Иҗтимагый палатада Татарстан Республикасында газификацияләүнең төбәк программасы кысаларында «Кайнар линия» уздыру дәвам итә, аларда гражданнарга Татарстан Республикасы торак пунктларында, шул исәптән коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәтләрендә программаны гамәлгә ашыру срокларына, шулай ук халыкның социаль якланмаган катламнарына газ үткәрү һәм җиһазлар урнаштыру буенча ташламалар бирү шартларына кагылышлы 200 гә якын җавап бирелде.
Әлеге бәйрәм соңгы елларда матур традициягә әверелде, без аны көтеп алабыз.
Быелгысын үткәрү буенча төрле фикерләр булды, – диде район башлыгы Илшат Нуриев үзенең котлау сүзендә. – Күргәнебезчә хәл катлаулы, безнең районнан да өлешчә мобилизация, контракт буенча хәрби бурычларын үтәүче ир-егетләребез шактый. Без аларга мөмкин булган ярдәмне оештырып торабыз, исән-имин әйләнеп кайтуларын телибез.
Без Фәния Гыйльмиева белән Кәче фермасында очраштык. 30 ел фермада сыерлар сава.
Үзем белән таныштыргач, “Сез минем улым Илнур турында яздыгыз, шуннан беләм мин сезне”, – диде ул якын итеп. Алдынгы савымчы Фәния Гыйльмиева белән шулай танышып киттек.
Яңа гына Халыкара бала хокуклары көне булып үтте.
Шул уңайдан район опека бүлеге белгечләр белән утырыш үткәрде. Район хакимияте залында үтте ул. “Әлеге утырыш буласын алдан хәбәр иттек, - диде район опека бүлеге җитәкчесе Рафия Яруллина. – Арча муниципаль районы сайтына белдерү элдек. Сораулар белән мөрәҗәгать итә аласыз дидек”.
Кайсы гына һөнәрне алсак та, аңа юл башы укытучының фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә салынган.
Укытучылар үзләренә барлык сыйфатларны туп-лаган кебек: алар сабыр да, тырыш та, җитез дә, үҗәт тә, акыллы да, усал да, төгәл дә, зирәк тә.
Арча районының яшь активистлары “Социаль проектлаштыру, идарә итүне планлаштыру, социаль программалар” дигән семинарда катнашты.
Ноябрьнең өченче атнасы ел да юл-транспорт һәлакәте корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә.
Һәм традиция буенча ел да Арча беренче номерлы урта мәктәбенең Лилия Әхмәтгалиева җитәкчелегендәге яшь юл хәрәкәте инспекторлары хәтер акциясе үткәрә. “Хәтер күгәрченнәре” дигән шундый чара быел да булды. Балалар машиналарны туктатып, руль артында утыручы өлкәннәрне юлда сак һәм игътибарлы булырга өндәделәр. Чөнки өлкәннәр арасында юл хәрәкәте кагыйдәләрен санга сукмаучылар да очрый. Ә бу һәлакәткә китерә һәм еш кына аяныч тәмамлана.
“Илһам алам күңел чишмәсеннән” дигән бәйрәм тантанасы Гариф Ахунов исемендәге әдәби премияне тапшыруга багышланды.
Бу бүләк районда 2009 елда булдырылды. Ул 15 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге яшьләргә әдәбиятта ирешкән уңышлары өчен тапшырыла.
Арча Мәдәният йортында “Тулган ай күк түгәрәктер әнкәйле дөнья гына!” дигән исем астында бәйрәм концерты узды.
Мөмкинлекләре чикле булып та, чиксез мөмкинлекләргә омтылып яшәүче Дима Пиговаевның беренче тапкыр җырлавын быелгы җәйдә Сөрдедә узган “Авыл бәйрәме”ндә ишеттем.