ЯҢАЛЫКЛАР


20
октябрь, 2023 ел
җомга

Бәйгедә Балтач, Саба, Биектау, Арча  муниципаль районнары балалар бакчаларыннан тәрбияләнүчеләр катнашты. 

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә:

1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.

2. Әгәр дә көчле җил Сезне урамда тапса, Без җир асты юлларында яки бина подъездларында яшеренергә киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янында яшеренергә кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшәргә мөмкин. Бу җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелмәгән биналарга да кагыла.


18
октябрь, 2023 ел
чәршәмбе

Без үскәндә армиягә бармау, ат җигә белмәү – хурлык иде

Мәзәкләр тормышта туа инде алар. Бер колхоз рәисе эшли башлагач та булган атларны дус-ишләргә таратып бетергән. Күпмедер вакыттан соң икенче колхозга күчерәләр моны, ә бу хуҗалыкта атлар күп икән әле. Иртән килеп карасалар – утарны ватып чыгып качкан болар. Теге колхоздагы тугандашлары белән булган яман хәлләр турындагы хәбәр аларга да килеп җиткән икән. “Кәҗә белән сарык“ әкиятендәге кебегрәк инде...

Наласа авылында яшәүче Илдус Насыйбуллин үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Венгриядәге сугышчан хәрәкәттә катнашкан ул. Анда күргәннәрен берәүгә дә сөйләми, әмма шул куркыныч көннәр әле дә йөрәгендә саклана.Юбилеена туганнары, якыннары да кайткан иде.

Кинотасмаларны алды-артлы җилкәгә күтәреп, иң яхшы фильмнарны гына алып кайткан

Кешеләр бар да бер төрле генә булып  яратылсалар, һич тә күңелле булмас иде, дип язганым бар иде инде. Менә  шәһәребездә яхшы таныш Тәнзилә Закированы гына алыйк.

Бер йортта өч буын яши. Өлкәннәр балаларына гына түгел, оныкларына да үрнәк.

Узган шимбәдә Арча ЗАГСында Арчадан Флюра һәм Булат Галиуллиннар зөбәрҗәт, уллары белән киленнәре Айрат һәм Гүзәлия фарфор туйларын билгеләп үтте. Бер көндә ике юбилей!

Матур пар. Алардан яктылык бөркелә. Ярты гасыр элек гаилә корган ир белән хатын димәссең дә. Күзләре яна, йөрәкләрендә мәхәббәт ялкыны дөрли.

Чулпан авылында яшәүче Нина Степановна белән Сергей Матвеевич Чаптаровлар алтын туйларын Арчаның ЗАГС бүлегендә билгеләп үтте.

Бүгенге мәгариф системасы, аның көчле һәм йомшак яклары, кадрлар проблемасы, уку-укыту, тәрбия мәсьәләләре

Укытучылар бәйрәме алдыннан өлкән һәм яшь буын педагоглары һәм булачак укытучылар арасында кара-каршы сөйләшү узды.

Медицина белгечләре киңәшләрен тыңласак, Алла боерса, йөрәгебез дә озак яшәр

Арчага Казан дәүләт медицина университетыннан госпиталь терапиясе кафедрасы доценты, медицина фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш кардиологы, Казанның 7нче хастаханәсе баш табибы урынбасары Зөлфия Ким кайтты.

Арча үзәгендә кибетләр янында медицина машинасында гриппка каршы вакцина ясадылар.

Машинада табиб-инфекционист Полина Владимировна Климина да бар иде. Арча үзәк хастаханәсенең яшь табибы белән таныштык. Бик ачык табиб. Казаннан укып бетереп кайткан. Эшен ярата. “Гриппка каршы иң нәтиҗәле чара вакцина, – дип аңлатты яшь белгеч.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International