ЯҢАЛЫКЛАР


14
апрель, 2021 ел
чәршәмбе

Арча Боз сараенда шөгыльләнгән “Ястребы” командасының инде үз тарихы бар.

2009 елгы малайлар районда яңа төзелгән Боз сарае ачылганнан бирле (2014 елның декабре) хоккей белән шөгыльләнәләр. Беренче тренерлары – Артур Гәрәев. Казанда хоккей командаларында уйнаган егет. Алар узган ел мартта республикада иң көчле команда буларак танылып, Сочига Россия күләмендәге ярышка бардылар. Һәм Россиянең көчле командалары белән уйнап, Татарстанда “Ястребы” дигән лаек-лы команда барлыгын белгертеп кайттылар.

Узган атнада Россиядә хәрби комиссариат хезмәткәрләре көнен билгеләп үттеләр.

Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссариат хезмәткәрләре дә ул көнне һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан тантанага җыелдылар. Аларны котларга район башлыгы Илшат Нуриев килгән иде.

– Армия бездән башлана. Солдатын да, офицерын да, контракт буенча китүчеләрне дә без җибәрәбез, – диде хәрби комиссар Алмаз Борһанов. – Коллективта 19 кеше. Һәрберсе үз эшен яхшы белә, намус белән башкара. Хәрби хезмәткә чакыру буенча республикада беренче-икенче урыннан төшкәнебез юк. Бу бердәм коллективыбызның тырыш хезмәте нәтиҗәсе.


13
апрель, 2021 ел
сишәмбе

12 нче апрель көнне Арча районы Яңа Кенәр урта мәктәбендә 2021 нче ел –Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында оештырылган республикакүләм «Аулак өй – баттл» бәйгесе булып үтте. Әлеге проектның авторы – “Үз өем” журналы редакторы Сәрия Закирова.


12
апрель, 2021 ел
дүшәмбе

2021 елның 13 апрелендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил һәм Татарстан Республикасы буенча Россия Федерациясе Социаль иминият фонды җитәкчеләре, Татарстан Республикасы буенча Медик-социаль экспертиза Баш бюросы, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы гражданнарны бергәләп кабул итәләр.

Кабул итүгә алдан язылу өчен телефон: (843) 236-41 - 80 (Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкилнең кабул итү бүлмәсе).


9
апрель, 2021 ел
җомга

2021 елда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча Вәкаләтле вәкилнең дәүләт органнары җитәкчеләре белән гражданнарны бергәләп кабул итү практикасы дәвам итә.

7 апрельдә Арчаның мәгариф оешмалары хөрмәтле кунакны каршы алды. Марат Әхмәтов мәктәпләрдәге милли укыту-тәрбия эшенең торышы белән танышты.

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының механикалаштыру бүлеге җитәкчесе Илнар Габбасов җитәкчелегендәге комиссия хуҗалыкларда язгы кыр эшләренә  әзерлекне кабул итте.

6 апрель көнне районыбызның Курса-Почмак мәктәбендә дә шахмат почмагы булдырылды.

Ачу тантанасы бик матур итеп оештырылган иде. Чарага килгән кунаклардан җылы теләкләр, укучылардан концерт номерлары, оста уйнаучылардан шахмат уены – барысы да бер сулышта узды. 

“Таттелеком” акционерлык җәмгыяте үзенең игелекле эшләре белән куандырып тора. 7 апрельдә Яңа Кенәр ярдәмче мәктәп-интернатка 100 мең сумлык продукция тапшыру тантанасы булды.

Хоккей сөючеләр узган якшәмбедә Арча Боз сараена ашыктылар. Зурлар арасында район башлыгы кубогына хоккей ярышы булачак!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International