Бүген кичкә армиягә озату мәҗлесе оештырасыз инде, – дим Сикертәннән Рәмис Гобәевка.
– Әлбәттә!
– Иртәгә хәрби комиссариаттан гармуннар белән озатырлармы икән?
– Һичшиксез! Ике гармунчы белән сөйләшеп куйдык.
Бу сөйләшү армиягә китәр алдыннан хәрби комиссариатка җыелгач булды. Моңсу һәм күңелле мизгелләр. Рәмиснең әнисе Фәридә Гобәева:
– Авыр баланы чыгарып җибәрүләре.., – диде күңеле йомшап...
Рөстәм Миңнеханов арчаларның Сабантуйга бүләк җыю колгасына сөлге бәйләде. Күңеленнән, шундый истәлекле мизгелдә теләкләрен, ил-көнгә тынычлык та сорагандыр ул. Аннан Президент Арча йорты ишегалдына үтеп, райондашларыбызның башкарган хезмәтенә уңай бәя бирде, киләчәккә уңышлар теләде.
23-25 июнь көнне Саратовта, идел Буе Федераль округында 12-14 яшьлек егетләр һәм кызлар, тхэквондо буенча беренчелек утте.
22-24 нче июнь көннәрендә Балтач районы территориясендә укучы балалар арасында 63 нче Республика турслёты узды. Бу слётта Укучылар сараеннан 2 команда катнашты.
Җәйнең матур бер көнендә район хуҗалыкларының иң алдынгы тракторчылары “Тукай” ширкәтенең пар басуында сукачылар бәйгесенә җыйналды. Барысы 18 трактор һәм тракторчы. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрлыгы, “Гостехнадзор”, район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе вәкилләре катнашындагы комиссия һәр агрегатны, механизаторларның документларын, куелган таләпләрнең үтәлешен тикшереп чыкты.
Үрнәктәге агросәнәгать көллияте тулай торагында урнашкан “Шатлык” лагеренда 9 июньнән 17 июньгә кадәр яшь армиячеләр ял итте.
Һәр ел 8 июнь Социаль хезмәткәрләр көне буларак билгеләп үтелә. Бу көнне Арча халыкны социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан Арча сәнгать мәктәбенә җыелды.
Татарстанның “Ак Барс” хоккей командасы быел континенталь хоккей лигасында Гагарин кубогына ия булды. Бу зур җиңү. Ләкин арчаларны анысыннан бигрәк команда составында якташыбыз, Урта Бирәзә егете 26 яшьлек капкачы Эмиль Гариповның булуы сөендерә.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Указы нигезендә һәр Бөек Ватан сугышы ветеранына “Фидакарь хезмәте өчен” медале тапшырыла. Безнең районда бүгенге көндә 39 сугыш ветераны исәпләнә. Шуларның өчесенә Җиңү көнендә медальләр бирелде. Россия көненә тагын сигез сугыш ветеранына “Фидакарь хезмәт өчен” медале кайтты. Аларны район башлыгы Илшат Нуриев, урынбасары Любовь Осина, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов ветераннарның өйләренә барып тапшырды.
Узган ял көннәрендә авыл һәм район Сабантуйлары булды. Табигать тә бик рәхимле иде, кояшлы һәм җиләс көндә олысы, кечесе рәхәтләнеп ял итте.