ЯҢАЛЫКЛАР


6
апрель, 2020 ел
дүшәмбе

Илдәге хәл һәркемгә мәгълүм. Районда да бу уңайдан тиешле чаралар күрелә

Арчада халыкны кисәтеп, саклык чаралары күрүләрен сорап радио аша әйтеп торалар. Полиция машинасы урамнар буйлап кисәтеп йөри. Ходай саклаганны саклармын, дигән.

Өлкәннәр аеруча игътибар үзәгендә. Аларны берничек тә ярдәмнән ташларга ярамый. Ялгыз яшәгәннәре бар, кайберләренә булышып торырга кирәк.

Мәрхәмәтлек үзәгендә  бу мәсьәләне уңай хәл иткәннәр. Волонтерлар (социаль хезмәткәрләр) азык-төлекне дә ялгызларның өйләренә илтеп бирә.

Беркөн без дә волонтерларга иярдек. Өлкән яшьтәге бер апага азык-төлек алып кайтып бирделәр. Коммуна урамында яшәүче Мәврүрә апа Мөхәммәтҗанова иде ул. 1938 елгы. Дөньяның авырлыкларын башыннан кичергән кеше. Хәзер ялгызы яши.

– Балалар урамга чыкма, дип кисәтеп торалар. Тик сөтем белән ипием бетте. Кибеткә барырга чыккан идем, полиция машинасы килеп чыкты. Полиция хезмәткәре мине кире борды. “Өегездән чыкмагыз. Ипи, сөтне алып кайтырга волонтерлар бар. Телефон номерлары газетада басылып чыкты”, – диде. Күршеләрдән телефон номерын сорап алдым. Рәхмәтләр яусын аларга, – диде Мәврүрә апа.

1 апрель – Көлке көне. Әмма көләсе килми. Алдарга тырышучылар җитәрлек, әмма барыбер көлке түгел

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов белән “Кырлай” хуҗалыгына барабыз. Икебездә дә битлекләр, юлда сирәк-мирәк очраган машиналарда да битлек кигән кешеләр утыра.

– Механизаторлар да битлек кидеме икән! – дип кызыксынам.

– Барлык хуҗалыкларда да оператив штаблар төзелде, һәркемгә куелган таләпләр аңлатылды, – диде Ренат Мансурович. – Ничек үтәлгәнен хәзер карыйбыз.

Пөшәңгәрдә Ингелсинә апа үзенчәлекле исеме белән генә түгел, чисталыгы, булдыклылыгы белән дә аерылып, үрнәк булып яши

Розалия Зиннәтова

Аз гына яңгыр явып, пычрак тисә, капка-коймаларны, хәтта үзе эшләгән бозау фермасының стеналарын, тәрәзәләрен юган кеше турында ишеткәнегез бармы? Ишетсәгез дә, шул Ингелсинә ападыр инде ул. Бервакыт авылдашы йомыш белән кергәч аның йортына, “Монда дәвага да бер тузан табып булмый бит”, — дип чыгып киткән.

70тән артык хуҗалыклы Пөшәңгәрдә бердәнбер тыл ветераны Ингелсинә апа. “Яшьтәшләр, бер чор кешеләре 28 идек, үзем генә калдым”, — дип чордашларын еш искә төшерә. Аннан, сугыш елларына туры килгән яшүсмер чакларын, яшьлек елларын искә төшереп сөйләп китә. “Акчишмә урманыннан “уфалла” арбасы белән ташып авыл янына агачлар утырттык. 19 яшемдә комбайнда эшли башладым. 7 сыйныф кына бетергән идем, шулай да комбайнга укырга җибәрделәр. Укып кайткач “Сталинец-6” комбайнында 3 ел эшләдем”. 

– Билгеле, башта укыттылар, – дип искә ала Вәлиулла Гатауллин ул елларны. – Хәзер армиядә 1 ел хезмәт итсәләр, безнең уку гына да 10 ай барды.

Шуннан Камчатка утравындагы бер су асты көймәсенә моторист итеп билгелиләр. Яхшы хезмәт итә, ел ярымнан ял бирәләр үзенә. Ялдан килүгә үзгәрешләр, яңа экипаж туплап Кара диңгездәге Севастополь шәһәренә, аннан Северодвинскийга җибәрәләр. Яңа су асты көймәсендә диңгез һәм океаннарда йөзеп 4 елдан Казан шәһәренә кайтып төшә. “Урак–Чүкеч” заводына эшкә урнаша. Гомуми торакта яшәп слесарь, аннан токарь булып өч сменалы эштә эшли. Шул ук вакытта кичке мәктәптә укып урта белем ала.

Заводта аны яраталар, Казан шәһәренең Киров районында халык депутаты итеп сайлана. Завод директоры берничә тапкыр үзенә сөйләшүгә чакырып китмәскә үгетли (егет Алабуга милиция мәктәбенә укырга керә), сине  республика Югары Советына депутат итеп сайларга уйлап торабыз, ди. “Мин завод директоры Рәхимкуловка бик рәхмәтле, аның тәкъдимнәрен кире каккач, кызганып та куйдым үзен”, – ди.

Бервакыт үзебезнең “беренче” чакырды. “Казаннан бер дус завод директоры кайта. Пошига лицензияләре бар. Шуларны Яңа Ашыт авылына урнаштырып кайтырга кирәк, бергә барырбыз, теләсәң, кунып та калырсың.

Кайттылар болар, бер йортка урнаштылар. Чәйләр эчеп, кайтыр юлга чыктык. Дөресен әйткәндә, минем бер күрмәгән, белмәгән кешеләр белән каласы килмәде. Урманга кергәч хәйран гына кеше булып йөргәннәр дә йөгәннән ычкынгалый, кулларында мылтык бит әле аларның.

Кайтабыз шулай, караңгы төште. Бәхетсезлегенә каршыга бер куян очрады. Машинаны туктатырга әмер булды. Хуҗа кеше мылтыгын алып җыйды, ут яктысында сукыраеп калган бичара куянга төбәп атып та җибәрде. Алып салдылар моны. Минем йөрәк кысылып куйды, чөнки бу чып-чын браконьерлык иде. Гомерем буе шуларга каршы көрәшәм, шул турыда мәкаләләр язам, төн йокыларын калдырып рейдларга йөрибез. Шул ук вакытта күңелгә район хуҗасы өчен бер куян  жәлмени, дигән уй да килә.

Яңа Кенәргә җитәрәк эскертләр янында ике куян куышып йөри. Шул гына җитмәгән иде, башка урын беткәнме инде боларга? Гомерегез шунда бетәчәк бит инде сезнең...

Түбән Мәтәскәдән сугыш ветераны Шакир Фәсәхиев Казаннан госпитальдән туган авылына кайта. Кайтып, азрак хәл алгач, рәтләнгәч авыл кызы Һавага өйләнә

– Авылда әтине кладовщик итеп эшкә куялар, – дип сөйли кызы Рузилә ханым. – Аннан тегермәнче булып эшләде. Тегермән бездән ерак түгел иде. Бер аяксыз булса да, бөтен эшне дә эшләде. Урындыгы бар иде. Утырып кар да көрәде, утын да кисте, ярды да, тактаны да шомартты...

Шакир белән Һаваның 6 баласы исән-сау үсә. Һәм алар бүген дә исән-сау.

– Без сигез булганбыз, икесе үлгән, – дип сөйли Рузилә апа. – Без ике кыз, дүрт малай үстек: мин – Рузилә, Даниял, Нурзидә, Данир, Шамил, Камил. Олыбыз Илдар 1946 елда туды. 1948 елда мин. Илдар 7 яшендә тамагына нәрсәдер чыгып, шуннан китеп барды. Сталин үлгән көнне үлгән ул. 5 мартта. 1953 елны. Бөтен авыл халкын клубка еларга җыйганнар. Соңыннан: “Без Сталинны түгел, Шакирны, улы Илдарны кызганып еладык”, – дип сөйләгәннәр. Илдар авыл буйлап җырлап йөри торган булган, бөтен авыл халкы яраткан аны. Гомерсез булды шул... Әти үзең исән вакытта балаңны җирләү иң авыр хәсрәт, ди торган иде. Мин кияүгә чыккач, улым туды, Илдар дип куштык. Әтинең куанып, яшь баланы исни-исни яратуы әле дә күз алдымда. Ильяс исемле энекәшебез 40 көннән үлде.

Бервакыт судта булдым. Эш буенча. Хөкемдардан ерак түгел генә утырдым. Аралар шундый якын иде, хәтта аның йөзендәге үзгәрешләргә дә игътибар итә алдым. Йөз мускуллары тартыша, әмма салкын канлылыкны бер мизгелгә дә югалтмый. Көнгә ничәшәр эш карый, ничек түзә икән?

Баштан шундый уй узды. Хөкемдар Альфред Рәхимов белән якыннанрак танышу теләге туды. Каршы килмәде. Сөйләшү дә гадәттәгечә килеп чыкмады. Ул сөйләде, мин тыңлый белдем. Аралашырга җайлы, гади кеше икән.

– Суд барышында кешегә карамыйм мин. Күреп кенә аны истә дә калдырмыйм. Дөреслек белән барырга тырышам, – диде Альфред Рәхимов. – Мин тиешле җирдә, тиешле вакытта, тиешле сүз әйтә белмәдем. Минем өчен кара кара, ак ак төс. Шуның белән интегәм. Бервакытта да акчага кызыкмадым. Лаеклы хезмәт хакы алам. Шул җитә. Гаиләм белән башта кеше почмагында фатирда яшәдек, аннан әти-әни бер бүлмәле фатир алып бирде. Хәзерге вакытта хатыным тырышлыгы белән кредитка  алган ике бүлмәле фатирда яшибез, 2010 елда сатып алган машинада йөрим. Мин канәгать.


3
апрель, 2020 ел
җомга

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы һәм "Россельхозбанк" АҖ авыл кешеләренә ташламалы кулланучылар кредиты бирү программасын гамәлгә ашыру турындагы килешүне имзаладылар – бу “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” буенча дәүләт программасының төп инструментларының берсе.

Елга 5%ка кадәрге ставка буенча ташламалы кредит авыл территорияләрендә даими теркәлүе булган 23 яшьтән 65 яшькә кадәрге Россия гражданнарына бирелә. Аның суммасы - 250 мең сумга кадәр, срогы 5 елга кадәр булырга мөмкин. Шәхсән иминләштерү булган очракта процент ставкасы 3%ка кадәр төшәргә мөмкин.


2
апрель, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, «Пятёрочка» сәүдә челтәре Казандагы үз кибетләреннән продуктлар китереп бирү сервисын - «Доставка. Пятёрочка» - оештырган. Мондый хезмәт күрсәтү Казанның Авиатөзелеш, Мәскәү, Яңа Савин, Вахит, Совет һәм Идел буе районнарында башкарыла. Сервис кысаларында Татарстан фермерларының һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренең продукциясен: ит, казылык әйберләре, ярымфабрикатлар, сөт, сырлар, йомырка, сөт һәм икмәк продукциясе, яшелчәләр, чәйләр һәм башка әйберләр алырга мөмкин.

«Доставка. Пятёрочка» хезмәтеннән файдалану өчен AppStore һәм Google Play платформаларында берисемле мобиль кушымта урнаштырырга кирәк. Продуктларга барлык бәяләр кибетләрдәге кебек үк. Товарларга сәүдә челтәрендәге федераль һәм региональ акцияләр гамәлдә кала, шулай ук «Выручай-карта» лояльлек программасының икеләтелгән баллары исәпләнә. Заказларны кибетләрдә җыялар һәм курьерлар аларны ишек төбенә кадәр китереп куялар. Түләүне бары тик кушымтада гына банк картасы ярдәмендә башкарырга мөмкин. Барлык заказлар шул ук көнне китерелә, ә китерү вакытын мөмкин кадәр кыскарту өчен логистика даими рәвештә камилләштерелә.

Яңа коронавирус инфекциясе таралуын булдырмау буенча чаралар күрү зарурлыгына бәйле рәвештә Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан эшләнгән Методик күрсәтмәләр нигезендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында элемтә чаралары ярдәмендә гражданнарны читтән торып кабул итү режимы оештырылды. Онлайн кабул итү мөрәҗәгать итүченең теләге буенча аудио һәм видео форматта башкарыла, моның өчен микрофон яисә веб-камера булырга тиеш.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы гражданнарны читтән торып кабул итү өчен элемтә чараларын урнаштыру һәм алардан файдалану буенча җентекле инструкция эшләде, ул «Гражданнарны кабул итү» – «Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты» – «Онлайн кабул итү» бүлегендә урнаштырылды.

Инструкция нигезендә теркәлергә һәм почта адресына – agro@tatar.ru – чакыру җибәрергә кирәк.

Теркәлү өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк:

  1. Сайтка: https://zoom.us/ керергә һәм бушлай  теркәлү узарга.
  2. Язма битне активлаштырырга.
  3. Юлларны тутырырга: Исем, Фамилия, Пароль һәм Парольне расларга.
  4. «Конференция оештырырга» дигәнне сайларга – «Видеосыз» дигәнне сайларга.
  5. Zoom кушымтасын үзеңә күчерергә һәм урнаштырырга.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International