15 гыйнварда Арча үзәк хастаханәсенең акушерлык бүлегендә 2024 елда беренче булып туган яңа туган малайның тантаналы чыгарылышы булды. Сәлим 10 гыйнварда 10 сәгать 5 минутта 3270 грамм авырлыкта һәм 57 сантиметр озынлыкта Аухадиев Илмир Марат улы һәм Кудряшова Альбина Рафис кызы гаиләсендә туа.
«Ак аю» Бөтенроссия үсеш олимпиадасы «заманча мәктәп», «һәр баланың уңышы» федераль проектларын, «Мәгариф» илкүләм проектын башкару максатында үткәрелә. Проектлар кысаларында балаларның өстәмә белем бирүнең актуаль һәм кирәкле программаларына тигез керү мөмкинлеген тәэмин итү, һәр баланың талантларын ачыклау һәм укучыларның иртә һөнәри юнәлеш алуын тәэмин итү буенча эш алып барыла.
Сәгыйдәбану әби ялгыз түгел, күршеләре, туганнары, авылдашлары, үзе булышкан кешеләр ярдәмен тоеп, шөкер итеп яши
Юмор остасы Алмаз Хәмзинның әбисенә йөз яшь тулгач аның турында язарга журналист килә. “Йөз яшькә җитү өчен нишләргә кирәк?“ – дип сорый ул әбидән. Юбиляр аптырап калмый: “Үлмәскә кирәк!“ – дип җавап бирә.
“Арчаны яратам, – дип сөйләде ул. – Туган җир тарта. Казансу буена балыкка төшсәң дә, велосипедка утырып бер әйләнеп кайтсаң да, җанга рәхәт булып китә”
12 гыйнварда илебездә Россия Федерациясе прокуратурасы көне билгеләп үтелә
Шушы көнне (иске стиль буенча) Бөек Петр Указы белән Сенат каршында беренче тапкыр Генерал-прокурор посты булдырыла. Әлеге Указда Генерал-прокурорның Сенат өстеннән күзәтчелек итү һәм буйсынудагы прокуратура органнарына җитәкчелек итү буенча төп бурычлары билгеләнә.
Марсель Хәлилов: “Арча хәбәрләре“ үзебезнең район газетасы. Аңа һич язылмыйча калып булмый”
Ул редакциядә еш була. Әле менә хезмәткәрләрне Яңа ел белән котлап, истәлек бүләкләре калдырып чыгып китте. Күңелгә рәхәт булып калды.
Ана: “Энем, яшермичә әйт зинһар, минем улым сулыймы? Ул бит минем бердәнберем“
Арчада яшәүче Илнур Яруллинга сораулар бик күп килә. Кайберләре үзәкләрне өзәрлек.
– Илнур, матурым, син Марсельне табарга булыш әле, үтенеп сорыйм.
– Апа, борчылмагыз, элемтәгә чыгар.
Итекле хоккей ярышы үткәрү бездә традициягә әйләнеп бара. Командалар саны да арта. Ярышларны елдагыча район башлыгы Илшат Нуриев ачып җибәрде. Чөнки ул үзе дә шунда, һәр ел хакимият командасы составында уйный. Быел дә читтә калмады.
Яңа Кенәр авылында җирлектән махсус хәрби операциягә китүче 25 егет хөрмәтенә спорт ярышы узды
Яңа ел ялларында Яңа Кенәр авылы яшьләре волейбол ярышы үткәрделәр.
6 гыйнвар көнне Укучылар сарае Гаилә елы уңаеннан “Әти, әни һәм мин – шахмат гаиләсе” турниры оештырды.
Ярышларда районыбызның 20 гаиләсе катнашты. Арчада яшәүче гаиләләрдән тыш, Казанбаш, Мәтәскә һәм Утар Аты авылларыннан да командалар килгән иде.