Районыбызда республика күләмендә тәҗрибәсен өйрәнерлек хуҗалыклар бар цифрлаштыру елы
Дүрт елда 399 млн сум инвестиция кертелгән. 2022 елда 31,8 процент рентабельлеккә ирешелгән. Уртача айлык хезмәт хакы 35446 сум.
Менә шулай яши бүген Мөхәммәт абыйның авылдашлары.
...Безнең авылдан бер генә герой да, бер генә космонавт та, бер генә академик та чыкмаган. Гап-гади, иң гадәти бер авыл. Анда зур сулар, таулар, иркен болыннар юк, кыялар юк. Тагын бик күп нәрсә юк. Бөтен булган байлыгы – урман чишмәләр һәм кешеләр. Мин менә шулар турында сөйләргә телим...
Арча станциясендә урнашкан Арчаның икенче номерлы мәктәбе быелның декабрендә үзенең 90 еллык юбилеен билгеләп үтә
Бер гасырга якын вакыт эчендә күпме укучыларга төпле белем һәм яхшы тәрбия биргән әлеге бай тарихлы мәктәп.
Арчаның 10нчы балалар бакчасы коллективы солдатларга кием-салым, азык-төлек, гигиена чаралары җыеп тапшырган
Саба спорт комплексында полковник, көрәшче, күп спорт төрләрен яраткан Наил Хәмидуллин истәлегенә яшүсмерләр арасында татарча көрәш ярышлары булып узды.
Кәче мәктәбендә “Яңарыш” ширкәте (җитәкчесе Илгизәр Садыйков) призына көрәш оештырылды
2009 елгылар һәм кечерәкләр арасында. 97 көрәшче очрашты. Кәефләр шәп! Ә кәефләрне Иске Чүриледә яшәүче мәдәният хезмәткәре Шәүкәт Вәлишин “Мин татар” дигән дәртле җырны җырлап, тагын да күтәреп җибәрде. Дәррәү кул чабып, бии-бии тыңладылар.
Кәче мәктәбе физик тәрбия укытучысы Хәйдәр Зәйнуллин редакциягә керсә, шашка турында сөйләшми калмыйбыз. Бу аның яраткан темасы.
1-10 декабрь көннәре инвалидлар ункөнлеге буларак билгеләп үтелде.
Әлеге бәйрәмнең максаты – хезмәткә сәләтен югалткан кешеләрнең проблемаларына халык игътибарын җәлеп итү, аларның хокукларын, ирекләрен яклау.
Рус телле тәрбиячеләрнең “Мин татарча сөйләшәм һәм эшлим–2022” һөнәри осталык республика бәйгесе үтте.
Бүген “Казан арты” тарих-этнография музеенда якташыбыз, җырчы-шагыйрь, тәрҗемәче, галим –педагог Мостафа Ногманның тууына 110 ел тулу уңаеннан “Арча кичләре, сагыну хисләре...” дигән искә алу кичәсе оештырылды.