Арча стадионында Сабантуй мәйданы иртәдән үк балаларның шат авазларына күмелде.
Милли көрәш, атлар чабышы Сабантуйның йөзек кашы булып саналса да, милли бәйрәмебез җитүгә иң куанган кешеләр, мөгаен, балалардыр. Сабантуйның төп мәйданына кергәнче үк аларны балалар бакчалары коллективлары каршы алды. Тәрбиячеләр сабыйлар өчен аерым мәйданчыкта кечкенә генә сабантуй оештырды, дисәк тә ялгыш булмас. Иң беренче, әле Сабантуй башланганчы ук, нәниләрне Арчаның икенче балалар бакчасы тәрбиячеләре каршы алды. Нинди генә уеннар белән сөендермәде алар сабыйларны! Катнашучылар кашыкка йомырка салып та, капчык киеп тә йөгерделәр, көянтә-чиләкләр асып, су да ташыдылар, күзләрен бәйләп чүлмәк тә ваттылар. Балалар күңеленә бигрәк тә “ат”та йөгерү хуш килде. Мәйданчык уртасында җырлы-биюле татар уенары гөрләде.
Авыл сабантуен берни белән дә чагыштырып булмый. Аларны сакларга, юкка чыгарырга ярамый
Авыл сабантуена барам дигәч, берәү “Нәрсә калган анда!” – диде. “Калган шул, – дидем. – Авыл сабантуенда авылдашлар, сыйныфташлар белән очрашасың, кыр, көрәш батырларын күрәсең, төрле кызыклы уеннар, тамаша карыйсың, матур җырлар тыңлыйсың, биисең...”.
Колхоз, совхозлар беткәч, кайбер авылларда сабантуйлар да сүнде. Аларны саклап калырга иде. Бездә “Власть Советов” совхозы бетсә дә, Айван сабантуен саклап калдылар. Бүген дә авылдашлардан акча җыеп, эшмәкәрләр, “Сафия” хуҗалыгы ярдәме белән үткәрәләр. Рәхмәт оештыручыларга.
Арча беренче урта мәктәбенең тугызынчы сыйныф укучысы Тимур Зәкиев сувенирлар сату буенча сайт булдырган
Ул “Дай пять” (“Бир бишне”) дип исемләнгән укучылар өчен технологик эшмәкәрлек буенча республика бәйгесендә катнашып, җиңү яулады һәм шушы көннәрдә бүләкләрен алып кайтты.
– Әлеге бәйгегә 1800 гариза бирелгән булган. Дәрәҗәле жюри илле иң яхшысын сайлап алган. Шулар арасында Арчадан Зәринә Гайнуллина белән (ул да беренче мәктәптән) мин дә бар. Бүләк тапшыру өчен Казанга Ай-Ти паркка чакырдылар. Бик матур бина. Эчке ягы тагын да матуррак. Яхшы каршы алдылар.
“Өмет чаткысы” балаларны тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр быел да призлы урыннарны яулады.
Алар “Абилимпикс” инвалидлар өчен һөнәри осталык чемпионатында катнашты һәм уңышлы чыгыш ясады.
Үзәктә сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле балалар белән эшләүгә зур игътибар бирелә. Белгечләр бик көчле. Һәрберсе үз вазыйфасына намус белән, күңел биреп карый. Әмма балалар, өстәвенә, сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле булганнар белән эшләүгә ул гына җитми. Монда һәрберсенә шәхси якын килергә, аларның укытучысы, тәрбиячесе генә булып калмыйча, киңәшчесе, хәтта сердәшчесенә әверелергә, кызыксындыра белергә кирәк.
Бүгенге көнгә Арча районы территориясендә 253 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән
Юлларда 17 кеше төрле авырлыктагы тән җәрәхәтләре алган. Шунысы гына куандыра, һәлак булучылар юк.
Әлеге һәлакәтләрнең сәбәбе нәрсәдә? Бу хакта без Россия Эчке эшләр министрлыгы Арча эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Рөстәм Хәкимов белән әңгәмә кордык.
Соңгы вакытта, ишетеп тә, күреп тә, белеп тә торабыз, юл һәлакәтләре саны бик күбәйде. Кая күз салма, шундый хәбәргә юлыгабыз – машиналар бәрелешкән, кешеләр һәлак булган, зыян күргән, балалар ятим калган.
Ишеткән саен йөрәк жу итеп китә. Сугышсыз кырыла кеше.
“Арча“ радиосы Чабаксарда Идел буе федераль округы буенча таэквон-до ярышыннан кайткан тренер Газинур Борһановны спортчылары Инсаф Габдрахманов һәм Ильяс Надршинны кунакка чакырды.
Бик матур тапшыру булды ул. Газинур Борһанов: “Бу уку елында без 7 ярышта (башка елларны 15-16 ярышта) катнаштык. 34 медаль алып кайттык – 9 алтын, 15 көмеш һәм 10 бронза”, – дип сөйләде.
Әңгәмәдәш – район балалар табибы Алсу Кузнецова
Алсу Альбертовна, без бүген балаларның җәйге ялы, санаторийларга, лагерьларга сәламәтлекләрен ныгытырга җибәрү турында сөйләшербез. Иң мөһиме – баланың сәламәтлеге.
– Иң элек сүзне яшь балалардан башлыйм. 1 яшькә кадәрле баланы өйдә караучысыз калдырырга ярамый. Баласын йоклатып, я кибеткә чыгып китәләр, я бакча эше белән мәшгуль булалар, я... Яшь баланы караватка аркасы белән яткырырга кирәк. Төнлә баланы әни кеше үз янына салырга тиеш түгел. Бала караватта аерым йокласын. Татарстанда бәхетсезлек очраклары булып тора. Нинди генә эшең булса да, бала бүлмәдә ялгыз калырга тиеш түгел. Хәтта беренче баласын югалткан гаиләләр бар. Шундый очракның берсен генә әйтәм, бала өйдә йоклап калган, кайтсалар, бала үлгән. Аллам сакласын. Андый очраклар гел булмый ул, бер була. Үзем белән дә шундый хәл була язды. Табак-савыт юам, артымда бала кабыгын әрчеп биргән алманы ашап тора. Бала алма белән тыгыла язды. Шунда ук авызына бармагымны тыгып, алма кисәген алдым. Ә янында булмасам... Хәтта бала пакет йоткан очраклар бар. Тәрәзәләргә куелган сеткалар да бик хәтәр. Бала тәрәзә төбенә менеп, сеткага таянып, аска төшеп китү очраклары булып тора.
Ут белән балалар шуклыгы еш кына янгын чыгуга сәбәп була.
Мондый янгыннар балаларның ут белән сак эш итә белмәве, зурларның аларны карап җиткермәве, ә кайбер очракларда ата-аналарның үз балаларының ялын оештыра алмавы аркасында килеп чыга.
Өч яшьтән алып җиде яшькә кадәр балалар уйнаган вакытта еш кына өлкәннәрнең гамәлләрен кабатлый. Алар гадәттә үзләре генә калганда мөстәкыйль булырга омтыла. Өйдә ялгыз калган баланың шырпы яки зажигалка белән уйнамавына, кәгазьгә ут төртмәсенә, учак якмасына ышанып булмый.
2023 елның 27 июнендә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппаратында (Казан шәһәре, Карл Маркс ур., 61 йорт) Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская һәм Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова гражданнарны бергәләп кабул итәчәк.
Сорауларны Татарстан Республикасы Арча муниципаль районында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе кабул итү бүлмәсендә (ТР, Арча шәһәре, Совет мәйданы, 17 йорт, «Арча район мәдәният йорты» бинасы Н.Р. Мифтахетдинова) «Skype» аша турыдан-туры тоташу юлы белән бирергә мөмкин.
Гражданнарны кабул итүдә мөрәҗәгать итәргә теләүчеләргә (843) 236-41-80 телефоны буенча алдан язылырга һәм билгеләнгән вакытка Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе кабул итү бүлмәсенә яки Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппаратына килергә кирәк.
Сезне халкыбызның искиткеч бәйрәме Сабантуй белән ихлас күңелдән тәбрик итәм.
Күп гасырлар дәвамында якты, кунакчыл мәйдан хезмәт сөючән игенчеләрне һәм данлыклы батырларны, ата-бабаларыбыз традицияләре һәм гореф-гадәтләре якын һәм кадерле булган барлык кешеләрне үзенә җыя. Бәйрәм мәйданы яшь талантларга юл ача, милли йолаларга һәм традицияләргә хөрмәт тәрбияли, эчкерсез һәм ихлас атмосфера тудыра, кешеләргә игелекле, рухый аралашу мөмкинлеге бирә. Сабантуйның халыкчан булуы һәм дөнья күләмендә танылу сере нәкъ менә шунда.