Район хуҗалыклары җитәкчеләре, баш агрономнар басулар буйлап узып игеннәрнең торышына бәя бирделәр
Быелгы май ае исемен аклады – матур, җылы һәм явым-төшемгә бай булды.
“Һаваның уртача температурасы +15,6 градус тәшкил итте, – ди Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең район бүлеге баш агрономы Әхмәт Хәкимҗанов. – Чәчүлекләрнең торышына бүген куанып йөрибез икән, май аеның уңай килүе нәтиҗәсе бу“.
Май аенда явым-төшемнәр 47,8 мм булды. Норма – 36 мм. Узган ел 41,1 мм булган. Апрельдә 3,3 мм гына (норма 36 мм) яуган иде. Хәзерге вакытта 10 см калынлыкта туфракта 8 мм дым бар. 20 см да – 18, 50 см да – 58, 1 метр калынлыкта 148 мм. Узган ел соңгы сан 166 мм булган.
Алдагы ялларда авылларда, Арчада Сабантуйлар уза. Бәйрәмнәрнең иминлеге ничек тәэмин ителәчәк?
Без әлеге сорау белән район башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятовка мөрәҗәгать иттек.
– Әйе, бәйрәмнәрнең иминлеген тәэмин итү – иң мөһим мәсьәләләрнең берсе. Без бу юнәлештә төрле хезмәтләр белән очрашулар, киңәшмәләр үткәрдек, аларның һәркайсы үз бурычларын яхшы аңлый. Район Сабантуенда халыкның иминлеген полиция, “Росгвардия“, шәхси сак предприятиесе хезмәткәрләре тәэмин итәчәк. Авыл сабантуйларында полиция хезмәткәрләре булачак.
Янгын куркынычсызлыгы, “Ашыгыч ярдәм“ хезмәткәрләре дә дежур торачак.
Район Мәдәният йорты Наласа авылы мәчете белән берлектә “Мөнәҗәтләр – рухи мирасыбыз” проекты белән ТРның гражданлык җәмгыятен үстерүгә грантлар бирү бәйгесендә җиңү яулады
Гөлнур Миннебаева
Арча район Мәдәният йортында “Мөнәҗәтләр – рухи мирасыбыз” бәйгесенең йомгаклау этабы узды.
Бәйге мәдәният идарәсе муниципаль учреждениесе, район Мәдәният йорты, Наласа авылы мәчете һәм Арча мөхтәсибәте белән берлектә оештырылды. Бу юнәлештәге узган елдан башланып киткән зур хезмәт район өчен горурланырлык нәтиҗәсен күрсәтте.
Район үзәк китапханәсе хезмәткәрләренә сокланам: нинди генә чара оештырмый алар!
Соңгы вакытта мин белгәннәре генә дә әллә ничәү: галим, шагыйрь Рифат Җамал белән очрашу, хезмәттәшебез Гөлсинә Зәкиеваның китабын тәкъдир итү кичәсе, инде менә актив китап укучыларны, “Мәдәни көндәлек” бәйгесендә җиңүче балаларны җыйдылар. Китапханәдә өлкәннәр бүлеге мөдире Гөлназ Минһаҗева шундый матур итеп театральләштерелгән күренешләрдә уйный, ник сез районның “Җидегән чишмә” халык театрына йөрмисез дип әйтми кала алмадым үзенә. Ул Арчаның 1нче мәктәбенең 3А сыйныф укучысы Әминә Йосыпова белән (Әминә бик матур итеп җырлады да!) татарның милли йолалары, гореф-гадәтләре турында сөйләп, чигүле сөлгеләр күрсәтеп, үткәннәрне чагылдырган хисле бер күренешне уйнадылар. Милли киемнәрдән кызлар балаларны чәк-чәк белән сыйладылар, Арчаның 1нче мәктәбенең 6нчы сыйныф укучысы Салават Нигъмәтҗанов курайда уйнады. Тантана әнә шулай башланып китте.
Нишләп безнең Арчада да шундый лагерь юк икән, дип кызыктым
Балаларның җәйге ял вакыты. Әти-әниләрне җәйге лагерьлар кызыксындыра. Кызганыч, безнең районда табигать кочагында махсус эшләнгән лагерь юк. Күптән түгел Әтнә районының “Чулпан” лагерен карап кайттык. Урман эчендә бик матур урында урнашкан. Бер сменага 80 бала кабул итәләр.
Бүген сүзебез балаларның җәйге лагерьлары турында булыр. Әңгәмәдәш – район мәгариф идарәсе җитәкчесенең тәрбия эшләре буенча урынбасары Ләйсән Галимова.
1 июньдә районыбыз бәйрәмчә рухта иде. Шәһәребездә һәм авылларда Балаларны яклау көненә багышланган бәйрәмнәр узды.
Арчада бәйрәм чаралары көндезге уннан башланып китте. Район Мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан Арчаның өч мәйданчыгында күңелле уеннар оештырылды. Көнбатыш, Көнчыгыш һәм Зәйнуллин урамнарындагы уен мәйданчыкларында мәдәни күңел ачу чаралары узды. Сабантуйның йола уеннары дини биремнәр һәм концерт номерлары белән үрелеп барды.
Шулай ук район үзәк хастаханәсе ишегалдында да биредә дәваланучы балалар өчен бәйрәм узды. Балалар китапханәсе хезмәткәрләре күңелле уеннар уйнатып, онытылмас мизгелләр бүләк итте.
Бәйрәмнең иң зур чарасы Җиңү паркында үтте. Арча Укучылар сарае һәм “Ак чәчәкләр” волонтерлар оешмасы тарафыннан тантаналы хәйрия бәйрәме оештырылган иде.
Мин Арча баласы. Арча районы балалары һәм яшьләре үзләренең туган якларының истәлекле урыннары һәм тарихы турында хикәяләрен нәкъ шулай дип башлыйлар. Проект инде дүртенче ел гамәлгә ашырыла. Дүртенче сезонда проект яшьләр эшләре буенча Федераль агентлык (Росмолодежь) грантына ия булды һәм бүлеп бирелгән акчага 400000 сумлык җиһазлар сатып алынды.
Дүртенче сезонда Арча районы яшьләре тарафыннан Арча районы тарихы турында 20 видеоролик төшерелде. Грант ярдәме белән сатып алынган җиһазлар Арчаның истәлекле урыннары һәм авыллары турында видеоязмаларны сыйфатлы итеп төшерү мөмкинлеге тудырды. Барлык видеороликлар да «Мин Арча баласы» ютубы каналында урнаштырылды, шулай ук Арча шәһәренең урам мультимедиа экраннарында күрсәтелде.
Проект Арча районы яшьләрен даими рәвештә физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итүгә, аларда спорт юнәлеше аша сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруга юнәлдерелгән.
Проектны гамәлгә ашыру барышында 2022 елның августынан 2023 елның маена кадәр Арча Укучылар сарае педагоглары тарафыннан 30 мастер-класс оештырылды. Элеге мастер-классларда районыбызнын 500 яшьъсмере катнашты. Шулай ук районкулэм 4 ярыш оештырылды. Яршыларда 250дән артык кеше катнашты. Ярышларны оештыруда Нәбиуллин Равил Расипович җитәкчелегендәге Идел буе дәүләт физкультура һәм спорт университеты студентлары ярдәм күрсәтте.
2023 елның 9 июнендә 10:00 сәгатьтән 12: 00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының мәгариф, фән һәм мәгърифәтчелек эшчәнлеген үстерү буенча комиссиясе 2023 елда Татарстан Республикасының 9, 11 сыйныфларын тәмамлаучыларның дәүләт йомгаклау аттестациясен узу мәсьәләләре буенча «кайнар линия» үткәрә. Гражданнарның сорауларына Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгы җитәкчеләре һәм җаваплы хезмәткәрләре, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының мәгариф, фән һәм мәгърифәтчелек эшчәнлеген үстерү комиссиясе рәисе һәм әгъзалары җавап бирәчәк. Гражданнарның мөрәҗәгатьләре «кайнар линия» 8(800)350-44-72 телефоны буенча 9 июньдә 10:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр, шулай ук Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының Интернет-кабул итү бүлмәсе аша 2023 елның 8 июненә кадәр
https://oprt.tatarstan.ru/ipriem/message-form.htm сылтама буенча кабул ителә
Республика халкының сорауларына Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, Тарифлар буенча Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты, Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе, «Торак-коммуналь хуҗалык предприятиесе» идарәче компаниясе,Татарстан Республикасы торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендә иҗтимагый контрольнең төбәк үзәге ассоциациясе һәм Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының ТКХ һәм экология буенча комиссиясе әгъзалары җавап бирәчәк.
Гражданнарның мөрәҗәгатьләре Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасының интернет-кабул итү бүлмәсе аша https://oprt.tatarstan.ru/ipriem/message-form.htm сылтамасы буенча һәм кабул итү көнендә 8(800)350-44-72 «кайнар линия» телефоны буенча 2023 елның 9 июнендә 13.00 сәгатькә кадәр кабул ителә.