Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссары Алмаз Борһанов һәм район социаль яклау бүлеге вәкиле Курск дугасы сугышында катнашкан Иске Кырлайдан Әнвәр Камаловның һәм Арчада яшәүче Халисә Гафурованың хәлен белделәр, аларга Рәхмәт хаты, күчтәнәчләр тапшырдылар. Ветераннарның икесенә дә 94 яшь. Дәһшәтле сугыш елларын искә төшереп утырдылар. “Хәзер тормыш бик рәхәт, яшәргә иде әле”, – диделәр. Без шушы көннәрдә Әнвәр абый Камалов турында язып чыккан идек инде. Бүген сүзебез Халисә апа Гафурова турында булыр.
Сәхнә кешене танымаслык итеп үзгәртә, тамашачы алкышлары аңа дәрт өсти. Артист халыкка рухи азык кына биреп калмый, залдан килгән энергия белән үзенә дә рухи байлык туплый. Кайвакыт авырган, кәеф булмаган чакларда да чыгыш ясарга туры килә. Әмма сәхнәгә тамашачы каршына чыгу белән аларның барысы да онытыла.
20 сентябрьдә муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев рәислегендә Татарстан Республикасы бюджетына салым бурычларын киметү чараларын тормышка ашыру буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы булды. Утырышта районның финанс–бюджет палатасы, 5 номерлы районара салым инспекциясе, суд приставлары хезмәте, “Россия почтасы” филиалы вәкилләре катнашты.
Хәрби хезмәткә чакырулычы гражданнарның хокукларын яклау максатыннан 2018 елның 5 октябрендә "кайнар линия" телефоны эшләячәк.
19 сентябрьдә район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов җир эшкәртүдә әйбәт нәтиҗәләргә ирешеп эшләүче “Игенче” һәм “Аю” ширкәтләре механизаторлары Илдус Касыймовка һәм Әхтәм Зариповка район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, акчалата бүләкләр тапшырды.
Ирекле халык дружиначыларына республикада зур игътибар бирелә. Безнең районда да бүгенге көндә 20 отрядка 205 халык дружиначысы бар һәм алар уңышлы гына эшләп тә килә.
Үрнәктә яшәүче Нурфия һәм Нурфаил Закировлар белән мин “Ир солтаны” бәйгесендә таныштым. Ир солтаны Нурфаилгә ярдәмгә ул көнне сәхнәгә хатыны Нурфия дә чыкты. Бу искиткеч матур парның дус, тату гына түгел, бер бөтен булып яшәвенә шунда игътибар иттем. Ә видеоязма аша аларның бакчаларын чын җәннәт почмагына әверелдерүләрен күреп сокландым. Үзләре белән якыннанрак танышу теләге туды. Беркөн Үрнәк мәдәният йорты җитәкчесе Мөнирә Абдуллина мине үзе белән аларга кунакка чакырды.
Комсомол булганнар яхшы хәтерли: комсомол булыр өчен ныклап әзерләнергә кирәк иде. ВЛКСМ дип аталган әлеге оешманың уставы бар һәм аны яттан белергә кирәк, комитет әгъзалары каршында сорауларга җавап бирәсе бар бит. Сугышларны, сугыштан соңгы, бөек төзелешләр чорын исән-имин үтеп яшәп килгән ВЛКСМ, үзгәртеп кору җилләре исеп, 1991 елда яшәүдән туктады.
Узган атнада Иске Кишеттә яшәүче Марзия Гайфуллинага 95 яшь тулды. Халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Ләйсән Галәветдинова юбилярны котлап, аңа Россия Президенты Владимир Путинның, район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, чәчәк бәйләме һәм бүләк тапшырды.
Әңгәмәдәш – район үзәк хастаханәсенең баш табиб урынбасары, поликлиника мөдире Лилия Фәйзрахманова.