Табигатьтә яз хакимлек итә. Апрель җиле битләрне иркәли, яз кояшы күңелләргә сихри бер рәхәтлек бирә. Апрель ул Тукай ае! Безне әдәбият дөньясы белән якынайту ае да. Чөнки Тукаебыз безне үз үрнәгендә әдәбият, туган телебезне зурларга өндәүче бәяләнмәс шәхесебез. Шулай ук апрель ул күренекле якташларны, милләттәшләрне барлау, зурлау чоры да!
Җир өлгерүгә игенчеләр язгы кыр эшләренә кереште
4 апрельдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының механикалаштыру бүлеге белгече Инсаф Шәрәфиев җитәкчелегендәге комиссия район хуҗалыкларындагы техниканың язгы кыр эшләренә әзерлеген кабул итте.
6 апрельдә Россия Эчке эшләр министрлыгының алдан тикшерү органнарына алтмыш ел тулды
Без озак еллар Арча эчке эшләр бүлегенең алдан тикшерү бүлекчәсендә эшләп 2001 елдан отставкага киткән Таһир Вәлиев белән очраштык.
Терлекләрне чиплаштырмаган хуҗалыклар сөт тә, ит тә сата алмаячак
Әңгәмәдәшебез – район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Руслан Фәйзрахманов.
Күлтәс авылы халкына нәсел шәҗәрәләре тапшырдылар. Күлтәс авылы клубында “Нәсел җебем – шәҗәрәм” дип аталган кичә шуңа багышланды.
Шәҗәрәләр үзебезнең авылдан чыккан шәхесләр Татарстанның архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Зәкәрия кызы Габдрахманова һәм Татарстан медицина техникасы һәм фармациясе дәүләт унитар предприятиесенең генераль директоры Олег Зәкәрия улы Акбәров ярдәме, тырышлыгы белән эшләнде. Аларның әтиләре шушы авылда туып-үскән.
Районыбызның каләм тибрәтүчеләре иҗади лабораториягә җыелды
Арча үзәк китапханәсендә “Идел” журналы оештырган “Яңа исем” проекты кысаларында матур очрашу узды.
Арча балалар сәнгать мәктәбендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 137 ел тулуга, милли мәдәниятләр һәм традицияләр, педагог һәм остаз елларына багышланган “Арча ягы – данлы Тукай ягы” XVIII республика балалар иҗаты бәйге-фестивале узды.
Алда чыгарылыш сыйныф укучыларын зур сынау – бердәм дәүләт имтиханнары көтә
Арчаның 2нче мәктәбендә 11нче сыйныфта укучы балаларның әти-әниләре рус теле буенча бердәм дәүләт имтиханнары тапшырды.
Арча районы мәктәпләренең яшь укытучылар командасы Казанда узган “Педагогик олимпиада” III төбәкара һөнәри осталык бәйгесендә икенче урын алып кайтты.
2023 елгы форумның төп темалары ислам финанслары, индустрия, хәләл, инвестицияләр, сәнәгать, логистика, туризм, технологияләр, халыкара хезмәттәшлек, дипломатия, бизнес-мөмкинлекләр булачак. Форум кысаларында шулай ук «Хатын-кыз карашы» трегы сессияләре узачак.