19 мартта Казан шәһәрендә гитарада яшь башкаручыларның II Ачык Республика конкурсы узды. Арча балалар сәнгать мәктәбе укучысы Кузнецов Вадим II дәрәҗә дипломант исеменә лаек булды. (укытучысы Алеева Милеуша Талгатовна).
Котлыйбыз!
Шимбә–якшәмбе көннәрендә Арчада эстрада сәнгатенең “Созвездие–Йолдызлык–2016” XVI ачык республика телевизион яшьләр фестивале зона бәйгесе булды.
“Татавтодор” ачык акционерлык җәмгыятенең Арча филиалында (җитәкчесе Альберт Сафиев) һөнәр осталарының ярышы булды. Республика күләмендәге зур чара булды ул. Анда “Татавтодор” җәмгыятенең техник директоры Наил Хәйретдинов, район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Галимуллин катнашты.
2015 елда районда язылучылар саны 363 булса, 104 пар аерылышкан. Быел гына да бүгенге көнгә 46 пар балдаклар алышса, 32 гаилә таркалган.
25 мартта сәгать 8дән 16 сәгатькә кадәр “Бердәм Россия” партиясенең Арча җирле бүлекчәсе җәмәгатьчелек кабул итү бүлмәсендә Банк урамы, 6в йорт адресы буенча (социаль яклау бүлеге, 11нче бүлмә) адвокатлар, нотариуслар, прокуратура хезмәткәрләре бушка консультация уздыра. Алдан язылу өчен телефон: 3–18–08.
26 мартта Арча шәһәре стадионында Г.Тукайның тууына 130 елга багышланган Советлар Союзы Герое Гани Сафиуллин истәлегенә чаңгы марафоны буенча Арча районы ачык шәхси беренчелеге була. Сәгать 10да башлана.
Казанда үткәрелгән “Рәсәйнең киләчәге” Бөтенрәсәй халыкара балалар иҗаты конкурс-фестивалендә Арчаның 4нче бакчасында (“Бәләкәч”) тәрбияләнүче дүрт бала ялгыз җырлап җиңеп кайтты
Иске Кишет авылында яшәүче пенсия яшендәге Валентина Василенко кешеләр тормышы һәм сәламәтлеге өчен куркыныч булган спиртлы сыеклык саклаган һәм саткан өчен җинаять җаваплылыгына тартылды.
18 мартта Урта Курса авылы Мөхәммәдвафа мәчетендә Вәгазь кичәсе үтте. Вәгазьне Болгар шәһәреннән Ак мәчет имам-хатыйбы Руслан хәзрәт Фәрхетдинов сөйләде, авыл халкы бик яратып тыңлады
2016 елның 2 аенда гына да Татарстанда балалар катнашында 77 юл–транспорт һәлакәте булды. Шуларда 2 бала үлде, 85е төрле авырлыктагы тән җәрәхәте алды. “Балалар катнашында юл һәлакәтләренең артуы аеруча күңелне борчый.