ЯҢАЛЫКЛАР


5
август, 2015 ел
чәршәмбе
Яңгырлы көннәр вакытның кадерен белергә кирәклеге турында искәртмә. Быелгы урак гаять катлаулы булачак, синоптиклар ай буена шундый һава торышы вәгъдә итә. Гадәттәгечә ялгышып куйсалар ярый да...
1 август көнне Казан халкы, дөньяның төрле төбәкләреннән килгән меңләгән кунаклар даны еракларга таралган милли бәйрәмебез – Сабантуе шаһиты булды.
ЗАГС бүлегеннән алынган мәгълүматлар буенча иң күп туйлар август аенда уза икән. Узган ел бу айда 89 гаилә теркәлсә, быелга да 60 гариза кергән инде.
Транспорт белән идарә итүчеләр арасында хатын–кызлар саны артканнан–арта бара. Алар хәзер төрле бәйгеләрдә катнашып, үзләренең осталыкларын да сынарга күп сорамый. Безнең районда да менә ничәнче ел рәттән инде ярыш оештырыла. Бу матур традиция быел да дәвам итте. 3 августта ЮХИДИның Арча бүлекчәсе ”Автоледи–2015” бәйгесе үткәрде.
Арча шәһәренең Көньяк микрорайонында яшәүчеләрне һәм теләге булган кешеләрне 5 августта 17 сәгать 30 минутта Арча шәһәре Һади Такташ урамы 58 йорт адресы буенча урнашкан күп функцияле үзәктә Арча муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Габделфәрт улы Нуриев белән очрашуга чакырабыз.
“Кырлай” ширкәтеннән Ринат Нәфыйков “Нью-Холланд” комбайны белән 3607 центнер ашлык суктырды.
“Мәрҗани” ширкәтеннән Рәдиф Хәбибуллин “Лексион” комбайнында 3179 центнер ашлык суктырды.
“Татарстан” ширкәте комбайнчылары Фәрит Хөснетдинов, Фәнил Зыятдинов 3032–3025 центнер ашлык суктырдылар.
Арча районы прокуроры һәм прокуратура хезмәткәрләре 2015 елның августында һәм сентябрендә урыннарга барып район авыл җирлекләренең административ биналарында гражданнарны кабул итәчәкләр.
2015 елның 8 августында Арча шәһәре стадионында мөселман балалар Сабантуе була. Программада милли көрәш, велосипедчылар, пляж волейболы, петанк, стритбол, җиңел атлетика, теннис буенча ярышлар.
1993 елда ачылган Арча балалар сәнгать мәктәбенә шуннан бирле капиталь ремонт ясалмаган иде. Ниһаять быел республика Хөкүмәте карары нигезендә мәктәпне төзекләндерү, җиһазларны яңарту өчен 19336400 сум акча бүлеп бирелде.
Арчада аларны район ветераннар советы җитәкчесе Альберт Җамалиев озатып калган. Газиз ата – бабаларыбыз яшәгән изге җир каршы алган. Алар Җәмигъ мәчете хәрабәләренә тезләнеп намаз укыганнар

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International