ЯҢАЛЫКЛАР


21
июль, 2023 ел
җомга

Район газетасына язылучылар арасында ун бройлер чеби уйнатылган иде. Аны Апаздан Рәйфә Сабирҗанова отты

Узган атнада “Арча хәбәрләре” газетасы баш мөхәррире Исрафил Насыйбуллин аны үзе илтеп тапшырды.

2023 елның икенче яртыеллыгына “Арча хәбәрләре” газетасына язылу башлану алдыннан без  тугры булган укучыларыбызны сөендерергә уйладык һәм үзенчәлекле бүләк әзерләдек. “Бариев Р.Х.” крестьян-фермер хуҗалыгыннан бер айлык ун бройлер чеби уйнаттык. Шартлар буенча  җиңүче берәү генә булырга тиеш, аны оту өчен алты айга район газетасына язылып, квитанцияләрне 7 июльгә кадәр WhatsApp яки электрон почта аша редакциягә юлларга кирәк иде. 

Питрәч урманы ул көнне гөрләп торды. Җыр-бию тынмады, уеннар, ярышлар алышынды, рәхмәт хатлары ияләрен тапты

Узган җомгада Питрәчтә журналистлар Сабантуе булды. Быел ул икенче тапкыр үткәрелә. Узган ел Сабада булган иде.

Журналистлар Сабантуе, дигәч, күңелләр күтәрелеп куя. Чөнки сабантуйны алар күрә алмый. Алар өчен ул бәйрәм түгел, эш. Мин үзем, мәсәлән, ел да сәнгать, спорт, уеннарга кагылышлы өлеше турында язам. Уйлап карасаң, сабантуй көрәш, ат чабышыннан кала шуннан гына тора да. Көннәр буе мәйдан тирәли йөреп, үземә материал туплап, кичкә көчкә әлсерәп бетеп өйгә кайтып егылам. Кая анда сабантуйның башка урыннарын карау. Күзгә берни күренми башлый.

Ә бу язганнар миңа гына түгел, бөтен журналистларга да кагыла. Минем белән барысы да килешерләр, дип уйлыйм.


12
июль, 2023 ел
чәршәмбе

Бу хуҗалыкта  өйрәнерлек, үрнәк алырлык яңалыклар, технологияләр кулланып эшлиләр

Районда “Ак барс“ агрокомплексы“ ширкәте  оешканга киләсе елда 20 ел тула.

Быел язгы чакырылышта 82 егет армия сафларына хезмәт итәргә китте. Шуларның 68е Арча районыннан

Узган атна ахырында чираттагы 22 егетне ерак юлга озаттык. 15е Арча районыннан. Бу язгы чакырылышта соңгысы, диделәр безгә Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссариатта.

Мәктәпләрдә укулар тәмамланды. Чыгарылыш сыйныф укучылары бердәм дәүләт имтиханнары тапшырып, кулларына урта белем турында аттестатлар алдылар

Быел районыбызда өч укучы бердәм дәүләт имтиханнарын 100 баллга тапшырган. Без әлеге укучылар һәм аларның укытучылары белән уңышларының сере турында сөйләштек.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов республика җитәкчелегенә, министрлыкка Яңа Чүриле интернатына тиешле игьтибар күрсәткәннәре, ярдәмнәре өчен рәхмәт әйтте

Районыбызда беренче тапкыр Мөселман яшьләре спартакиадасы узды. Чара Яңа Кенәр авылында оештырылган иде. 

Узган атнада иң зур бәйрәм-нәрнең берсе булган Корбан гаете көннәре иде. Шул уңайдан Яңа Кенәр мәчете әһелләре, авылның битараф булмаган мөселманнары зур спорт чарасы һәм балалар өчен күңелле ял уздырды.

Шаулап-гөрләп сабантуйлары үтеп китте. Ә сөйләшү өчен сабантуй  мәңгелек тема. Сабантуйлары элек һәм хәзер – “Арча“ радиосында да шул турыда сөйләшү булды

Сөйләшергә төрле буын вәкилләре килде. Арчадан ветеран педагог Илдус Сәгъдиев, көрәшче, тренер “Ак барс” агрокомплексы” ширкәте җитәкчесе Шәйдулла Сәлахов, Ашытбаштан сабантуйларда көрәшүче, тренер Сөләйман Галиуллин.

2014 елда Арча шәһәрендә биш территория җәмәгатьчелек үзидарәләре оештырылды

Сафин Ринат Гаденан улы Шәрык бистәсендәге үзидарәне шул елдан бирле җитәкли. Шактый еллар үткән, инде эшкә ниндидер нәтиҗәләр дә ясарга мөмкин.

Арча шәһәре урамнары шау чәчәктә. Карап үтүләре үк күңелле.

– Халык әкренләп матур-лыкның кадерен белергә өйрәнә, – дидем Арча шәһәр Советы рәисе урынбасары Гүзәлия Харисовнага. – Әле кайчан гына урамнарда кычыткан, алабута үсә иде. Елгалар чүп белән тулган булыр иде. Хәзер чүпне контейнерларга салалар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International