәкли.

Шушы көннәрдә авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе җитәкчесе урынбасары Ленар Абдуллин, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ильяс Габделгазизов һәм яшьләр эшләре буенча белгеч Лиана Калинина басуларда булып кайттылар, язгы кыр эшләре чорында югары күрсәткечләргә ирешкән яшь кыр хезмәтчәннәренә Мактау грамоталары, бүләкләр тапшырдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International