ЯҢАЛЫКЛАР


11
ноябрь, 2024 ел
дүшәмбе

2024 елның 11 ноябре 10 ноябрь кичендә, 11 ноябрь төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре территориясендә юлларда урыны белән бозлавык барлыкка килде.

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә:

Бозлавык вакытында

Аз шуыша торган аяк киеме әзерләгез. Сак кына хәрәкәт итегез, ашыкмыйча гына, өслекнең тигезсезлеген исәпкә алып, бөтен табаныгызга басыгыз. Өлкән яшьтәге кешеләргә резина очлы таяк яки очлы чәнечкеле махсус таяк кулланырга киңәш ителә. Әгәр сез таеп киткәнсез икән, түбән төшү биеклеген киметү өчен утырыгыз. Бозлавык юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да җитди куркыныч тудыра. Машина йөртүчеләргә кинәт тормозлаудан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормозлаганда берничә тапкыр тормоз педаленә басарга, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә.

Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов Telegram-каналда һәм «ВКонтакте» социаль челтәрендәге битендә республика халкын #МЫВМЕСТЕ халыкара премиясе финалына үткән якташыбыз Альберт Бикмуллин өчен тавыш бирергә чакырды.


8
ноябрь, 2024 ел
җомга

Читтән караганда ул үзәгендә кояш белән Кояш системасын хәтерләтә. Шунда ук очып китә торган ракета белән стела урнаштырылган

Иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерү буенча проект кысаларында Яңа Кенәр авылында “Җиһангирлар паркы” сафка басты.

4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне. Әлеге бәйрәм 2005 елдан башлап 4 ноябрьдә билгеләп үтелә торган Россия дәүләт бәйрәме

Тарихи көн уңаеннан, район мәдәният йортында бәйрәм концерты узды.

Райондашларыбызны бәйрәм белән Татарстан Республикасы мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова һәм Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов котлады.

31 октябрьдә “Заря“ ширкәтендә терлекчелектә тугыз айлык эш йомгакларына һәм техниканы кышкы саклауга куюга багышланган семинар-киңәшмә булды

Анда район башлыгы Илшат Нуриев, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Айрат Хәбиров, хуҗалык җитәкчеләре, баш зоотехниклар, баш инженерлар катнашты.

Райондашларыбыз Мәскәүдә “Абилимпикс” милли чемпионатында 1нче урын алып кайтты.

Арча педагогика көллиятендә Әлифба музееның 25 еллыгын билгеләп үттеләр

...Әлифбачылар Сәләй ага белән Рәмзия Вәлитованың яшь чаклары. Егет белән кыз арасында мондый сөйләшү була.

Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ матбугат хезмәте «Энергосбыт» хезмәткәрләре кыяфәтендә татарстанлыларның акчаларын урлаучы мошенниклар турында хәбәр итә

 

Соңгы көннәрдә Татарстан территориясендә аферистлардан шалтыратулар саны артты, алар нәкъ менә «Энергосбыт» хезмәткәрләре булып танышалар һәм төрле сылтаулар белән (электр счетчигын тикшерү яки алыштыру, түләүләрне яңадан исәпләү, электр энергиясенә түләү өчен счет номерын үзгәртү) гражданнарның ышанычына керергә тырышалар.

Равил Гыйззәтуллин: “Башта бер, аннан тагын өч дустым махсус хәрби операция барган зонага китте. Мин дә шундый карар кылдым”.

Махсус хәрби операция зонасында хезмәт иткән, хәзерге вакытта кыска вакытлы ялга кайткан Равил Гыйззәтуллин редакциядә булып китте.

Корайван авылыннан хезмәттәшебез Ильяс Фәттаховның беренче укытучысы Нурдилә Хәбибуллинаның өенә бардык. 90 яшь тулу уңаеннан


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International