ЯҢАЛЫКЛАР


17
апрель, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Почта аны 1960 елның апрелендә нигез салынган Идел-Кама дәүләт табигый биосфера тыюлыгының 65 еллыгына багышлаган.
Конвертта табигый ландшафт фонында тыюлык символы булган ак койрыклы бөркет балалары сурәтләнгән, чөнки нәкъ менә монда бу канатлы ерткычның Европадагы иң югары тыгызлыгы күзәтелә.
Конвертның стандарт почта маркасы бар, аның бәясе Россия буенча җибәрүгә тарифка туры килә. Аның тиражы 50 000 данә тәшкил итә. Конвертларны Казан һәм Татарстан Республикасы почта бүлекчәләрендә сатып алырга мөмкин. Россиядә почта түләүенең дәүләт билгеләрен «Марка» АҖ — почтаның бүлендек компаниясе чыгара.
"Конверт чыгару безнең республиканы Россия халкы өчен динамик рәвештә үсә торган төбәк буларак кына түгел, ә табигате тумыштан булган төбәк буларак та ачачак, ә конверт үзе туристлар һәм сәяхәтчеләр өчен менә дигән сувенир булачак, алар безгә яңа тәэсирләр һәм хис ― кичерешләр алырга киләчәк», - дип билгеләп үтте Россия Почтасының төбәк идарәсе директоры Илнур Мәхмүтов.


16
апрель, 2025 ел
чәршәмбе

16 апрельдә көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 15-18 м/с тизлектәге көчле җил көтелә (Казанда 15 м/с кадәр).


 

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә:

Җил көчәйгәндә:

1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.

2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла.

3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк


14
апрель, 2025 ел
дүшәмбе

Соңгы көннәрдә районның яңа җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов хуҗалыклар белән танышып йөрде. Үзе әйткәнчә, Арча районы аның өчен моңарчы да чит түгел иде

Бердәмлек

Ул Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе булып эшләгәндә дә районыбызда еш була иде.

Алмаз Габдерәүф улы хуҗалыкларда булганда терлекчелек тармагын  үстерүгә аеруча игътибар бирергә кирәклеген искәртте. Соңгы вакытта сөт бәяләре әйбәт, көндәлек акча да шуннан керә. Киләчәкне уйлаган җитәкчеләр заманча сөтчелек комплекслары төзеп бик дөрес эшлиләр. Чөнки кадрлар мәсьәләсе дә елдан-ел кискенләшә бара.

1 апрельдә Татарстанда санитар-экологик икеайлык башланды. Ул 31 майга кадәр дәвам итәчәк

Экологик икеайлык

Резедә Хәкимҗанова

Узган атнада хезмәт коллективлары бердәм булып өмәгә чыкты.

Һәркем үз тирә-юнен, үзләренә беркетелгән территорияләрне чүпләр-дән арындырды, эреп бетмәгән карларны таратты, коры үләннәрне тырмалады. Җирләр кибә барган саен бу эш дәвам итәчәк. Юл буйлары, парклар, скверлар яңа сулыш алды.

Печмәнтау авылыннан Бөек Ватан сугышына дүрт бертуган – Гатаулла, Хәкимулла, Зиннәтулла, Нигъмәтулла Гайнуллиннар китә. Шуларның икесе генә – Зиннәтулла белән Нигъмәтулла исән кайталар. Гатаулла белән Хәкимулланың хәбәрсез югалулары турында хатлар килә.

Зәйнәп һәм Газиз Фәттаховлар икесе дә сугышта булган, аннан соң да күпме авырлыклар кичергән, әмма аларны язмыш җиле сындырмаган

Гөлсинә Зәкиева

Наласа авылында гомер иткән бу гаиләнең гыйбрәтле язмышы турында без аларның кызлары Назирә ханым белән сөйләштек.

Хәрби комиссар Азат Вахитов: “Чакырылыш буенча хезмәт итүчеләрне махсус хәрби операция зонасына җибәрмиләр”

Гөлсинә Зәкиева

2025 елның 1 апрелендә хәрби хезмәткә язгы чакырылыш башлана. Ул 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк.

Хәрби хезмәткә язгы чакырылышның үзенчәлекләре нинди? Чакырылучы үзе хәрби белгечлек яки частьны сайлый аламы? Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссар капитан Азат Вахитов шушы һәм тагын башка кызыксындырган сорауларга җавап бирде.

Күпербашта хәйрия концерты үткән. Моңа кадәр өйдән бик чыкмаган Фәридә апаны ул көнне аягы үзеннән-үзе мәдәният йортына тарткан.

Фәридә Нигъмәтҗанова өчен бигрәк тә алып баручысы күңелен айкап чыгардай очрашуга тиң була.

Күптән концертларны шулай бирелеп караган, тагын да ныграк бирелеп сөйләгән кешене күргән юк иде. Махсус шул хакта әйтер өчен редакциягә менгән бит Фәридә апа.

Урамнарны, юл буйларын, йорт яннарын, капка төпләрен чистарту буенча санитар-экология икеайлыгы бара.

Үз тирәңне чиста һәм тәртиптә тоту – ул һәркемнең бурычы. Бу турыда беләбез. Чисталык кагыйдәләрен бозучыларга беркетмәләр төзелеп, кисәтүләр ясала, штрафлар салына.  Икеайлык 1 апрельдән 31 майга кадәр дәвам итә. Даими рәвештә рейдлар оештырылачак. Шундый рейдларның берсендә без дә катнаштык.

Район Иҗтимагый советы (җитәкчесе Надия Мифтахетдинова) күчмә утырышы Яңа Кишет авыл җирлегендә булды

Румия Надршина

Әлеге территориядә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына әзерлек һ.б. мәсьәләләр каралды.

Яшьләрне һәм үсеп килүче буынны ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләү дәрәҗәсенә бәя бирелде. Иҗтимагый совет вәкилләрен Яңа Кишет авыл җирлеге башлыгы Фаяз Әхмәдуллин каршы алды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International