Безнең әңгәмәдәш – Россия Эчке эшләр министрлыгы Арча районы буенча бүлегенең миграция мәсьәләләре буенча бүлекчә җитәкчесе Ольга Лошакова.
Арча һәм Әтнә районнары буенча суд приставлары бүлеге – вазыйфаи затларның һәм оешмаларның суд карарларын, актларын караучы, шулай ук күзәтчелек һәм контроль эшен башкаручы хакимият органы. Бүгенге көндә биредә 19 хезмәткәр эшли.
Ишетеп һәм зәңгәр экраннардан күреп торабыз: сөрем газыннан агулану, үлем очраклары булып тора.
Хәтта газ шартлау фаҗигаләре бар. Безнең районда тыныч үзе. Быел андый бәла-казалар булмады.
Татарстан Республикасы буенча Россия ГТХМ Баш идарәсе тәкъдим итә:
Гипотермиядән һәм салкыннардан саклану өчен урамга чыкмаска, балаларны, йорт хайваннарын урамда озак тотмаска һәм ерак сәфәрләрдән тыелырга кирәк.
Сезне якынлашып килүче яңа 2023 ел белән чын күңелдән тәбрик итәм!
Катлаулы 2022 ел ахырына килеп җитте. Бу ел безнең тормышның күп өлкәләрендә кискен үзгәрешләр, илебезнең үсеш юлында борылыш ноктасы булды. Әмма ул ничек кенә авыр һәм киеренке булмасын, аның без рәхмәт әйтерлек сыйфатлары да бар. 2022 ел россиялеләрне дәүләт мәнфәгатьләрен, тарихыбыз, мәдәниятебезне – һәркайсыбызга кадерле булган кыйммәтләрне саклауга берләштерде.
2022 елда "Картинг-яшьләр сайлавы" проекты Президент грантлары фонды грантына ия булды. Проект Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы территориясендә картингны популярлаштыру һәм үстерүгә, әлеге спорт төре белән 7 яшьтән 18 яшькә кадәрге балалар һәм яшүсмерләрнең, шул исәптән сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән балаларның массакүләм шөгыльләнүен 300 кешегә кадәр арттыруга юнәлдерелгән.
Ил-көнебезгә нинди генә бәла-каза килмәсен, иң беренче чиратта, ярдәм кулын сузасыз, меңләгән кешеләрнең гомерен саклап каласыз. Шул ук вакытта сезгә килеп туган хәлдә дөрес карар кабул итәргә, еш кына үз гомерегезне куркыныч астына да куярга туры килә.
9 декабрьдә илебез Ватан Геройлары көнен билгеләп үтте
Арча балалар сәнгать мәктәбендә дә шушы уңайдан кичә оештырылды. Район башлыгы Илшат Нуриев үзенең чыгышында райондашларыбызның сугышта да, хезмәттә дә фидакарьлек үрнәкләре күрсәтүләрен билгеләп үтте.
Социаль челтәрләрдә төрле сүзләр йөри: янәсе, “Газ һәм ут квитанцияләренә “страховка” дигән юл өстәләчәк.
Ул иминиятләү акчасын бер түләсәгез, һаман түләргә туры киләчәк. Түли күрмәгез!”. Бу турыда аңлатуны сорап безнең редакциягә дә мөрәҗәгать иттеләр.
Безнең редакциягә борчылып мөрәҗәгать иттеләр.
“Рәхмәт, Арча станциясендә медицина хезмәте күрсәтүче амбулатория ачтылар, – дип сөйләде безгә шалтыратучы бер хатын-кыз. – Күптән көтелгән амбулатория иде инде бу. Бик шатландык. Бигрәк тә безнең әни кебек өлкәннәргә Арчага кадәр менеп йөрүе җиңел түгел. Хәер, яшьләргә дә мәшәкать инде ул. Якында гына булса җайлы. Тик бер уңайсыз ягы бар. Больничный ачтыру өчен Арча поликлиникасына менәргә кирәк. Ул больничныйны Арча станциясендәге амбулаториядә генә хәл итеп булмыймы икән?”