2023 елның 30 июнендә «Бердәм Россия» партиясенең җирле җәмәгать кабул итү бүлмәсе, «Россия юристлары ассоциациясе» Гомумроссия иҗтимагый оешмасы белән берлектә, Бөтенроссия бердәм түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көнен үткәрә.
Иң мөһиме:
- Һәртөрле низагны махсус операция вакытында ташларга кирәк, хәзер халкыбыз язмышы хәл ителә;
- Хакимият Россиядәге бүленешне кабатларга ирек бирмәячәк, без халыкны яклаячакбыз;
- Ватанны саклау буенча безнең гамәлләр кырыс булачак. Хыянәт юлына баскан һәркем җәзага тартылачак. Кораллы көчләр тиешле боерыклар алды.
Тулы мөрәҗәгатьне видеода карагыз.
"Безнең ил һәрвакыт көчле рухлы кешеләр белән дан тотты. Патриотизм һәм Ватанга мәхәббәт хисе барлык буын, барлык милләт кешеләренең аерылгысыз үзенчәлеге.
Татарстан, ил Президенты Владимир Владимирович Путинны тулысынча хуплый.
Бу авыр вакытта без аның тирәсендә берләшергә, бергәләп Россиягә һәм аның күпмилләтле халкына куркыныч тудырганнарга каршы торырга тиешбез.
27 июньдә, 16:30 сәгатьтә Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы #ЖильёмолодымРТның сигезенче туры эфирын үткәрәчәк
"Россия Федерациясе Кораллы Көчләре сафларына хәрби хезмәткә чакыру мәсьәләләре»
2023 елның 23 июнендә Россия Федерациясе Кораллы Көчләре сафларына хәрби хезмәткә чакыру мәсьәләләре буенча «кайнар линия» телефоны ачылачак.
«Кайнар линия» телефоны: (843) 236-00-71; WhatsApp буенча мәгълүмат җибәрү өчен телефон номеры: +7(939)345-37-50
Консультация вакыты: 10.00 дән 15.00 гә кадәр.
Гражданнарга Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, ТР Прокуратурасы, Казан гарнизоны хәрби прокуратурасы, Татарстан Республикасы Хәрби комиссариаты консультация бирәчәк.
11 июнь көнне Арчаның үзәк стадионы иртәдән татар моңы, уен-көлке һәм җылы очрашулардан шаулап торды
Арча район Сабантуеның быелгысы да гөрләп узып китте.
Район мәдәният идарәсе хезмәткәрләре Сабантуй бәйрәменә бүләк җыю йоласына нигезләнеп, килгән кунаклар белән милли йортлардагы фольклор күренешләрдә катнашты. Районыбыз үсешенә зур өлеш керткән күренекле якташларыбыз, мөхтәрәм кунаклар һәм район башлыгы Илшат Нуриевны татар халкына хас булганча, сый-хөрмәт белән каршы алды алар.
Уен мәйданчыгында кунакларны бакча балалары сәламләде, ә спорт мәйданында бочче уенында күп тапкырлар җиңү яулаучы райондашлар осталыкларын күрсәтте.
Быелгы район Сабантуеның иң үзенчәлекле турниры – ул көрәш бәйгесе булгандыр
Беренчедән, анда башка еллардан аермалы буларак, зурлар арасында көрәшчеләр бер-берсе белән үз үлчәү авырлыгында бил алышып чыкты. Ягъни җиңелүчегә дә тагын бер кат үзен сынап карау мөмкинлеге бирелде.
Шуңа күрә очраклы рәвештә батыр калучы юк иде. Икенчедән, абсолют батырга көрәшкәндә баллар буенча түгел, фәкать чиста җиңүгә кадәр алышу шарт итеп куелды. Болар бар да күп санлы җанатарлар күңеленә хуш килде. Шуңа күрә бәйгенең азагына кадәр мәйдан тулы халык иде. Район башлыгы, кунаклар үзләре дә көрәшне келәм янына килеп үк күзәтте.
Күпербаш ягыннан Казиле авылына килеп кергәндә үзеңне урманда кебек хис итәсең
“Урманчы“ үзе дә иң кырый йортта яши. “Ел саен яз да, көз дә агач утыртам, – ди Раян Нигъмәтҗанов. – Менә боларын быел яз утырттым“. Каршыдагы тау битләрендә дә чыршы, наратлар хозурлык биреп утыра.
– Мин үземне урамга чыккач урманда кебек хис итәм, һавасы гына ни тора! 1995 елда агач утырта башлаган идем, әлегә кадәр утыртам, быел яз 30 төп утырттым, – ди ул.
Раян белән шул агачларга карап сокланып йөрибез, әкренләп аның тормыш йомгагын сүтәбез. “Мәктәпне тәмамлагач Үрнәктәге училищеда укыдым. Шуннан 18 ел тракторда эшләдем мин. Армиядә хезмәт иткәндә генә аерылып тордым. Әти белән бергә эшләдек. Тора-бара күпме яшьләрне эшкә өйрәттем. 1983 елда Сәлим абый (колхоз рәисе) механик итеп куйды“.
Арча Сабантуенда ат ярышында 27 ат катнашты
Арча, Балтач, Биектау районнары атлары ярышты. Ярышларны район башлыгы Илшат Нуриев ачып җибәрде.
Яңасала авыл җирлеге башлыгы, атчы Айрат Сафин алып барды. Ат чабышын карарга килгән халык күп иде. Башта ярышка ике яшьлекләр керде. Дүрт ат. 1200 метр араны үттеләр. Арада Сабантуй алдыннан 9 майда оештырылган ат ярышында 8 чабышкы арасында 1нче урынны алган Салават Бикбаевның Страйкер Мун кушаматлы аты да бар. Бу юлы Салават үзе чапмады. Авырлыгым зурррак, яшь атка кыенгарак туры килер дип, икенче җайдакны дәшкән. Белгәннәр дулкынланып Салаватның атын күзәтте. Һәм... Казан ипподромы җайдагы Айрат Ишназаров утырган Салават аты иң соңгы – дүртенче булып финишка килде. Ярышлар, спорт могҗизасыз була алмый! Соңыннан Салаватның үзе белән сөйләштек. “Борчылдым, – диде ул. – Тай вакыттан алып үстергән ат ул минем. Характеры бар.
Арча стадионында Сабантуй мәйданы иртәдән үк балаларның шат авазларына күмелде.
Милли көрәш, атлар чабышы Сабантуйның йөзек кашы булып саналса да, милли бәйрәмебез җитүгә иң куанган кешеләр, мөгаен, балалардыр. Сабантуйның төп мәйданына кергәнче үк аларны балалар бакчалары коллективлары каршы алды. Тәрбиячеләр сабыйлар өчен аерым мәйданчыкта кечкенә генә сабантуй оештырды, дисәк тә ялгыш булмас. Иң беренче, әле Сабантуй башланганчы ук, нәниләрне Арчаның икенче балалар бакчасы тәрбиячеләре каршы алды. Нинди генә уеннар белән сөендермәде алар сабыйларны! Катнашучылар кашыкка йомырка салып та, капчык киеп тә йөгерделәр, көянтә-чиләкләр асып, су да ташыдылар, күзләрен бәйләп чүлмәк тә ваттылар. Балалар күңеленә бигрәк тә “ат”та йөгерү хуш килде. Мәйданчык уртасында җырлы-биюле татар уенары гөрләде.