Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
ЯҢАЛЫКЛАР
31
июль, 2015 ел
җомга
БЕР УЧ АРЫШ САЛАМЫ...
Район үзәк китапханәсендә язучылар белән очрашу булды. Якташларыбыз Рифат Җамал, Хәнәфи Бәдигый, Сания Әхмәтҗанова һәм күрше Балтачтан Гарифҗан Мөхәммәтшин белән җылы мохиттә аралашу иде ул. Очрашуны бүлек мөдире Әлфия Галимҗанова алып барды.
Район китапханәчеләре, «Каурый каләм» иҗат берләшмәсе әгъзалары, шигърият яратучылар белән зал шыгрым тулы иде. Язучыларның үзләре турында сөйләп тормыйм, алар шигырьләрендә нәкъ үзләре. Рифат Җамал (чыгышы белән Мирҗәмнән) йөрәгендәгесен ничек оста итеп әйтеп биргән:
“Нократ” чишмәсе төзекләндерелде
Наласаның югары очында бик борынгы “Нократ” чишмәсе бар. Аның исеме авыл тарихының тирән катламына барып тоташа. 15 гасыр азагы — 16 гасыр башында бирегә Нократ (Вятка) буеннан күченеп килеп Наласага нигез салучы ерак бабаларыбыз элеккеге торган җирләре истәлеге итеп кушкандыр бу исемне.
Ничә йөз еллар әлеге изге чишмә авыл халкын мул суы белән тәэмин итеп торды, яшьләрнең кичке уеннарында очрашу, халыкның хәл-әхвәл белешү, яңалыклар уртаклашу урыны булды. Шул тарихи чишмә корылмалары шактый тузган, таушалган иде. Авыл җирлеге башлыгы Илфира Шакирова, югары очта туып–үскән, хәзер ЮХИДИдә эшләүче Рәдис Гарифуллин инициативасы белән авыл яшьләре өмә ясап чишмәне бик матур итеп яңартып чыктылар. Бертуган Илфир һәм Илмир Шакировлар, Булат Гыйззәтуллин, Зөлфәт Сәмигуллин, Раил һәм Ягъфәр Мөхетдиновлар, Рөстәм Сабиров, Динар Шакиров, Фирзәр Гайнетдинов аеруча зур тырышлык куйды.
ЧЫНБАРЛЫКТАГЫ ӘКИЯТ
Агачны ат итә торган кеше, дип аның кебекләргә әйтәләрдер. Чөнки 5 гектар җиргә җиләк утырту Дамир Хәлиуллин кебек “ат йөрәкле” кешеләрнең генә хәленнән килә. Табышның күп чыгымнарны корбан итү бәрабәренә шактый вакыттан соң гына синең файдаңа эшли башлавын тирәнтен уйласаң...
Соңгы елларда Яшел Үзәндәге җиләк үстерүче фермер Илдар Ситдыйков турында күп сөйлиләр, күп язалар. Телевизордан күргәндә шундый җайлы сыман. Үзләре дә җиңел эш сыман итеп сөйли бит: үстерәләр, уңышын басуда ук чират торып алучы сәүдәгәрләргә саталар, аннан көзгә эшкәртәләр. Тартмаларга тутырылган эре җиләкләрне күргәч, үзеннән–үзе кызыгып куясың. Түбән Атыда яшәүче Хәлиуллиннарны да кызыктырган, күрәсең. Газетадан җиләкчеләр турында язган язманы укыганнан соң, элемтәгә чыгып, үз күзләре белән күреп кайту максатыннан “Җиләкле үзән”гә юл тота алар узган ел җәй. Ә быел инде үзләренең җиләкләрен җыялар.
УТ ЖӘЛЛӘП ТОРМАС
Беркөн авылга кайтып барганда, юл кырыендагы каен полосасының яртысы юклыгына исем китте. Ничек шул арада кисеп өлгергәннәр, кичә генә бар иде бит, дип аптырадым. Баксаң, Арча урман хуҗалыгы юл буйларындагы корыган агачларны шулай кисеп, янгын чыгу куркынычын кисәтә икән.
Бу хакта “Арчалес” дәүләт бюджет учреждениесенең урман хуҗалыгы бүлеге җитәкчесе Әнәс Закиров белән сөйләшкәч белдек. “Урман кырыйларында, юл читендәге агачларны кисү эше бара. Барлыгы 50 чакрым корыган агачлар киселде инде. Шушы көннәрдә генә Арча–Балтач юлы янындагы 19 чакрымдагы шундый агачлар юкка чыгарылды”, — дип аңлатты ул.
Һава температурасы 25 градустан арттымы, кызулык түзеп булмаслыкка әйләнә. Мондый көннәр атна–ун көннән дә артыкка китсә, күзгә күренеп җир, үләннәр корый башлый, янгын чыгу куркынычы да арта. Урман хуҗалыгында эшләүчеләр дә катгый режимлы эш вакытына күчә андый көннәрдә.
КӨННӘРЕБЕЗ БУЛСЫН ГЕЛ АЯЗ
Наласада гомер итүче Мөнәвәрә Шәрәфиева үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Бүгенге рәхәт тормышка, балаларының исәнлек–саулыкларына, игелекле булуларына, алар белән бер өстәл артында утырып, туган көнен билгеләп үтә алуына сөенеп туя алмый ул.
Егерме бишенче елгыларның язмышы акка кара белән язылган кебек, ап–ачык. Җиткән кыз яки егет булып җитешеп кенә килгәндә, сугыш башлана. Тормышның матур ягын гына күреп, мәхәббәт утында янып яшисе урынга егетләргә кулларына корал алып яу кырына керергә, кызларга тыл авырлыкларын кичерергә туры килә. Сигез балалы ишле гаиләдә төпчек бала булып үскән Мөнәвәрә язмышында да сугыш эзен калдыра. Җиденче сыйныфны тәмамлау белән, 14 яшеннән колхозда эшли башлый кыз. Аннан урман кисәргә җибәрәләр.
Яңалыклар
Урта Сәрдә авылы клубында “Пар канатлар” кичәсе узды. Кичәгә кунак булып алтын туйларына кадәр килеп җиткән Надия һәм Ильяс Хөсәеновлар, гомерләренең 50 яшьлеген билгеләп үтүче парлар Резеда һәм Рафикъ Батталовлар, Гөлзия һәм Фердинанд Фәттаховлар, Эльмира һәм Фидаил Ганиевлар чакырылган иде.
Яңалыклар
28 июль көнне Яңа Кишет авылы Төркиядән килгән кунак- лар Ялкин әфәнде һәм Неслихан ханымны каршы алды. Кунаклар авыл китапханәчесе, мәдәният хезмәткәрләре һәм балалар белән очрашты. Онытылып барган уеннарыбызны барлау, яшь буынга җиткерү һәм киләчәккә илтү максатыннан оештырылган бу чарада гореф-гадәтләребез искә төшерелде. Очрашу һәркемнең күңеленә җылы тәэсирләре белән кереп калыр, дип хәбәр итте Яңа Кишет авылы китапханәчесе Надия Йосыпова.
Яңалыклар
1,8 августта Арча шәһәре башкарма комитеты хезмәт коллективларын үзләренә беркетелгән территорияләрне чистарту һәм төзекләндерү өмәсендә катнашырга чакыра.
Яңалыклар
5 августта сәгать 10да “Казан арты” тарих–этнография музеенда РСФСРның атказанган төзүчесе, журналист, шагыйрь Вәзыйх Рәхимовка 80 яшь тулу уңаеннан, искә алу кичәсе була. Музей әдәбият, сәнгать сөючеләрне көтеп кала.
Яңалыклар
Яшь буынны укыту һәм тәрбияләүдә озак еллар нәтиҗәле хезмәте һәм 55 яшь тулу уңаеннан мәгариф идарәсе методисты Галимуллина Гәүһәрия Гомәр кызы муниципаль район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Моннан алдагы бит
Алдагы бит
Датасы буенча тикшерү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз