2024 – Гаилә елында Арча ЗАГСы бүлегендә никахлашкан беренче пар Диана һәм Ранис Низамовлар булды
Ул көнне алар белән очрашмадык. Номерын алып Дианага шалтыраттым. Минем телефонда “Динә театр” булып чыкты. Беренче соравым шул турыда булды да. Ничек аның телефон номеры миндә Динә дип сакланган?
Яңа ел ул үзенең яңа туган бәбиләре белән күңелле.
Арчаның гинекология консультациясеннән белештек. Арча районының беренче бәбиләре 2 гыйнварда Казанда туган! Беренче булып кичке сәгать 6да Арчада яшәүче Алисә белән Фәнзил Гарәфетдиновлар улы Бәхтияр туа! Берникадәр вакыттан соң 23 сәгать 55 минутта Кәчедән Фәнисә белән Ринат Галәвиевлар улы Нариман дөньяга килә! Бер-бер артлы ике малай! Шунысы кызыклы: бәхетле әниләр Алисә белән Фәнисә икесе дә Казанда “Кызыл Хач” бала тудыру йортында бер бүлмәдә яталар.
Күпербаш мәдәният йорты хезмәткәрләре авылда мәдәни юнәлештә алып барылган эшчәнлек белән таныштырдылар
Узган елның декабрь ахырында “Арча” радиосында “Мәдәни Арча” дип исемләнгән яңа тапшыруга старт бирелде.
Балалар сәнгать мәктәбендә үткән концерт Арча халкы өчен Раштуа бүләге булды. Тамашачылар өчен чын бәйрәм мохите тудырылган иде.
Арча педагогика көллиятендә Гөлнара Рәшитова истәлегенә ачык шахмат турниры үтте.
Авиаһәлакәттә Гөлнараның гомере өзелде. Шахматчы. Ике тапкыр Татарстан чемпионы. Спорт остасы иде.
2024 елның беренче яртыеллыгында да безнең белән бергә булуыгыз өчен рәхмәт, хөрмәтле газетабызны алдыручылар, дуслар, хәбәрчеләребез!
Киләчәктә дә шулай бер-беребездән аерылмыйча, киңәшләшеп, фикерләшеп, аралашып, хәбәрләшеп яшик.
13 гыйнвар төнендә һәм иртән Татарстан Республикасының көньяк-көнчыгышында һава температурасының -25 кадәр төшүе көтелә..-28˚.
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе:
Салкыннан һәм туңудан саклану өчен, урамга чыкмаска, балалар, йорт хайваннарына урамда озак вакыт булудан качарга һәм ерак сәяхәтләрдән тыелырга
«Татарстан Республикасы дәүләт юридик бюросы» ДКУ Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре белән берлектә 2024 елның 26 гыйнварында сәгать 10нан 12гә кадәр Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы халкына Арча шәһәре, Совет мәйданы, 14 йорт адресы буенча түләүсез юридик ярдәм күрсәтү чарасы уздыруны планлаштыра.
Узган ел нәтиҗәләре буенча Россия Почтасы махсус хәрби операция уздыру зонасына 160 000 хат һәм посылка китерде. Бу вакыт эчендә Татарстан халкы почта аша 5 000нән артык посылка җибәрде.
11 гыйнвар кичендә, төнлә һәм көндез 12 гыйнварда Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән буран көтелә: күрү начарлану белән 1000 м һәм аннан да азрак; көчле җил төнлә 15-20 м/с, локаль рәвештә 23 м/с, көндез 16 м/с (Казанда төнлә һәм иртән 15-18 м/с); юлларда кар басу.