ЯҢАЛЫКЛАР


30
сентябрь, 2024 ел
дүшәмбе

Автобуска утырып, гид сөйләгәнне тыңлап, Арча шәһәре буйлап сәяхәт иткәнегез бармы? Булмаса, оештырсалар, сәяхәткә чыгыгыз!

Безгә районга килгән Татарстан Республикасы ветераннары белән йөрергә туры килде. Башта алар Арчаның 6нчы мәктәбе белән танышты. Татарстан Республикасы ветераннар советы җитәкчесе Хәбир Иштирәков та бар иде. Очрашуга район башлыгы Илшат Нуриев килде.

Динар Төхвәтуллин: “Акча югалту берни түгел. Йөзеңне югалтма. Берәүгә дә кирәк булмыйсың. Иң хәтәре шул. Язылмаган закон бу”

Динар сүзен шулай тәмамлады. Әмма башта ук язып куярга кирәк санадым. Чөнки бөтен киртәләрне җиңеп, йөзен югалтмаган, олы ихтирам казанган кеше ул.

Гөлнур Насыйбуллина: “Кыска вакытлы ялга кайтмаганына августта бер ел була инде. Аңлыйбыз, көтәбез. Балалар бик сагына”

Һәм, ниһаять, социаль челтәрдә йөрәкләргә үтеп керерлек видео күзгә ташланды. Аны караганда күзгә яшьләр килде. Раят кайткан һәм балалары белән очрашу өчен турыдан-туры мәктәпкә киткән!

Яңа Кенәр сугышчан хәрәкәтләр ветераннары волонтерлар төркеме ел башыннан гына да дүрт тапкыр махсус хәрби операция зонасына барды.

Сентябрьдә алар тагын шул якларда йөреп кайтты. Бу хакта безгә әлеге төркемнең алыштыргысыз җитәкчесе Рашат Сәлихҗанов җиткерде.

21 сентябрь көнне Сөрде авылы мәдәният йортына иҗат сөючеләр җыелды

Язучы-прозаик, шагыйрь, райондашыбыз Зиннур Тимергалиевка 50 яшь тулу уңаеннан иҗат кичәсе узды. Биредә язучының туганнары, якыннары һәм Сөрде авылы халкы катнашты.

Район башлыгы Илшат Нуриев әле яңа гына махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбыз янында булып кайтты

Бу аның өченче тапкыр баруы.

Район Иҗтимагый советының чираттагы утырышында “Дәүләт һәм башкарма органнарның, җәмәгать оешмаларының, массакүләм мәгълүмат чараларының район территориясендә гаилә һәм балаларның хокукларын яклау буенча эшчәнлеге турында”гы мәсьәлә каралды

Үрнәк бистәсендә яшәүче Равил Фатыйхов: “Күлтәс авылында яшәүче Илсур абый Заһидуллинны хәтерлисезме? Аңа шушы көннәрдә 85 яшь тула”, – дип шалтыратты

Әфганстан һәм Чечня сугышларында катнашкан Утар Аты мәктәбен тәмамлаучы ир-егетләрнең исемнәре – Мактау тактасында

14 сентябрь көнне Утар Аты мәктәбенә төрле елларда хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан, шушы мәктәпне тәмамлаган ир-егетләр җыелды.

Урманчыларга көн шәп килде. Урманда салкынча булыр, ник юка киендегез, дигәннәр иде, баргач, эсселектән су коенасы килеп китте...

Арча урманчылары ел да сентябрьдә һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.

Башта 12 сентябрьдә Тукай урман участогында конкурста катнаштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International