Алдынгы, үрнәк механизаторларга бүләк һәм “Бердәм Россия” сәяси партиясенең Арча җирле бүлеге секретаре Илшат Нуриевның Рәхмәт хатын тапшырырга барган район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов һәм “Бердәм Россия” партиясенең Арча районы җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Тәлгать Җәләлетдинов белән басулар буйлап йөргәндә чын җир, хезмәт кешеләренә сокланып кайттык. Эссе дә, тузан да куркытмый фидакарьләрне.
Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан Арчаның 3нче башлангыч мәктәбе-балалар бакчасы бинасына куелган мемориаль тактаны ачу тантанасы булды. Тантанада Арча районы башлыгы Илшат Нуриев, кунаклар, яшь армиячеләр катнашты.
Герой биргән Иске Кишет авылы саф һавасы, сандугачлары, матур йортлары белән күңелләрне кузгатты. Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллин музей-йорты янында сугыш каһарманнарын искә алу тантанасында дулкынлану хисләре кичердек. Арабызда тиздән солдат буласы егетләр, мәктәп укучылары да бар иде. Күңелле һәм моңсу очрашу булды ул. Бер авылдан 200ләп ир-егет сугышка чыгып киткән...
Арчаның җиденче мәктәбе Җиңү көне алдыннан матур бәйрәм ясады. Шарлар, чәчәкләр, плакатлар күтәргән укучылар, укытучылар, техник хезмәткәрләр – барысы өч йөзгә якын кеше – колоннага тезелеп Айван урамнарыннан үттеләр. Алда – “Үлемсез полк” акциясендә катнашучылар.
Язгы чакырылышның беренче көнендә армиягә өч егет китте. Алар: Арчадан Камил Рәхимҗанов, Зия Аитов, Иске Чүриледән Фәнил Галиуллин. Алдагы көнне кичке сәгать 4кә хәрби комиссариатка килде алар. Әти-әниләре белән. Очрашуда район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов катнашты.
Бер үк көнне Арчада 90 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтүче ике юбилярны котларга район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов килде. Ул юбилярларга РФ Президентының һәм район башлыгының Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды.
Арчада яшәүче Асия апа Мөхәммәдиевага 90 яшь тулды. Юбилее уңаеннан аңа Россия Президенты Владимир Путинның, район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатлары, чәчәк бәйләме һәм истәлек бүләге тапшырылды.
Арчада танылган баянчы, композитор һәм җырчы, Татарстан Республикасының халык артисты Рамил Курамшин исемендәге баянчылар һәм гармунчылар төбәкара бәйгесе узды. Бу бәйге бездә җиденче тапкыр үткәрелә.
Татар халкының яраткан бәйрәме – Сабантуй якынлаша.
Әлеге сабан һәм хезмәт бәйрәмендә халкыбызның матур йолалары, җыр, биюләр, гореф-гадәтләре бергә кушыла.
Районның экология һәм чисталык комиссиясе белән Арча урамнарын карап йөрдек. Комиссиядә районның административ комиссиясенең җаваплы секретаре Айнур Таһиров, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Баһаветдинов һәм эколог Фәнил Закиров эшләде.