ЯҢАЛЫКЛАР


4
август, 2024 ел
якшәмбе

Узган шимбәдә район башлыгы Илшат Нуриев катнашында узган киңәшмәдә терлекчелектә беренче яртыеллык эшкә йомгак ясалды

Нәтиҗәләр начар түгел, барлык күрсәткечләр дә үсеш ягында.

Алты айда сөт җитештерү – 19, бер сыердан сөт саву 12 процентка арткан. Иң зур үсеш “Кишет“, “Ашытбаш“, “Кырлай“, “Игенче“, “Яңарыш“ ширкәтләрендә (59-12 процент).

Мин килгәндә Урта Курсадагы лагерьда ял итүче балалар сабантуй мәйданында шау-гөр килеп төрле уеннарда катнашалар иде.

Авыл җирлеге башлыгы Рәмзия Вафина да шунда, ул һәркайсын хуплап, күңелләрен күтәреп йөри.

Кунаклар – Урта Бирәзәдә оешкан “Ура, авылга!” лагерена йөрүче балалар иде.

15 июльдән башлап Татарстан авылларында “Ура, авылга!” дип исемләнгән лагерьлар эшләде.

Арчада яшәүче Наилә Фәйзрахманова-Лотфуллина шушы көннәрдә үзенең җитмеш яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Гаиләсе, якыннары, дуслары белән

Хатын-кыздан яшен сорамыйлар, диләр. Бу икенче очрак. Чөнки Наилә ханым җитмештә дә җир җимертеп эшли, гөрләтеп бизнесын алып бара. Андагы энергиягә сокланырлык.

26 июль көнне “26 авылы“ (халык телендә шулай атала) халкы урман буенда кабат очрашты. Бу инде егерме ел дәвам итә

Урман эчендәге “26 авылы“ның, рәсми исеме Красный Восток, беткәненә 50 ел. Әмма авылдашлар бер-берсен онытмый һәм югалтмый, ел да билгеле бер көнне күрешеп тора.

Яңа Кенәр зонасы маскировка өчен сетка үрү эшенә ныклап тотынган

Авыл кешеләре аеруча актив.

Бу хакта безгә сугышчан хәрәкәтләр ветераннары төркеме җитәкчесе әфганчы Рашат Сәлихҗанов хәбәр итте.


1
август, 2024 ел
пәнҗешәмбе

«Татарстан Республикасы дәүләт юридик бюросы» ДКУ Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре белән берлектә 2024 елның 16 августында 10 сәгатьтән 12 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында яшәүчеләргә түләүсез юридик ярдәм күрсәтү чарасын түбәндәге адрес буенча уздыру  планлаштыра: Арча шәһәре, Совет мәйданы, 14 йорт.

2024 елның 2 августында төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән яшенле яңгыр көтелә, кыска вакытлы җил  15-20 м/с .

Җил көчәйгәндә:

1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.

Электронный сертификат – это платежный инструмент, позволяющий людям с инвалидностью приобретать технические средства реабилитации (ТСР), не выходя из дома. Воспользовавшись сертификатом, можно купить протез, коляску, слуховой аппарат и другие ТСР за счет государства.


31
июль, 2024 ел
чәршәмбе

2024, 1 август

Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда кайбер урыннарда түбәндәгеләр көтелә:

- 1 августта төнлә һәм көндез, күк күкрәү, 15-20 м / с көчле җил:

- көндез көчле яңгыр, җирле буран.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International