ЯҢАЛЫКЛАР


9
апрель, 2021 ел
җомга

Арчаның Үзәк китапханәсендә зур утырыш узды. Утырышта яшьләр сәясәтенең үсеш стратегиясе проекты каралды. 2021-2023 елларны үз эченә алган проектның нигезендә яшь буын өчен районда булдырылачак Яшьләр үзәгенең бүгенгесе һәм киләчәге мәсьәләсе каралды.

12 апрельдә дөнья җәмәгатьчелеге кешенең галәмне яулый башлавының 60 еллыгын билгеләп үтәчәк.

Беркөн Арчада яшәүче Гөлсинә Белова белән очраштык. Сөйләшә торгач, ире отставкадагы подполковник Александр Николаевичның 34 ел дәвамында Байконурда эшләве ачыкланды. Димәк, безнең Арчада да космос белән бәйле кешеләр яши!

“Казан арты” тарих-этнография музеенда Рузалия Насыйбуллинаның “Гомерләр заяга узмаган” китабын тәкъдир итү кичәсе булды.

“Илкүләм проект “Экология – балалар күзлегеннән” дигән республикакүләм бәйгедә безнең район балалары да катнашып җиңү яулады

80 яшьтә булуына карамастан, кулыннан гармунын төшерми Данил абый. Гармун тартып килен дә озата, Сабантуйларга бүләкләр дә җыя...  

Бу көннәрдә Шушмабаш, Шекә һ.б. авылларда яшәүче газета укучыларыбыз:

“Сөт бәясен тагын бер сумга киметтеләр.  Сыерлар яшел үләнгә чыкмады бит әле, чыгымнар кыштагыныкы кебек бит. Сыер асрауны бик ансат дип беләләрме әллә?” – дип шалтыраттылар.

Язгы-җәйге вакыт ул янгыннар чыгу куркынычы зур булган чор.

Шәһәр, авылларда, урманнарда, агачлыкларда, коры елга, чокырларда  коры үлән, камыш, чүп-чар, көнкүреш калдыклары, камыл, салам, коры агачлар, бура калдыклары һәм башка янучан әйберләрне яндыру тыела.


7
апрель, 2021 ел
чәршәмбе

Бүген Арча районы мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында көн гадәти булмаган төстә башланды. Иртәдән алар «Иртәнге подзарядка» район онлайн флешмобына кушылды. Әлеге спорт акциясе белән Арча районында ел саен 7 апрельдә үткәрелә торган Бөтендөнья сәламәтлек көнен билгеләп утелде.

Бал кортлары – табигать  могҗизасы.

Әлеге бөҗәкләрнең адәм баласы өчен файдасы санап бетергесез.

Бал җитмеш төрле авырудан дәва, диләр. Моңа әле умартачылык продуктлары – тома балавыз, чыршын, ана корт сөте һ.б. өстәргә кирәк.

Район Советының закончалык, җәмәгатьчелек тәртибен саклау һәм җирле үзидарә буенча даими комиссия утырышы Шушмабаш авыл җирлегендә үтте. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International