ЯҢАЛЫКЛАР


19
август, 2015 ел
чәршәмбе
Алсу Мифтахова улы Ирекне ялгызы гына үстерә. Быел беренче сыйныфка барачак Ирек, аз керемле гаиләдә тәрбияләнүе сәбәпле, “Мәктәпкә әзерләнергә булыш” акциясе кысаларында мәктәп букчасына ия булды
14 августта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Рауль Рәхмәтуллин Урта Курсада һәм Түбән Мәтәскәдә шушы җирлекләр халкы белән очрашты.
Санлы телефон станциясе куелу сәбәпле, Арча район судының телефон номерлары үзгәргән икән.
— Без бу үзгәрешләрне район суды сайтына урнаштырган идек, әмма бөтен кеше дә анда керә алмый, ә газетаны барлык кеше укый, — дип шалтыратты район суды рәисе Наил Сөнгатуллин.
20 августта “Бердәм Россия” партиясенең Арча җирле бүлекчәсе җәмәгать кабул итү бүлмәсендә (Банк урамы, 6в йорт, социаль яклау бүлеге, 11 бүлмә) сәгать 11дән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Ринат Закиров гражданнарны кабул итә. Алдан язылу өчен телефон: 3–18–08.
Шәһәребезнең “Питомник” һәм “Үзәк” территориаль җәмәгать үзидарәләре (ТҖҮ) республика бәйгесендә җиңү яуладылар

17
август, 2015 ел
дүшәмбе
Татарстан Республикасында 2015 елның 14 августына 1 млн. 397,9 мең кв. м. торак файдалануга тапшырылган, бу еллык заданиенең 58,2%ын тәшкил итә. Шул исәптән соңгы ике атнада 141,9 мең кв. метр торак файдалануга тапшырылган. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында уздырылган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та катнашты.

Ирек Фәйзуллин билгеләп үткәнчә, социаль ипотека программасы буенча Татарстанда гомуми мәйданы 105,9 мең кв. метр булган 1787 фатирлы 81 йорт гамәлгә кертелде. Соңгы ике атнада гомуми мәйданы 6 мең 388 кв. метр булган 109 фатирлы 12 объект тапшырылды. Төзелүче объектлардан 48 объект төзелеп бетеп килә; уртача әзерлектә - 15 объект; түбән дәрәҗәдә - 4 объект. Бу дүрт объект аерым игътибар таләп итә, диде Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ башлыгы, чөнки алар графиктан калыша. Авырлыклар юк, диде ул, дисциплинаны яхшыртырга һәм объектларда эшләүче төзүчеләр санын арттырырга кирәк.
Казан шәһәре халкын кыйммәтле сыйфатларга ия умартачылык продукциясе белән тәэмин итү өчен «Агро-Апис-Бизнес» ҖЧҖ “Умартачылык идарәсе” дәүләт бюджет учреждениесе белән берлектә ел саен бал ярминкәләре уздыра, аларда умартачылыкның төрледән-төрле продуктларын сатып алырга мөмкин була.

Бал ярминкәләре бик популяр һәм Казан шәһәре халкы аларга югары бәя бирә.

Быелгы «Бал муллыгы» Бөтенроссия бал ярминкәсе 20 августтан 6 сентябрьгә кадәр “Тандем” сәүдә комплексының ачык мәйданчыгында узачак, адресы: Казан шәһәре, Ибраһимов пр., 56 йорт (“Кәҗә Бистәсе” мерто станциясе).

14
август, 2015 ел
җомга
ТР Дәүләт Киңәшчесе, ТР Тарих һәм мәдәният ядкәрләрен яңадан торгызу республика фондының Попечительләр Советы рәисе Минтимер Шәймиев Зөя утрау-шәһәрлегендә булды.
Аны “Яңарыш” республика фондының башкарма директоры, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин, Туризм буенча ТР Дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, Яшел Үзән районы башлыгы Александр Тыгин, КФУ ректоры Илшат Гафуров, ТР ФАнең А.Х.Халиков исемендәге Археология институты директоры Айрат Ситдиков, ЮНЕСКО кафедрасының шәһәр төзелеше һәм архитектура ядкәрләрен саклау буенча Идел буе бүлеге җитәкчесе Рафаэль Вәлиев, “Зөя утрау-шәһәрлеге” музее директоры Артем Силкин, ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее директоры Розалия Нургалиева һәм башка рәсми затлар озата йөрде.

Кунаклар “Святой воин Христофор” күргәзмәсендә булдылар, ул “Зөя утрау-шәһәрлеге” музеенда 8 августта ачылды. Күргәзмә ТР Президенты һәм ТР Мәдәният министрлыгы ярдәме белән оештырылды.

Экспозиция белән кунакларны “Зөя утрау-шәһәрлеге” музее директоры урынбасары Светлана Фролова таныштырды.
Кытай гражданнар инженер-төзелеш корпорациясе (China Civil Enginееring Construction Corporation – ССЕСС) Татарстан Республикасы белән юллар төзелеше белән бәйле кайбер проектларны, шул исәптән "Европа - Көнбатыш Кытай" транспорт магистрале проектын гамәлгә кертүдә хезмәттәшлек итү теләге булуын белдерде.
Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиковның Кытай гражданлык инженер-төзелеш корпорациясе җитәкчелеге вәкилләре белән очрашуында сөйләшенде.

Илдар Халиков Кытай партнерлары тарафыннан Татарстан Республикасына игътибар һәм кызыксыну өчен рәхмәт белдерде. Ул шулай ук соңгы вакытта республикада Кытай компанияләре катнашында күп проектлар гамәлгә кертелә, дип билгеләде. Аерым алганда, бу "Мастер" Кама индустриаль паркы мәйданчыгында Кытайның суыткыч җиһазлары һәм көнкүреш техникасы җитештерү буенча “Хайер” (Haier) компаниясе проекты.
Табигать саклау законнарын бозуга каршылыкның нәтиҗәлелеген күтәрү максатыннан Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы 2015 елның 1 августыннан закон бозу фактлары турында конкрет бозуны яки транспорт чарасын теркәп белешмә бирүче гражданнарны матди кызыксындыра башлый. Җитештерү һәм куллану калдыкларын ташлау яки законсыз рәвештә карьер казу (гомуми таралган файдалы казылмаларны лицензиясез чыгару) фактларын теркәүдә ярдәм иткән граждан 1000 (бер мең) сум алачак. Бу системаны кертү төп көчләрне теге я бу хокук бозуны кылган затларны ачыклауга һәм җәзага тартуга юнәлтергә мөмкинлек бирә.

Түләү Татарстан Республикасының бюджет чаралары исәбенә, “2014-2020 елларда ТРда әйләнә-тирәлекне саклау, табигый ресурсларны яңадан торгызу һәм куллану” дәүләт программасы кысаларында, Министрлыкка билгеләнгән чаралар чикләрендә башкарылачак.

Хокук бозуларны теркәүдә ярдәм итү хокук бозу фактының видеоязмасы һәм фотосүрәтләре кушымталанган хәбәрне eco.signal@tatar.ru электрон почта адресына, Министрлыкның http://eco.tatarstan.ru/rus/priem.htm интернет кабулиятенә җибәрү яисә үзең килеп тапшыру юлы белән башкарыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International