28 гыйнварда Арча Укучылар Сараенда «Массакүләм мәгълүмат чаралары аша өстәмә белем бирү учреждениеләрендә укучыларның төрле яклап үсеше өчен шартлар тудыру һәм мәгълүмати компетентлыгын формалаштыру»дигән темага республика семинары булып узды. Республиканың медиа белем бирү белән шөгыльләнүче өстәмә белем бирү белгечләре өчен Укучылар Сараеның инфокоммуникацион бүлеге педагоглары һәм тәрбияләнүчеләре мастер-класслар үткәрделәр, эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.
Максаты – техниканың техник хәлен, хәрәкәт куркынычсызлыгын контрольдә тоту, тирә-як мохитне, юлларны саклау. Операция барышында Татарстан Республикасының дәүләт техник күзәтчелеге идарәсе ЮХИДИ, гадәттән тыш хәлләр, аучылык хезмәтләре белән берлектә рейдлар оештырачак.
Эшмәкәр бу юлы шиншилла дигән искитмәле җәнлек турында сөйләде, шундый тәмләп сөйләде, тизрәк шуларны күрәсе, сыйпап карыйсы килде. Һәм ул минем кызыксынуымны аңлап өенә чакырды.
Вакыт аяусыз, сугыш ветераннары сафы сирәгәя бара. Хәзерге вакытта районда Бөек Ватан сугышында катнашучыларның 18е генә исән. Ә Ленинград шәһәрен фашист блокадасыннан азат итүдә катнашучы якташларыбызның берсе генә исән-сау.
Бәйге узган атнада ике көн дәвамында Арчаның икенче мәктәбендә барды. Арча, Әтнә, Теләче, Биектау, Кукмара, Балтач районнарыннан 18 укытучы килгән иде. 12се тәҗрибәле укытучылар булса, 6сы әле яңа мәктәптә балаларга белем бирә башлаган яшь педагоглар.
Чөнки кытайлар бөтен дөньяга таралган, шул исәптән Татарстанда да бар алар. Казанда Кытайдан килгән йөзләгән студент укый, республикада уртак предприятиеләр хезмәттәшлек итә, Татарстаннан да Кытайда укучы студентлар һәм эшләүче якташларыбыз бар. Туристлар Кытайга ял итәргә, дәва алырга, диңгезендә су коенырга йөри.
Шул уңайдан Арчаның В.Ф.Ежков исемендәге 1нче мәктәп һәм Арчаның 3нче мәктәбе укучылары катнашында Арчаның Җиңү паркында совет солдатлары мемориалына чәчәкләр салдылар. Тантанада район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Мөхетдинов һәм Арча хәрби комиссариатыннан өлкән лейтенант Фәнил Сафиуллин катнашты.
Сезне 1 февральдә 12 сәгатьтә Айван авылы, Яшьләр урамы, 1б йорт адресы буенча урнашкан Арчаның 7нче урта мәктәбе бинасында, 6 февральдә 17 сәгатьтә Арча станциясендә Һ.Такташ урамы, 58 йорт адресы буенча урнашкан күпфункцияле үзәктә үтәчәк гражданнар җыелышына чакырабыз.
Хөрмәтле ветераныбыз Илдус абый Сәгъдиев озак еллар сугышта хәбәрсез югалган әтисен эзләде һәм тапты!
Бу турыда тулырак язарбыз.
31 гыйнварда 14 сәгатьтә “Бердәм Россия” партиясенең Арча җирле бүлеге Җәмәгатьчелек кабул итү бүлмәсендә (Арча шәһәре, Банк урамы, 6в, социаль яклау бүлеге, 11нче бүлмә) Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Ирек Зиннуров гражданнарны кабул итә. Алдан язылу өчен телефоннар: 3-18-08, 3-28-80.