Тормыш ачысын да, төчесен дә үз җилкәсендә татыган өлкән буын кешеләре бүгенге рәхәтлекләрне күреп сөенеп бетә алмый, алар булганга шөкер итеп яшәргә өйрәнгән. Айван авылында яшәүче Тәвилә әби Кәримуллина да “Дөньялар бик рәхәт, сугышлар була күрмәсен, бала хәсрәте күрергә язмасын!” – дип еш кабатлый.
Колачы авылында туган кыз алты яшендә әтисез кала. Гаиләдә өч бала, балаларга да тормыш йөген өлкәннәр белән бергә тартырга туры килә. Әнисе бик тырыш кеше була, колхоз эшеннән бушаган вакытларында кешеләргә өй юа. Бер елны 13 өй юа ул. Тәвилә аш пешерергә кычыткан, мичкә ягарга салам, ат тизәге җыя.
Ашыгыч ярдәм күрсәтү машинасында (арттан юл-патруль хезмәте машинасы бара) Арчаны әйләнеп чыктык. Видеога төшердек.
– Ашыгыч ярдәм күрсәтү машинасына юл бирмиләр! Шундый сорау белән безгә фельдшерлар мөрәҗәгать итте. Киңәшмәдә дә бу мәсьәләгә тукталдылар. Район үзәк хастаханәсенең баш табибы шуның нәтиҗәсендә бик тиз барып җитәрлек урыннарга да тоткарланырга мәҗбүр булулары турында әйтте, – диде Россия Эчке эшләр министрлыгы Арча районы буенча бүлегенең
ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Ришат Хуҗин. – Шуннан соң ашыгыч ярдәм күрсәтү, юл-патруль хезмәте машиналары белән юлларга чыгып рейдлар үткәрә башладык.
Район башлыгы Илшат Нуриев, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов, хуҗалык җитәкчеләре, белгечләр, авыл хуҗалыгына бәйле булган төрле хезмәтләр вәкилләре катнашында эшлекле сөйләшү булды, кимчелекләр ачыкланды, бурычлар билгеләнде.
Коммунизм төзелгәч акча бетәчәк, дип укытканнар иде безне. Әмма аның шәүләсе генә йөреп калды, акча бетү генә түгел, аның абруе арта гына бара. Терлекчегә дә, механизаторга да башкаларга кирәк булган кебек үк кирәк ул акча.
Авыл хуҗалыгында уртача хезмәт хакы 15 процентка артса да, республиканыкыннан шактый ким әле ул безнең районда – 20654 сум. Иң күп акчаны “Яңарыш” хуҗалыгында түлиләр – 22889 сум. “Игенче”дә – 22633, “Северный”да – 22250, “Кызыл Яр”, “Аю”, “Ташкичү” ширкәтләрендә 21 мең сумнан артыграк.
Бу күпме, азмы? Чагыштырып карыйк әле. 2018 елда теркәлүчеләр саны – 320, аерылышучылар 121 булган. Ә моннан ун ел элек, ягъни 2009 елда 291 пар гаилә корып, 125 пар таркалган булган. 2010 елда 334 пар балдаклар алышып, 105 пар гына аерылган. Күргәнегезчә, саннар “уйнап тора”. Төгәл генә нәтиҗә ясап та булмый. Шулай да аерылышучылар санының артуы борчу тудыра.
Сәбәбе нәрсәдә? Бервакыт сайтыбызда сорау-җавап формасында сораштыру үткәргән идек. Иң күп кеше аерылышуның сәбәбен эчүчелектә, хыянәт итүдә, характерлар туры килмәүдә күрә. Эш, торырга урын юклыкны, акча җитмәүне, ирнең бала карауда ярдәм итәргә теләмәвен, кайнананың арага керүен дә сәбәп итеп күрсәтүчеләр булды.
Ата-бабаларыбыз аларны безгә мирас итеп калдырган. Чыннан да, тормышның һәр очрагына яраклы мәкаль бар бит.
Редакциядә әле эшли генә башлаган еллар. Ул чорда эшче һәм авыл хәбәрчеләренең хатлары газетада күп басыла иде. Бервакыт Югары Пошалым авылында яшәүче Гыйният ага Сәмигуллинның: “Менә бәрәңге алыр вакыт җитә. Башка елларда колхоз басуыннан бәрәңге алып кайту күренешләре була иде. Һәр кеше көнгә берәр генә чиләк алып кайтса да, колхозга күпме зыян килә бит”, дигән кечкенә генә мәкаләсе басылды. Карап торышка гади генә язма инде, әмма ул шактый гаугалы булып чыкты.
Беркөнне райкомның оештыру бүлеге мөдире чакырып алды, редактор Казанда иде. Керсәм, янында таныш булмаган, күзлекле бер ир утыра.
– Менә бу колхоз рәисе була, – диде мөдир. – Колхозчыларны карак дип язгансыз, бер кеше дә бәрәңге алырга чыкмый икән. Хәзер аның белән машинага утырып барасың да, җыелыш җыеп, гафу үтенеп кайтасың.
Менә алар безнең каршыда утыра. Көтелмәгән шундый уңыштан соң әле аңнарына да килеп җитмәгәннәр. Йөзләрендә шатлыклы елмаю балкый.
– Без җиңү өчен дип бармадык, көчебезне сынап карыйсы килде. Беренче тәҗрибәбез уңышлы чык-ты. Хәзер горурланабыз. Гап-гади дүрт авыл кызы команда туплап районыбыз данын яклый алдык, – диде араларындагы иң үткене, сүзгә иң остасы Минзилә Миннегулова.
Минзилә Саба кызы. Калган өчесе белән дә танышып китик. Назлыгөл Нәкыйпова Балтач районыннан, гаиләләре белән укытучылар. Гүзәл Закированы Арчада күпләр белә, аеруча яшьләр. Ул безнең җырчы сандугачыбыз. Ләйлә Закирова да Арчадан. Барысы да Арча педагогика көллиятендә 4 курста укый. Гүзәл музыка, калганнары башлангыч сыйныф укытучылары әзерләү бүлегендә. Төрле төбәктән булсалар да аларны КВН берләштергән. Моңа кадәр дуслар да булмаганнар, югыйсә.
Яңа елга кадәр үк гаилә белән “Нечкәбил” конкурсында катнашып, Сәмиевлар районга җиңү дә алып кайтты. “Җаваплы Нечкәбил” номинациясендә җиңү яулап кына калмыйча, “Алтын Нечкәбил” исеменә дә лаек булды Наилә Рәис кызы.
Әлеге бәйгедә районнан ел да гүзәл затларыбыз катнашмый калмый. Катнашу гына түгел, финалга чыкмыйча калучылар да сирәк. Тырыш, булган, сәләтле, үрнәк, горурланырлык шул безнең райондаш гүзәл затларыбыз!
Наилә Сәмиеваның “Нечкәбил”дәге чыгышы нәсел шәҗәрәсе белән бәйле. Ире Рәдис Рәис улы ягыннан 9 буынның чыгышын туплаган кыйм-
мәтле мирасны Сәмиевлар бергәләп республика күләмендә тәкъдим итте. Гаилә үз чиратында иң кадерлеләре — әниләре Наилә ханымга ярдәмче, төп көч бирүче булды.
2020 елның 22 гыйнварында Арча муниципаль районында республика районнары мәгариф бүлекләренең милли мәгариф буенча методистлары, татар телендә белем бирүче оешмалар директорлары, туган (татар) теле һәм әдәбияты укытучыларының зона семинар – киңәшмәсе «Арча районында туган телне укыту: актуальлек, заманчалык, тәҗрибә» темасы астында узды.
Семинарда Арча, Әтнә,Балтач,Биектау,Кукмара, Мамадыш,Балык Бистәсе, Саба,Лаеш,Питрәч,Теләче районнары мәгариф хезмәткәрләре катнашты. Секция утырышлары Арча муниципаль районы мәктәпләрендә узды.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы “Хезмәт өчен түләүнең минималь күләме турында” Федераль законның 1 статьясына үзгәрешләр кертү хакында” 2019 елның 27 декабрендәге 463-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә 2020 елның 1 гыйнварыннан Россия Федерациясе территориясендә хезмәт өчен түләүнең минималь күләме аена 12 130 сум тәшкил итә, дип хәбәр итә.
Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 129, 133 статьялары нигезендә айлык хезмәт хакының гомуми суммасы (өстәмә түләүне, өстәмәләрне, премияләрне һәм башкаларны да кертеп), әлеге чорда эш вакыты нормасын һәм хезмәт нормасын (хезмәт вазыйфаларын) тулысынча үтәгән хезмәткәргә МРОТ күләменнән түбәнрәк була алмый.
Россия Федерациясе Хөкүмәте 2020–2025 елларга “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү программасының 2020 елга авыл территорияләрен комплекслы үстерү” яңа дәүләт программасын кабул итте. Шул уңайдан район башкарма комитеты җитәкчесе Илшат Галимуллинга берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.
– Илшат Әхәтович, әлеге программада авыл җирендә яшәүче һәм эшләүче кешеләрнең торак шартларын яхшырту өчен нинди чаралар планлаштырыла?
– Беренче чиратта әлеге программаны авылларыбызны саклап калу юнәлешендәге мөһим адым дип саныйм. Әлеге программа нигезендә авыл территорияләрендә яшәүче кешеләргә торак шартларын яхшырту өчен субсидия биреләчәк. Әлеге субсидия авыл территорияләрендә торак төзү һәм алу өчен бирелә. Шәһәр һәм шәһәр тибындагы бистәләрдә яшәүчеләр әлеге программага кертелмәгән.
Элекке программада ике категория – яшь гаиләләр (35 яшькә кадәрге кешеләр) һәм башка кешеләр бар иде. Яңасында авыл җирлегендә даими яшәүче һәм эшләүчеләр (һәм аларның гаиләләре), авыл җирендә даими яшәргә һәм эшләргә теләк белдерүчеләр (һәм аларның гаиләләре) программада катнаша ала. Аларның яше чикләнмәгән.