ЯҢАЛЫКЛАР


26
июль, 2024 ел
җомга

Татарстан Республикасы атказанган төзүчесе Анатолий Николаевич Смирновны Арчада белмәгән кеше сирәктер. Аның исеме юллар белән бәйле

Беркөнне редакциягә Арчада яшәүче Екатерина Анатольевна керде. “Әтиебез Анатолий Николаевич Смирнов турында газетага яздырасыбыз килә. Әти безнең район юлларын асфальтлау, йортлар салу буенча күп эшләгән җитәкче. Ул районның Мактау тактасында торырлык шәхес”, – диде.

Килешәбез. Районның хөр-мәтле кешесе. Бергәләп эшкә тотындык. Анатолий Николаевич 1985 елның маеннан 1997 елның июленә кадәр ДРСУ (юл ремонт-төзелеш идарәсе) җитәкчесе булып эшләде.

Велосипедчылар сәяхәтендә катнашкан гаиләләр: “Бик күңелле һәм файдалы булды”, – дип, канәгать калдылар.

Районның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге (җитәкчесе Әмир Вагыйзов) “Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне” уңаеннан гаиләләр белән Арча шәһәре буйлап велосипедта сәяхәт оештырды.

Белгечләр җәен су коенып калырга куша. Көннәр эссе тора. Ә нишләп әле файдаланып калмаска?!

Аның өчен самолетта Дубайга очасы юк! Үзегез белгән таныш урында рәхәтләнеп су коенасы! Ә белгечләр су коенуның, йөзүнең файдасы турында сөйләп бетерә алмый.

Арчада беренче тапкыр сапбординг буенча осталык дәресләре үтте.

Аны Арча Укучылар сарае хезмәткәрләре “Сәламәт Арча” һәм “Ял-Юл” проектлары кысаларында уздырды.

Яңа Кенәр авылында икенче тапкыр мөселман яшьләре спартакиадасы узды

7 июль көнне дүрт команда төрле спорт ярышларында көч сынашты.

Гадиләштерелгән салым салу системасы яки “Автоматлаштырылган гади салым салу системасы“ дигән махсус салым режимы кулланучы шәхси эшмәкәрләр эшмәкәрлек эшчәнлеге өчен файдаланучы күчемсез милек объектларына карата милек салымыннан азат ителәләр.

 

 

2024 елның 14 февралендәге “Россия Федерациясе Хезмәт кодексына үзгәрешләр кертү турында“гы Федераль закон нигезендә, 16 яшькә кадәрге баланы ялгыз тәрбияләүче хезмәткәр белән эш бирүче инициативасы буенча хезмәт килешүен өзү тыела. Тиешле төзәтмәләр РФ Җинаять кодексының 261нче маддәсенә кертелгән.

2024 елның 6 апрелендәге “Россия Федерациясе Кораллы Көчләренә мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылган, махсус хәрби операциядә катнашучы кешеләрнең, шулай ук аларның гаилә әгъзаларының кредит килешүләре (займ килешүләре) буенча йөкләмәләрен үтәүнең үзенчәлекләре һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында“гы Федераль законның 1нче маддәсе нигезендә, кредит каникуллары вакытында исәпләнгән процентларны  түләмәячәкләр.

Көннәр эссе. Халык табигать кочагына чыгарга тырыша. Су коена, урман, болыннарда җиләк, гөмбә җыя. Әмма шул ук вакытта хәтәрлек тә сагалый. Телевизордан карап, газеталардан укып торабыз: елан чагу очраклары бар.

Без сораулар белән район үзәк хастаханәсе терапевты Индира Урмановага мөрәҗәгать иттек.

көндез һәм кичен Татарстан Республикасы һәм Казан территориясендә урыны белән 15-18 м/с тизлектәге көчле төньяк-көнбатыш җиле һәм яшенле яңгыр көтелә.

Җил көчәйгәндә:

1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International