1 декабрь кичендә, 2 декабрь төнендә һәм көндез Татарстан Республикасында урыннарда:
- 1 декабрь кичендә, 2 декабрь төнендә һәм иртәсендә томан (һәм Казанда).
2 декабрь иртәсендә көчле кар һәм 1000 метрдан да кимрәк күрү мөмкинлеге булган буран, юлларда кар ява.
Социалистик Хезмәт Герое, райондашыбыз, танылган педагог Стелла Габдрахмановага 90 яшь тулды
Гомерен укытучылык хезмәтенә багышлаган тәҗрибәле мөгаллимә исемен йөртүче Яңа Кенәр мәктәбендә 17 ноябрьдә олы юбилейга багышланган бәйрәм чарасы узды.
Узган җомгада “Гостехнадзор“ның Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Альберт Борһанов җитәкчелегендәге комиссия Арча районы хуҗалыкларында техниканың кышкы саклауга куелышын, авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлауның барышын тикшерде.
Бер минут та тик тора белмим, ди ул
“Укытучы, тренер, остаз, баскетболчы, шахматчы, чаңгычы, кәсепче, бакчачы, велосипедчы, машина йөртүче, хуҗалык эшләре белән шөгыльләнүче, мастер һәм болар барысы да минем бабаем турында! Ул мине бик күп күнекмәләргә өйрәтте. Болар өчен мин аңа бик тә рәхмәтле!
Без бүген Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Казандагы 5нче районара инспекциясенең бүлек җитәкчесе Мөнир Шәйдуллин белән сөйләштек.
– Мөнир Әмирович, салым түләү чиге – 1 декабрьгә дә санаулы гына көннәр калды. Без, физик затлар, быел кайсы ел өчен салым түлибез?
20 мәктәптән 100ләп бала шахмат уйнады. Районда “Иң яхшы шахматчы” исеменә ярыштылар
Ул көнне Арча Укучылар сарае спорт залы гөж килеп торды. Бу быел район күләмендә уздырыла торган шахмат ярышларының дүртенчесе – соңгы этабы. Район шахмат федерациясе рәисе Марсель Хәлилов үзе дә монда. Мари Иле Бәрәңге районыннан да килделәр.
Арчада беренче тапкыр гадәти спорт төрләрен һәм компьютер уеннарын берләштергән фиджитал ярышлар үтте
12 ноябрь көнне Яңа Кенәр мәктәбе спорт залына Арча, Биектау һәм Әтнә спорт командалары җыелды.
Хуҗаларның өч волейбол командасы белән бергә барлыгы алты команда үзара көч сынашты. “Дуслык кубогы” исеме астында узган волейбол ярышларында алты команда уйнады.
Арчадан Зәбидә һәм Дамир Шакировлар күптәннән лаеклы ялда, әмма бүген дә актив тормыш рәвеше алып баралар
Бүген без әлеге матур пар белән аралашып, аларның тормыш юлларын барлап үтәргә, бүгенге көннәренә тукталырга булдык.
1 декабрьдә милек салымы түләү срогы тәмамлана. Ләкин “Арча шәһәре“ муниципаль берәмлеге территориясендә яшәүче күп кенә гражданнар әлегә кадәр милек, җир һәм транспорт өчен салымнарын түләмәгән.