Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
ЯҢАЛЫКЛАР
5
август, 2015 ел
чәршәмбе
Мәгариф учреждениеләрендә яңа уку елына әзерлекне тикшерү бара
Анда санэпидемстанция һәм янгын часте вәкилләре дә катнаша. Бүгенге көндә авыл һәм шәһәр мәктәпләрендә, балалар бакчаларында хәл ничек?
Арча мәдәният бүлеге мәдәният йортларын тикшерә
Арча мәдәният бүлеге авыл мәдәният йортлары, клубларының җәйге чорда ни белән шөгыльләнүләрен, территорияләренең нинди хәлдә булуын тикшерә.
Тырыш кешегә булышасы килә
Түбән Мәтәскәдә буш урында гаилә фермасы төзеп бөтен республикага танылган Айдар Сабиров сыерлар санын 350 башка җиткерү турында хыяллана. Аның планнары чынбарлыкка әвереләсе көннәргә дә ерак түгел икән инде.
31
июль, 2015 ел
җомга
РӨСТӘМ МИҢНЕХАНОВ: АРЧА РАЙОНЫ ҮСЕШТӘ
Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов 30 июльдә Арча районында булды. Аны район җитәкчесе Илшат Нуриев каршы алды һәм озатып йөрде.
Рөстәм Миңнеханов башта вертолетта район басуларында урак барышын үзе карап чыкты, аннан соң “Ак барс” агрокомплексы” ширкәтенең урып–җыю эшләре барган иген басуында хуҗалык- лар җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты.
Муниципаль район җитәкчесе Илшат Нуриев урып–җыюның барышы, райондагы төзелешләр, республика президент программаларының үтә- леше белән таныштырды. Район басуларында быел 55 мең гектарда игеннәрне урып–җыярга кирәк. Урып–җыю эшләре тулы көчкә кереп бара. “Ак барс” агрокомплексы”, “Курса МТСы”, “Кырлай”, “Игенче”, “Ватан”, “Северный” һ.б. хуҗалык- ларда мул уңыш көтелә. Район игенчеләре үз алларында торган бурычны үтәп чыгарга әзер.
Ул барлык өлкәләрдә күрсәткән ярдәме, кайгыртучанлыгы өчен Рөстәм Миңнехановка рәхмәт әйтте.
ҖИҢҮЛӘРЕН ДӘ КҮРЕРБЕЗ
Дөнья чемпионатын ачу тантанасында Россия Президенты Владимир Путин һәм Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Казанда спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты үтә икән, димәк, Татарстанны беләләр, таныйлар, республика лидеры сәясәтен, инициативаларын, программаларын хуплыйлар. Республиканың зур спорт вакыйгасын оештыра алачагына ышаналар. Казан спортчыларны, кунакларны кабул итәргә әзерләнде, башкалабыз тагын да матурланды, аның дөнья һәм ил күләмендә абруе артты. Казан бүген Россиянең профессионалларга һәм спорт сөючеләргә шөгыльләнү өчен менә дигән инфраструктуралы спорт башкаласына әйләнде.
БЕЗНЕҢ ЗАМАН ГЕРОЕ
Сеҗедәге балаларның “Шатлык” лагеренда “Бердәм Россия” Яшь Гвардия” җәмәгать оешмасының “Безнең заман герое” дигән ватанпәрвәрлек рухындагы яңа проектын тәкъдир итү булды.
Бу проект 2013 елда старт алды. Проектның максаты – тормыштагы бүгенге батырлыкны күреп алу һәм аны күрсәтә белү, заманча шартларда аны ничек эшләп булуы хакында сөйләшү һәм геройлар белән очрашуны оештыру. “Бердәм Россия” Яшь Гвардия” штабы җитәкчесе Лия Ильина балалар белән кызыклы сөйләшү алып барды. Чыннан да, тормышта батырлык очраклары бармы? Аны ничек эшләп була? Әлбәттә, һәркемнең геройлар турында үзенең күзаллавы бар. Балалар шул турыда сөйләделәр. Ә иң кызыгы шунда, сиңа кунакка чын геройлар үзләре килә.
ЯҢА ПУНКТ АЧЫЛДЫ
1 июльдән сату өчен билгеләнгән терлекләр бары тик махсус сугым пунктларында гына чалынып эшкәртелергә тиеш. Безнең районда шундый цех Көтек авылы янында төзелде. 30 июльдә аны ачу тантанасы булды. Анда район җитәкчесе Илшат Нуриев, җирлек башлыклары, хуҗалык җитәкчеләре, ит белән эш итүче эшмәкәрләр катнашты.
— Без закон кушканны үтәргә тиешбез, — диде район җитәкчесе үзенең чыгышында. — Бөтен таләпләргә туры китереп шундый пункт төзегән өчен Нияз Шәрәповка зур рәхмәт. Биредә хәләл ит әзерләнәчәк, быелдан башлап район мәктәпләре, балалар бакчалары бары тик шушы пунктта эшкәртелгән итне генә алачак.
Район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Ринат Фәйзрахманов 1 июльдән терлек сую, пунктның эшчәнлек тәртибен аңлатты.
— Сатуга дигән терлекне пунктка алып килгәндә аның үзеңнеке булуы турында авыл җирлеге белешмәсе, барлык дәвалау чаралары үткәрелү турында участок ветеринария фельдшеры белешмәләре булу мәҗбүри, — диде ул. — 1 июльдән соң ветеринария берләшмәсе келәймә белешмәләре бирми.
Бер гаепсез ирне кыйнаган
2015 елның 13 июнендә көндезге сәгать 3ләр тирәсендә исерек хәлдәге О. Калачев Казансу елгасы күпере янында велосипедта баручы таныш булмаган бер ир–атны туктата.
Ул аннан тартырга сорый. Тегесе үзендә сигарет юклыгын әйтә. Шуннан О. Калачев бар көченә теге ир–атның битенә сугып җибәрә. 56 яшьлек ир егыла. О. Калачев ачык- тан–ачык әлеге ирнең 1 мең сум акчасын һәм башка әйберләрен урлый. Теге ир О.Калачевтан кыйнамавын һәм әйберләрен кире кайтаруны сорый. Әмма ул котыра гына бара. Башына, аркасына, кулларына тибә һәм юкка чыга.
Ял итү урыннары күбәя
Парк һәм скверлар елында Арча шәһәрендә яңа парклар сафка баса. Тимер юл вокзалы каршындагысы инде эшләп бетерү алдында. Андагы матурлыкны үзегез күреп соклана аласыз.
Арчаның үзәк мәчете янында төзелеп килүче Җиңү паркында район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илшат Галимуллин төзүчеләр, шәһәр хакимияте вәкилләре белән киңәшмә уздырды. Бу парк та бик матур булачак. Анда хәрби техника үрнәкләре (танк, БРТ, БМП, пушка һ.б.) кую да планлаштырыла икән.
– Парк арчалыларның актив ял итү урыны гына түгел, ә яшьләребезне патриотик рухта тәрбия- ләү бурычын да үтәячәк. Моннан тыш, биредә төрле аттракционнар эшләтергә дә уйлыйбыз. Кызыксынган эшмәкәрләрне хезмәттәшлеккә чакырабыз, тәкъдимнәре белән безгә мөрәҗәгать итүләрен сорыйбыз, — ди шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рафил Исмәгыйлев.
ЯКТЫ КЕШЕЛӘР
Мәмсәдән Гыйлембану Хөсәеновага 90 яшь. Район социаль яклау бүлеге белгече Резеда Галиуллина, юбилярны котлап, Россия Президенты В. Путинның Рәхмәт хатын тапшырды. Ташкичү авыл җирлеге башлыгы Фәһим Фәйзуллин да бүләкләр белән килгән иде.
Кояш чыккандай якты, зур залга үттек. Ак яулыкларын бөркәнгән Гыйлембану апа безне көтеп кәнәфидә утырып тора иде.
– Районнан киләсен ишеткәч, төннәрен йокым качты, күңелем белән бөтен басуларны йөреп чык-тым, – дип каршылады ул безне.
Басуда үткән тормыш. Кулда урак, чалгы... Тракторга да утырасы булган. Бүре куркыткан, механизатор булмый калган. Яңа Кенәрдә механизаторлык- ка укыганнар. Бер атна укыгач, өйләренә кайтканда Яңа Ашыт урман кырыенда каршыларына бүре чыккан, болар куркудан агач башына үрмәләгән. Шуннан бүре карап торган торган да Шекә елгасына төшеп киткән. Шул куркудан алар башка укырга бармаган.
Моннан алдагы бит
Алдагы бит
Датасы буенча тикшерү
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз