ЯҢАЛЫКЛАР


11
июль, 2023 ел
сишәмбе

2023 елның 10 июлендә Арча шәһәрендә, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан, Арча муниципаль районы башлыгы Нуриев Илшат Габделфәрт улы һәм аның тормыш иптәше Гөлнур Тәлгать кызы исеменнән районның иң яхшы гаиләләрен кабул итү тантанасы булды.


2
июль, 2023 ел
якшәмбе

Шушы көннәрдә генә Арча районы да туфрак корылыгы зонасына кертелде, дип хәбәр иттеләр

“Норма буенча 20 см сөрү тирәнлегендә 30 мм дым булырга тиеш, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең үсемлекчелек бүлеге җитәкчесе Раил Шакирҗанов. – Безнең районда дүрт урында алынган пробалар күрсәткече 7-13 мм. Хәзер инде алар тагы да кимеде“.

Гореф-гадәтләр елы уңаеннан арчалар Казан Сабантуенда никах күренешен тәкъдим итте

Никахтан соң яшьләрне уфалла арбасына утыртып, аерылмыйча яшәгез, дип кияү мунчасына озаттылар.

Районда иң озак прокурор булып эшләгән Мөбарәк Әшрәфҗан улы  Әшрәповка 95 яшь тулды.

Аны котларга республика прокуроры Илдус Нәфыйков кайтты. Ул юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Рәхмәт хатын, “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен“ ордены медале тапшырды.

Балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләре очрап, аларда балалар тән җәрәхәтләре алып тора, тагын да аянычы, һәлак була.

“Балалар куркынычсызлыгы турында сүз барганда ваемсыз калу мөмкин түгел”, – диде редакциядә очрашканда Лилия Әхмәтгалиева.

Районга Казан табиблары кайтуы һәм халык алдында чыгыш ясаулары  кирәкле, әһәмиятле вакыйга

Авырулар буенча беренче урында йөрәк-кан чирләре торганын беләбез. Республикада инсульт белән авыручыларга ярдәм итүче “Зәңгәр тасма” фондының оешуы очраклы түгел. 2017 елдан эшли. Узган ел фонд инсульт проблемасы турында халыкка аңлату чараларын үткәрү буенча грант отты.

Арча районы Мәшгульлек үзәгендә хезмәт ярминкәсе үткәрелде.

Кызыксынучылар күп. 71 кеше килде. Хатын-кызлар да, ир-атлар да. Унлап оешма вәкилләре эш тәкьдим итте.

Хөрмәтле гражданнар! Кош гриппы вирусын кертмәү максатларында асрау нормаларын һәм кагыйдәләрен төгәл үтәргә. Азыкларны имин территорияләрдән генә алырга, аларны ашатыр алдыннан җылытып эшкәртергә.

Балаларның җәйге ял лагерьларында янгын һәм бәхетсезлек очраклары булмасын өчен балалар иминлеге кагыйдәләре үтәлешенә, аеруча янгын куркынычсызлыгына зур игътибар бирергә кирәк.


29
июнь, 2023 ел
пәнҗешәмбе

«Лубян урман-техник көллияте» ДБҺБУ абитуриентларны өч юнәлешнең берсе буенча сыйфатлы һөнәри белем алырга чакыра. Көллият Татарстан Республикасының иң гүзәл почмакларының берсе – Кукмара муниципаль районының Лубян авылында урнашкан.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International